Уфа Вузара студентлар кампусында ел саен үтүче "Төзелеш һәм ТКХ өлкәсендә кадрлар куәте үсеше" форумы эшләде. Чарада малтабарлык, власть органнары, Уфа, Казан, Мәскәү, Чиләбе, Самара һөнәри белем бирү йортлары вәкилләре катнашты.
Утырышның пленар өлешендә катнашучылар Башкортстан төзелеш тармагының кадрлар ихтыяҗы проблемалары һәм аларны чишү юллары, эшче белгечлекләренең абруен күтәрү механизмнары тикшерелде.
Башкортстанның Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, бүген төбәктә төзелеш тармагы һәм ТКХ өчен белгечләр әзерләү эше 33 колледжда, 1 вузда һәм 2 филиалда бара.
Чыгыш ясаучыларның фикерләре уртак булды: кадрларга инвестицияләр салырга, аларны мәктәп һәм студентлар эскәмиясеннән тәрбияләргә, белгечләр читкә китмәсен өчен ярдәм күрсәтү чараларын кулланырга кирәк.
Фото: БР Хөкүмәте сайтыннан.