Эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина, катнашучыларны сәламләп, республика буенча сәяхәтләр географиясен киңәйтүнең һәм туристларны азрак таныш, әмма табигате һәм мәдәни мирасы бай районнарга җәлеп итүнең әһәмиятен билгеләп үтте.
– Бүген 4 муниципаль район үз проектларын тәкъдим итә. Мин үзем дә шушы районнарда булып, аларның мөмкинлекләренә сокландым. Монда туристлар өчен кызыклы урыннар күп, иң мөһиме – инфраструктура үсә, кунакханәләр һәм ял үзәкләре төзелә, – диде министр Светлана Верещагина.
Очрашуда Башкортстанның Туризм үсеше үзәге директоры Заһир Котлучурин туроператорлар белән хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгеләде. Алар арасында – «Терра Башкирия» туристик порталы өчен мәгълүматлар базасын яңарту, маршрутлар каталогын булдыру һәм республикада да, күрше төбәкләрдә дә презентацион чаралар үткәрү.
Район башлыклары һәм бизнес-шерифлар үз муниципалитетларының туристик мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр, эчке туризм үсеше перспективаларын һәм туроператорлар белән хезмәттәшлек юлларын тикшерделәр.
Аерым игътибар «Башкортстанның турист картасы» проектына һәм туристик өлкәдә контроль-күзәтү эшчәнлегенә бирелде.
Очрашу нәтиҗәләре буенча муниципалитетлар һәм республика туроператорлары арасында ниятләр турында берничә килешү имзаланды.
Фото: башинформ.рф