-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
24 ноябрь , 07:34

Төнлә Салават үз урынына кайткан

Аны күреп халык шаккаткан!

Төнлә Салават үз урынына кайткан
Төнлә Салават үз урынына кайткан

Элек Салават Юлаевка һәйкәл торган урында яктылык инсталляциясе эшләтеп җибәрделәр. Хәзер кичләрен монумент урынында җайдак проекциясе пәйда була. Бу хакта шәһәр мэры Ратмир Мәүлиев хәбәр итте.

Оригиналь скульптураны махсус цехта реставрацияләү өчен вакытлыча алганнар иде. Гадәти урын буш булып күренмәсен өчен, хакимият аны яктылык белән билгеләргә булган.

Халык өчен бу яр буендагы әһәмиятле күренеш санлы форматта булса да саклана дигән сүз. Елга буйлап йөргәндә дә проекция яхшы күренә. Бу вакытлыча карар шәһәрнең визуаль символын югалтмыйча, реставрацияләнгән һәйкәлнең кайтуын көтәргә ярдәм итәчәк.

Фото: "Моя Уфа"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас