Күренекле мәгьрифәтче, энциклопедист галим дәрәҗәсенә күтәрелгән мәшһүр затыбыз Мөхәммәтсәлим Өметбаев 1897 елда Казан шәһәрендә ташка басылган “Ядкарь” китабының баш сүзендә болай дип язган: “Һәркемнең калыр бер ядкаре”, ягьни дөньялыкта көн иткәндә укымышлылардан киләчәк буыннарга истәлек булырдай ниндидер төпле сүз, гыйльми язмалар калу зарур. Тарихчы, шагыйрь, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, башкорт дворяны Мөхәммәтсәлим Өметбаевтан (1841-1907) татар теленең грамматикасы һәм синтаксисы буенча өч гыйльми китап, шигырь һәм очерклар тупланмасы “Ядкарь” булып кала. Зыялыбызның мирасын өйрәнгән академик Гайса Хөсәенов, профессорлар Тимергали Килмөхәммәтов, Гыйният Кунафин, нәкъ шул хезмәткә таянып, күренекле шәхесебезнең биографиясен һәм фәнен өйрәнде, публицистикасын тикшерде, бихисап хезмәт яздылар. “Ядкарь” китабы иҗат ителмәсә, хәзерге галимнәребезгә архив материалларын берәмләп туплау, өйрәнү, гыйльми нәтиҗәләр ясау күпкә авырга төшәр иде.
Заманыбызның күренекле телчесе, республикабызга дистәләрчә мең башкорт, татар, урыс һәм чит телләр укытучыларын, телче һәм әдәбиятчы галимнәрне әзерләгән “легендар деканыбыз” Марат Зәйнуллин 2012 елда Башкортстан Фәннәр академиясенең “Гыйлем” нәшриятында урыс һәм башкорт телләрендә язылган “Башкирское, тюркское и сопоставительное языкознание. Избранные статьи” хезмәтен безгә ядкарь кылды. 50 елдан артык Башкорт дәүләт университетында хезмәт иткән академик, филология фәннәре докторы, профессор Марат Вәлиулла улы бу хезмәттә “Башкорт, төрки һәм чагыштырма тел гыйлеменең теоретик мәсьәләләре”; “Дәүләт теле буларак, башкорт теле”; “Башкорт теленең лексикасы, фонетикасы, морфологиясе”; “Тел һәм мәдәният”; “Күренекле телчеләр” дип аталган бүлекләрне туплаган. Димәк, галимнең барлык фәнни эшчәнлеге хакында фикер йөртәбез икән, иң элек шул хезмәткә игътибар итү кирәктер.
Бүген, остазымның китабын кулга алган саен, дулкынлану хисләре кичерәм. Бу мөһим хезмәтнең бер кырга туплануын, фәнни юнәлешләре буенча аерым бүлекләргә оешуын, кулъязма рәвешендә әзерләнүен көн дә күреп йөрдем. Әзер булгач, галим белән бергәләп бәяләп бетергесез олы хәзинәне 2012 елның августының соңгы көннәрендә “Гыйлем” нәшрияты директоры Фаил Такаев кулларына зур ышаныч белән тапшырып киткәнебез әле дә күз алдында. Дулкынлануым, хатирәләргә бирелүем аңлашылыр, чөнки ул китапның тышлыгына шундый юллар язылган иде: “Хөрмәтле дустым һәм коллегам, кадерле энекәшем Фәнзил Бүләк улына иң изге теләкләр белән автордан истәлек өчен бүләк. Уфа, БДУ, 22.10.2012”.
Гыйлем башы туган җирдә
М. В. Зәйнуллин 1935 елның 5 ноябрендә Күгәрчен районының Югары Саз авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Вәлиулла Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларын дөмбәсләгәндә 6 яшьлек Маратның бөтен уены сеңлесе Кларага сабак бирү, хәреф таныту була. Ипле Морзагилде карт Югары Сазда һәм хәзерге Зианчура районының Үрген авылында яшәүче туганнарын ачлыктан саклап кала, бәрәңге, кабак үстерә, дуга бөгә, чана ясап, казахлар белән алыш-биреш итә.
Җиңү яулап кайткан Вәлиулла Зәйнуллин башлангыч мәктәп мөдире, районның мәгариф бүлеге инспекторы, колхоз рәисе йөкләрен тарта. Тәжрибәле әти кешенең “Укытучыдан да изгерәк эш юк!” дигән сүзләре җилгә очмый, балалары гомерлеккә укытучылык һөнәрен сайлый. Мәсәлән, Клара гомере буе туган районының Мәкъсүт авылында укытты, “БАССРның атказанган укытучысы” исемен аклады.
Янә шул сокландыра: 1950 елның сентябрендә Морак педагогия училищесында ике егет очраша – Марат һәм Зиннур бергә укыйлар, кызыл диплом алып, 1954 елда Уфа педагогия институтында (1957 елдан БДУ) укый башлыйлар. Киләчәктә Ураксин һәм Зәйнуллин фамилияле бу егетләрнең фән докторлары, академиклар булып китәчәкләрен ул вакытта кем әйтә алсын?! Җитмәсә, икесе дә бер көндә — 1935 елның 5 ноябрендә туганнар! Аларның якынлыгын, дуслыгын, бер-берсе өчен өзелеп торуын безгә күрү, соклану насыйп булды. Олыгайгач, гаиләләре белән бермәл Моракка кайтулары, балалардай куанышып йөрүләре – үзе бер истәлек!..
М. В. Зәйнуллинның барлык гомере бер уку йорты – БДУ белән бәйле. Ул — 1954-59 елларда тарих-филология факультеты студенты.
Җ. Г. Киекбаевның тәүге аспиранты, ассистент, өлкән укытучы, доцент... Галим болай дип хәтерләр иде. “Университеттагы беренче дәресем кичке бүлектә булды. Барып керсәм, хәрби киемнәрен дә салмаган солдат һәм офицерлар утыра, каушап киттем. Араларында, соңыннан белүемчә, Әмир Гәрәев, Фаек Мөхәммәтҗанов, Вазих Исхаков, Ногман Мусин һ.б. булган. Журналист Фаек абый: “Каушама, Марат энекәш, бергәләп өйрәнербез әле башкорт телен!” – димәсенме!” Сынатмый кызыл дипломлы яшь белгеч, чөнки янында профессорлар Җәлил Киекбаев, Игорь Распопов, Вера Синенко, Давид Гутман, Валерий Прокшин, доцентлар Закир Шакиров, Гали Сәетбатталов, Абдулла Баязитов була. 1963 елда яшь галим Казанда фигыль төркемчәләре буенча кандидатлык диссертациясен яклый, рәсми оппоненты – утыз дүрт яшендә фән докторы булып киткән булачак академик Мирфатыйх Зәкиев. Бу якынлык һәм дуслык гомер буе дәвам итте. М. З. Зәкиев проректор Җ. Г. Киекбаев үтенече буенча БДУның филология факультеты татар бүлегендә укытып та алган. Шуңадыр, танылган телче, Җәлил Киекбаев исемендәге премия лауреаты Мирфатыйх абый Уфага дәртләнеп килер, хатирәләргә бирелеп йөрер иде. Чираттагы бер китабын галим юкка гына “Дәртле җыр” дип атамады.
М. В. Зәйнуллин яшьли җаваплы вазыйфалар башкара. БДУның профсоюз оешмасы рәисе, партком әгъзасы. Остазым еш кына беренче ректор, профессор Шәйхулла Хәбибулла улы Чанборисовны (1916-96) сагынып искә алыр, аның гаделлегенә, оештыру сәләтенә сокланыр иде. Марат Вәли улы 1966 елда башкорт, урыс, татар бүлекләреннән торган филология факультеты деканы итеп сайлана. Абруе үскәннән үсә бара. 1988 елда галим Алматада “Башкорт телендә модальлек категориясенең функциональ-семантик асылы” темасы буенча докторлык диссертациясен яклый. Казах галимнәре гаҗәпләнә: “Марат әкә, без Сезне күптән инде фән докторы дип белә идек!” Төрки гыйльмиятендә бу, чынлап та, олы фәнни күренеш була, чөнки, галимнәр раславынча, тел гыйлемендә тикшереләсе фәнни өлкә моңача бөтенләй өйрәнелмәгән, шуңа коллегалары хезмәткә югары бәя бирә.
1990 елдан укытучыбыз башкорт һәм гомуми тел гыйлеме кафедрасын җитәкләде, укыту һәм фән эшен оештыруның менәмен дигән үрнәген күрсәтте. 1979 елда БДУда Кандидатлык диссертацияләре яклау советы оештырыла, рәис – профессор М. Ф. Гайнуллин, гыйльми сәркатип итеп доцент М. В. Зәйнуллин раслана, ә 1995 елдан җитәкчелекне Марат Вәли улына тапшыралар. БДУның Докторлык диссертацияләрен яклау советы ватаныбызда танылу яулавында, һичшиксез, М. В. Зәйнуллинның роле ифрат зур булды. 2002 елда – “Русия халыклары телләре”, янә бер елдан “Русия халыклары әдәбияты” буенча совет ачылганнан соң, ел саен 8-10 кандидатлык һәм докторлык диссертациясе якланып торды. Тугандаш республикалардан байтак яшь галимнәр бездә фәнни дәрәҗә яулады, шул рәвешле башкорт һәм башка төрки халыклар фәнен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертелде. Ә М. В. Зәйнуллинның үзенең 60ка якын фән докторы һәм кандидатын әзерләвен титаник хезмәт дип атау да, минемчә, аз булыр!
“Тел – уникаль хәзинә”
Нәкъ шулай дип кабатларга яратты укытучыбыз. Аның нигезендә олуг галимнең концептуаль карашлары ятты: “Милли тел картинасын тудыруда тел гаять зур роль уйный. Тел – милли мәдәниятнең нигезе, аның уникаль хәзинәсе ул”.
Өлкән буын телчесе буларак, галим, башлыча, башкорт һәм башка төрки телләрнең морфологиясе кебек лингвоцентрик юнәлештә, ягъни телне “тел өчен” дигән традицион концепциядән чыгып өйрәнде. Илебездә 1980 елдарда “Тел – кеше, милли мәдәният өчен” дип аталган парадигма формалаша. Грамматика өлкәсендә 12 гыйльми китап, 600ләп фәнни мәкалә язган галим яңа гасыр башында лингвокультурология мәсьәләләре белән актив шөгыльләнә башлады. Бу олы каһарманлык иде. Чөнки телчегә бөтенләй яңа фәнни өлкәләр, әйтик, социолингвистика, когнитив лингвистика, теолингвистика кебек антропоцентризм юнәлешендә, ягъни телне кеше, этнос өчен тишеренүләргә тотыну зарур иде. Җиң сызганып тотынды Марат Вәлиулла улы! Үз артыннан булачак профессорлар Л. Х. Сәмситованы, Г. Х. Бохарованы, Р. Ә. Әбуталипованы,
А. Р. Мөхтәруллинаны шул гыйльми юнәлешкә әйдәде. Без алда әйтеп узган хезмәттә юкка гына күпсанлы мәкаләләрдән торган “Тел һәм мәдәният” дигән аерым бер бүлек язылмады. Шәхсән үземә М. В. Зәйнуллинның әле үзе исән чагында 80 яше уңаеннан уздырылган фәнни конференциядә “Башкорт лингвомәдәниятенә нигез салучы” дип аталган күләмле доклад белән чыгыш ясау бәхете тиде. Аны галим чиксез канәгатьләнү белән кабул итте.
Кайбер өлкәләрне искә төшереп үтәм. Мәсәлән, галим башкорт концептологиясенә, икенче төрле әйткәндә, сүзләрнең кеше баш миенең эшчәнлегенә бәйле менталь берәмлек буларак тикшерүгә басым ясады. Бүген Башкортстан һәм Татарстанда шуңа бәйле 30га якын кандидатлык диссертациясе якланды. Галим үзе “Мәдәниятнең ачкыч сүзләре һәм концептлары”, “Туган тел концепты” дигән мәкаләләр язды. Казанда бүген бу өлкә белән галимнең якын фикердәше, профессор Рәдиф Замалетдиновның гыйльми мәктәбе актив эшли.
Янә бер өлкә – дөньяның тел картинасы мәсьәләләре. Билгеле булуынча, йөз ел элек фәлсәфәчеләр гыйльми әйләнешкә “дөнья картинасы” дигән төшенчәне кертте. Үз чиратында, аның “дөньяның физик картинасы”, “фәнни картина”, “тел картинасы”, “дини картина”, “индивидуаль картина” һ.б. “дөнья сурәтләре” бар. Шушы авыр фәнни өлкәдә буразна яру академик Марат Зәйнуллинга язган булган. Ул, шулай ук, тел белемендә башкорт халкының антропонимик культурасы дигән проблеманы күтәреп чыкты. Без “легендар деканыбыз” авызыннан яңа уку елы башында: “Беренче курслар арасында бер генә Сәлимә, Зөлхиҗә дә юк, ә Эльвина, Риталар туп-тулы”, – дигән сүзләренә аптыраша идек. Баксаң, остазыбыз “Башкорт халкының хәзерге антропонимик культурасы” дигән мәкаләсенә материал туплап йөргән икән. Бу күренеш татар һәм башкорт халыклары өчен, чынлап та, актуаль мәсьәлә булып калуын дәвам итә, ә бит Европа һәм гарәп дөньясы халыкларына бу бөтенләй ят күренеш. Шөкер, соңгы вакытта традицион башкорт-татар исемнәренең тарала баруын күрәбез.
Әйтелгәннәр белән беррәттән,
М. В. Зәйнуллин хәзерге башкорт тел белемендә тәүгеләрдән булып “лингвистик шәхес” проблемасын фәнни яктыртты. Академиклар В. В. Виноградов, Д. С. Лихачев, профессор
Ю. Н. Караулов үткән гасырда ук зур хезмәтләр язды, ә бездә моңа тотынучы юк иде. Туган телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, традицион дини йолаларын яхшы үзләштергәндә генә кеше линвистик шәхес югарылыгына күтәрелә. Андыйларга тәүгеләрдән булып әдәбият классикларын кертәләр. Галим “лингвистик шәхес” күренешен халык язучылары Зәйнәп Биишева, Гайса Хөсәенов кебек танылган сүз осталары мисалында тулы ача алды, бу тел күренешен теоретик яктан уңышлы нигезләде.
Шулар белән бергә теолингвистика хакында да әйтми булмый. Телче башкорт халкының дини тел картинасын өйрәнүгә тәүге адымнарны ясады, мәкаләләр язды. Күренүенчә, шулкадәр киң планда эшләү һәркемнең дә кулыннан килмидер. Остазыбызның кулыннан килде, чөнки ул үзен фәнгә тулысынча багышлады. Зарланмады, “Эш күп!” дигәнен еш ишетә идек. Ә эшләре, чынлап та, күп булды. Гомер буена, арымый-талмый, җәмәгать эшләрен башкарды. Башкортстан Фәннәр академиясендә үзенә йөкләтелгән эшләрне зур җаваплылык тоеп башкарды. Ул Бөтендөнья башкортлары корылтаенда тел комиссиясенең тәүге рәисе булды, якташларының “Олы Иек” оешмасын зур канәгатьләнү белән җитәкләде. Шулардан күңеленә ямь табар иде.
Зәйнуллиннарның фән үсешенә керткән өлеше
“Һәрбер шәхес – үзе бер олы язмыш, гажәеп бер эчке дөнья ул, минемчә. Һәр кеше – үзенчә кабатланмас уникум, бердәнбер”,– дип язды халык язучысы Гайса Хөсәенов. Профессор М. В. Зәйнуллинның “үзенчә кабатланмас уникум, бердәнбер” икәнен мин аның үз гаиләсендә “гыйльми мәктәп” булдыруында күрәм. Әйе, бу — кабатланмас үрнәк, уникум! Моңа кадәр “Зәйнуллиннарның гыйльми мәктәбе” дигән фикерне язарга туры килмәгән иде, вакыт үтә-үтә аңымда шундый караш формалашты. Дөрес, күп кенә мәкаләләремдә моңа ишарә ясау булды, моңа хәзер форсаты туды шикелле. Академик М. В. Зәйнуллин хакында ярыйсы гына фикер әйтелде.
Галимнең җәмәгате, курсташы, Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районында туып-үскән Гәүһәр Динмөхәммәт кызы (Хафизова) хезмәт юлын 1нче Башкорт интернат-мәктәбендә тәрбияче булып башлый, озак еллар Тарих, тел һәм әдәбият институтында өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшләде. Филология фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Г. Д. Зәйнуллина 6 монография яза, байтак сүзлекләр төзи, йөздән артык фәнни мәкаләсе басыла, аның турында 40лап мәкалә, рецензияләр дөнья күрә. 1993 елда Мәскәүдә нәшер ителгән “Башкорт теленең аңлатмалы сүзлеге”н төзүдә актив катнаша. Урыс телендә ташка басылган “Формирование и развитие башкирской лингвистической терминологии” монографиясе — галимәнең фундаменталь хезмәтләренең берсе.
Филология фәннәре докторы, профессор, БДУның икътисад факультетының һәм университетның инглиз теленнән кандидатлык минимумнарын тапшыру кафедрасы мөдире Лилия Марат кызы (1960-2016) — телләрне чагыштырып өйрәнү өлкәсендә илебездә танылган галимәләрнең берсе. Ул Тамбов шәһәрендә чыккан “Энциклопедия когнитивной лингвистики” (2011) китабына кертелгән. Бу — Русиядә киң танылу, дигән сүз. БДУны кызыл дипломга тәмамлаган Лилия Марат кызы 1986 елда СССР Фәннәр академиясенең Тел гыйлеме институтында — кандидатлык, 2004 елда Казанда докторлык диссертациясен яклый. Инглиз-башкорт телләрен чагыштырып өйрәнү өлкәсендә 6 монография, 145 гыйльми хезмәт язып өлгерә. Соңгы чорда әтиле-кызлы галимнәр лингвокультурологиягә караган бик мөһим монографияләр язды. Гомумән, галимәне Мәскәү, Кемерово, Тамбов, Казан шәһәрләрендә республикабыздагыга караганда да яхшырак белделәр. Шуңа күрә күренекле галимәнең гыйльми мирасын өйрәнү, популярлаштыру – өлгереп җиткән актуаль мәсьәлә ул.
Танылган галимнәр гаиләсендә туып-үскән Мансур Марат улы да кыска гомерен укытучылыкка һәм фән өлкәсенә багышлады. Тирән белемле тарих укытучысы М. М. Зәйнуллин белән республика музыкаль гимназия-интернатында бергә эшләдек. Ул менә дигән педагог, зыялы шәхес иде. 2004 елда профессор И. Г. Акманов җитәкчелегендә елкычылыкка бәйле кандидатлык диссертациясен югары дәрәҗәдә яклады. Байтак мәкаләләре, монографиясе һәм 2004 елда сүзлеге нәшер ителде. Гомеренең азагында Уфа сәнгать колледжында тарих фәнен укытты, бүлек мөдире вазыйфасын башкарды. Ул фән өчен туган иде. Шәһәр баласы гомере буена башкорт атына гашыйк иде. Әтисенең: “Югары Сазга кайтсак, Мансур сәгатьләр буе атларга, колыннарның чабышып йөрүенә сокланып карап торыр иде”, – дип сөйләгәне хәтердә. Күрәсең, күренекле кыпчак ыруы каны, елкы малына сөю геннар аша тапшырылгандыр.
Бүген шуңа куанабыз: оныклары Фәрхәт һәм Искәндәр Зәйнуллиннар фән юлын дәвам итте, үз гыйльми юнәлешләре бар, димәк, гаилә фәнни мәктәбе яшәвен дәвам итә. Ничек кенә булмасын, Зәйнуллиннарның фәнни эшчәнлеге ватан гыйльмиятен үстерүгә юнәлтелгән. Минемчә, бу ядкарь милли рухияткә, халкыбызның фәнни дөнья картинасын тудыруга озак еллар хезмәт итәр әле.
Остазыбызның исеме үлемсез, чөнки гыйлем, фән белән шөгыльләнгәннәр борын-борыннан аерым игътибарга лаек булган, гасырлар узса да, милләт хәтере аларның хезмәтен онытмаган. Андыйларның кылган гамәлләре, бер уйласаң, үзләре исән чакта ук әҗер-савапларын ала. Марат Вәли улы — “СССРның югары мәктәбе отличнигы”, “Русиянең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре”, “Русиянең югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре”, Җәлил Киекбаев исемендәге премия лауреаты, ул дәүләт органнарының күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Алардан зурраклары да булыр иде, әмма галим башкаларны уйлады, алар дип янды, чөнки сүзе үтте. Бер нәрсәгә әле дә сокланам: М. В. Зәйнуллин Күгәрчен районыннан чыккан галимнәрнең исәбен алып яшәде, кемдер кандидатлык, яки докторлык диссертациясе якласа, блокнотына язып куяр, телефоннан мотлак котлар, башы күккә тигәндәй йөрер иде.
Тууына 90 ел тулар алдыннан, гел остазыбызны уйладым, күз алдымда елмаер да торыр булды. Ә дөресен әйткәндә, ул Җәлил Киекбаевка карата кылган изгелекне без бүген аның үзенә күрсәтә алабызмы? Укытучыбыз юбилейлар алдыннан мотлак Җәлил Киекбаевка багышланган гыйльми-гамәли конференцияләр уздырып, матур тышлыклар белән форум материалларын бастырып, канәгатьләнү хисе кичереп яшәде. Стәрлетамакта, галимнең музеен ачканда, Марат Вәлиулла улының аеруча горурланып йөргәнен оныту мөмкин түгел! Үзеңә дә, Укытучыбыз, шундый игътибарны, рәхмәтебезне җиткерә алсак иде! Исемеңне мәңгеләштерү барыбызның да намусында!
Фәнзил Санъяров,
шәкерте, Башкортстанның атказанган укытучысы, Салават Юлаев ордены кавалеры, Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты.