-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
28 октябрь , 22:49

Экология мәсьәләләренә аерым игътибар бирү мөһим

Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан Хөкүмәте утырышында республикада төбәк дәүләт экологик контроле мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Экология мәсьәләләренә аерым игътибар бирү мөһим
Экология мәсьәләләренә аерым игътибар бирү мөһим

Төбәк Министрлар кабинеты җитәкчесе сүзләренә караганда, табигать ресурсларының ярлылануына бәйле заманча чакырулар шартларында экологик контрольнең роле торган саен әһәмиятлерәк була бара.

– Узган ел гына да республикада табигатьне саклау законнарын бозуның 2,8 мең очрагы ачыкланган. 366 гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган. Хәзерге вакытта төбәк дәрәҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы 3 меңнән артык объект күзәтү астында тора. Бу республика контроле астындагы объектларның гомум санының 60 проценты. тәшкил итә. Барлык экологик нормаларны һәм стандартларны нәтиҗәле һәм намуслы үтәүне тәэмин итәргә кирәк, – дип билгеләде Андрей Назаров.

Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов сөйләвенчә, республикада төбәк дәүләт экология контроле 9 территориаль идарә һәм комитет көче белән гамәлгә ашырыла. Контроль контроль-күзәтчелек чараларын планлаштыруга һәм гамәлгә ашыруга комплекслы якын килү аша гамәлгә ашырыла. Бу алым документаль һәм күчмә тикшерүләр, шулай ук рейд тикшерүләре уздыру аша контроль объектлары белән үзара хезмәттәшлекне үз эченә ала.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас