-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
25 ноябрь 2025, 09:44

“Иртәгәсе ниятләрне бүген үк эшләргә кирәк!”

Әлшәй районы хакимияте башлыгы Наил Әбелгуҗинның эшчәнлек принцибы шундый.

“Иртәгәсе ниятләрне бүген үк эшләргә кирәк!”
“Иртәгәсе ниятләрне бүген үк эшләргә кирәк!”

Әлшәй районы – Башкортстанның күп кенә аграр районнарыннан аермалы буларак, иң эре агросәнәгать төбәкләре исәбендә. Әлбәттә, төп юнәлешләрнең берсе авыл хуҗалыгы булып кала һәм 103,5 мең гектарда 14 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 94 крестьян-фермер хуҗалыгы, 9 кооператив хезмәтчәннәре барлык төр дип әйтерлек бөртеклеләр, шикәр чөгендере, көнбагыш игә, кош-корт, мал-туар асрый, ит-сөт, кымыз, бал җитештерә. Шул ук вакытта төбәктә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү тармагы яхшы үсешкән, ә бу, үз чиратында, арзан чимал сатуга караганда, өстәмә бәясе бул­ган сыйфатлы товардан күбрәк керем алырга мөмкинлек бирә. Раевка шикәр заводы, ит һәм сөт комбинатлары, район элеваторларының даны бөтен республикага билгеле.


Һәм менә шушыларның барчасы республикада җитештерелгән продукция күләменә елның-елында тоемле өлеш кертә, ул фидакарь хезмәт лаеклы бәяләнә һәм, нәтиҗәдә, менә инде өч ел рәттән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган тантаналарда Әлшәй районы, төбәк АПКсында иң яхшы муниципаль берәмлек буларак, Башкортстан Хөкүмәтенең Дипломнары белән бүләкләнә. Быел да шундый ук дәүләт бүләген район хакимияте башлыгы Наил Әбелгуҗин республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан кабул итеп алды.
Бүген без гәзит укучыларыбыз игътибарына муниципалитет җитәкчесе белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– Наил Рәшитович! Сезнең бик гади булмаган Әлшәй районы белән җитәкчелек итә башлавыгызга шушы көннәрдә бер ел тулды, гәзитебез исеменнән котлауларыбызны кабул итеп алыгыз! Әлбәттә, бер ел ниндидер йомгаклар ясар өчен әллә ни күп вакыт та түгел, ләкин хәзерге дөньяның шулкадәр тиз үзгәрүе искиткеч, тәүлектәге 24 сәгать тә җитмичә, бер ел өч елга торган кебек тоела башлады. Район белән танышканчы, аның социаль-икътисади тормышын, кадрларны ныклап өйрәнгәнче дә шактый вакыт таләп ителә. Ничек уйлыйсыз, бер ел элек Сез нинди мирас кабул итеп алдыгыз?


– Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт!
Әйе, беренче ел ул “яшь яугир курсы”н үткән кебегрәк, яңа вазыйфага, бурычларны башкаруга һичкичекмәстән тотынырга кирәк булды, вакытны сузарга ярамаганлыгын аңлап тордым. Команда эшли, районның эше-тормышы, яшәеше дәвам итә, шул сәбәпле мондагы эш режимына тиз арада кереп китү кирәк иде. Шуңа да минем эш принцибым – бүген башкарасы эшләрне кичә үк эшләргә тырышырга кирәк, ягъни алдан күрә белеп, бер-ике адымга булса да алда бару, алдан эшләп кую. Кул режимында эшләүдән котылып, барысын да көйләнгән автоматизмга күчерү. Һәр эш юнәлешендәге өстенлекләрне, бурычларны билгеләп, аларны хәл итү мәсьәләләрен, максатларга ирешү юлларын автоматик режимга көйләү. Ә мин, җитәкче буларак, һәр мәсьәләнең хәл ителүен вакыт-вакыт җайлаштырып, төзәтеп, дөрес юнәлеш биреп торырга тиеш.


Шул ук вакытта минем зур плюсым да булды, чөнки моңа кадәр дүрт ел дәвамында республика Башлыгы Хакимиятендә эшләдем, Әлшәй районының кураторы булдым, шуңа бу районның республика һәм Хөкүмәт белән үзара эшчәнлеген, хезмәттәшлеген, бөтен үзенчәлекләрен күреп, мираска нинди районны кабул итеп алачагымны белеп тордым.


Районга килгәндә, мин аның элекке җитәкчесе Дамир Мостафинга бик рәхмәтле, чөнки район эш, үсеш өчен зур потенциалга, мөмкинлекләргә ия. Соңгы еллардагы бик катлаулы социаль-икътисади вәзгыятькә карамастан, район предприятиеләре тотрыклы эшләвен һәм үсүен дәвам итә.


Шул ук вакытта, эшкәртү сәнәгатенә, районның үсешенә бездәге 94 крестьян-фермер хуҗалыгы да зур өлеш кертә. Шуңа авыл хуҗалыгында без киләчәктә дә яхшы темплар белән алга баруыбызны дәвам итәрбез һәм республикада алдынгы урыннарның берсен саклап калырбыз дип уйлыйм.


Мәсәлән, республикада җыеп алынган 2 миллион тонна шикәр чөгендерен алганда гына да, шуның чиреге диярлек – 400 мең тоннасы Әлшәй өлеше. Моннан тыш, бөртеклеләр дә, көнбагыш та шактый мәйданнарда игелә. Быел исә Ходай республика аграрийларына, климатның катлаулылыклары белән бергә, уңай шартларын да канәгатьләнерлек итеп бирде. Хәзер исә төп бурычларның берсе – үстерелгәнне сыйфатлы итеп эшкәртү һәм отышлы итеп сата белү. Ә “Раевсахар” җәмгыяте якынча бер миллион тонна чимал эшкәртергә исәп тота.


– Югарыда Сез эш принципларыгызны билгеләп үттегез, районның үсеше мәсьәләләре һәр юнәлеш буенча автоматик режимга көйләнергә тиеш, дидегез. Ләкин моның өчен югары белемле, җиткелекле тәҗрибәле, элекке катып калган шаблон буенча фикер йөртүдән котылып, вазыйфасын дәрт-дәрман белән җиң сызганып башкаручы энергияле, яшь кадрлар кирәк. Командагызны шундый кадрлар белән тулыландырырга омтыласызмы?


– Бүгенге көнгә һәр юнәлеш буенча минем урынбасарларым һәм бүлек җитәкчеләре көчле белгечләрдән тупланган, дип әйтә алам. Яшь кадрлар булган очракта да бу мәсьәләдә иң мөһиме – күчәкилүчәнлек булу беренче урынга чыга. Беркем дә, шул исәптән мин үзем дә, бу вазыйфаларга мәңгелеккә килмәгәнбез, ә безнең артта халык тора, без аларның мәнфәгатьләре, көнкүреше, тормыш дәрәҗәсе өчен җаваплы. Шуңа күрә дә алар идарәдә кадрлар алмашынганын тоярга тиеш түгел, тойган очракта да яхшыру ягына гына. Иртәгә бу урында Әбелгуҗин дигән кеше булмаган очракта да, тотрыклылык, иртәгәсе көнгә ышаныч, идарә машинасы, командасы көйле эшләвен дәвам итәргә тиеш. Нәкъ менә шушындый тотрыклылык, күчәкилүчәнлек булган өчен мин районның элекке җитәкчелегенә рәхмәтле.


– Наил Рәшитович! Бүген район башлыклары эшенең нәтиҗәлелеген бәяләгәндә шул төбәккә инвестицияләр җәлеп итү күрсәткече иң мөһимнәрнең берсе булып исәпләнә. Бу җәһәттән Әлшәй предприятиеләренең төп инвесторлары кемнәр? Һәм шушында ук икенче сорау: район үсешендә киләчәктә шундый ук әһәмияткә ия булырдай яңа инвесторлар бармы, “инвестпортфелегез” буш түгелме?


– Әйе, бүген һәр муниципалитет үсешендә инвестицияләр мөһим роль уйный. Әлшәй районында бу мөһим эшчәнлеккә зур игътибар бирелә, җитди инвес­торлар да бар һәм үз эшчәнлеген алар тотрыклы дәвам итә. Шул ук вакытта без гамәлдәге предприятиеләргә капитал салуларга да әһәмият бирәбез, ягъни бүген алар тотрыклы эшчәнлекләрен дәвам итсә дә, арытаба үсү, производствоны киңәйтү, җитештерүне арттыру өстендә эшли, ә бу безнең өчен бик мөһим.
Шундыйлардан бездә “Стар Нафта” идарәче компаниясе үз эшчәнлегендә берьюлы дүрт предприятиене колачлый, болар – “Раевсахар”, “СН Агро”, “Башкортстан бройлеры” һәм “Раевка элеваторы”. “СН Агро”да бүген 200 миллион сумлык мелиорация проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу корылыклы елларда шикәр чөгендереннән тагын да югарырак уңыш алырга ярдәм итәчәк. Ә “Башкортстан бройлеры”нда инвестпроектның икенче этабы бара. Элеваторда да реконструкция эшләре җәелдерелде, “Раевсахар”да ул дәвам итә. Шулай ук “Элипсмол” җәмгыяте шушы көннәрдә сыворотка җитештерү буенча яңа производствосын ачарга җыена.


“Таврос” җәмгыяте дуңгызчылык комплексына, “Альшей-мясо” производствосына инвестицияләр салуын дәвам итә. Ягъни бу җәһәттән, икътисадтагы катлаулы вакытларга карамастан, безнең инвесторлар үсеш планнарын туктатырга җыенмый. Киләчәккә, Сез әйткәнчә, “инвестпортфелебез” дә буш түгел, анда җиләк-җимеш үстерүгә, юл буе сервисына, туризмга кагылышлы кайбер ният-планнар да кертелгән, акча салырга теләүчеләр дә бар.


– Белүебезчә, шәхси инвестицияләр белән бергә “бюджет инвестицияләре” дигән төшенчә дә бар. Анысын респубика Хөкүмәте белән килештерү катлаулы процессмы?


– Шулай, бюджет инвестицияләре дә бик мөһим һәм аларны җәлеп итү иң беренче бурычлардан санала, чөнки ул мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм башка социаль өлкәләр инфраструктурасы эшчәнлеге белән бәйле. Балалар бакчаларын, мәктәпләрне, авыл мәдәният йортларын һәм башкаларны капиталь ремонтларга кирәк. Боларның барысын да республика Хөкүмәте дәрәҗәсендә килештерергә кирәк һәм бу гади генә эш түгел, чөнки безнең кебек районнар гына да Башкортстанда 54, боларга тагын шәһәр-поселокларны да өстәргә кирәк.

– Барлык районнар да дип әйтерлек дотацион, ә Әлшәй районының үз салым керемнәре урындагы мәсьәләләрнең ничә процентын хәл итәргә ­мөм­кинлек бирә?


– Районнарның бюджеты тулылануга бик күп факторлар тәэсир итә, бүген аларның дотацион булуы урыннарда эшләр алай ук начар дигәннән килеп чыкмый, ул салым системасы үзенчәлекләре белән аңлатыла. Чөнки бүген җир һәм физик берәмлекләрнең милкенә салымнар гына район бюджетында кала, бу гына аз. Әлеге өлкәдә кодекска үзгәрешләр кертү ил дәрәҗәсендә таләп ителә. 90нчы елларда гына да әле андый салымнар күбрәк иде.
Гомум бюджет күләме үзгәреп торганлыктан, тәгаен саннарны атау кирәк тә түгелдер, ләкин шунысын төгәл әйтә алам: аның 35 проценты үзебездә җыела һәм бу республикада яхшы күрсәткеч булып исәпләнә. Хәзер төп максат – бу күрсәткечне 40-45 процентка җиткерү. Ә моның өчен мөмкинлекләр бар дип исәплим. Бурычлар – салымнарның җыелуын тәэмин итү һәм авыл хуҗалыгында инвентарьлаштыру үткәрү, теркәлмәгән милекне исәпкә кую, хезмәт килешүе төземичә генә ялланып, эш хакын конвертта алучыларны “күләгәдән” чыгару. Халык бит бүгенгесе белән яшәргә күнеккән, бигрәк тә яшьләрнең күпчелеге булачак пенсиясенең күләме турында әллә ни уйланып бармый, шуңа да бу җәһәттән аңлату эшләрен активрак алып барырга кирәк.


– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел саен үткәрелүче “Туры эфир” тапшыруының күптән түгел үткән быелгысында ил һәм төбәк тормышындагы өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләде. Аларның иң беренчесе, әлбәттә – СВО, фронтка, яугирләребезгә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү. Район республикадан чакырылган, контракт төзегән сугышчыларга, шул исәптән әлшәйле якташларына ничек ярдәм итә?


– Менә инде дүртенче ел дәвам итүче махсус хәрби операция яугирләренә, Русиянең яңа субъектларына ярдәм итүгә Әлшәй районы республика белән бергә беренче көннәрдән үк кушылды һәм бүген дә, әлеге мәсьәләнең мөһимлегенең бөтен тулылыгын аңлап, актив катнаша. Шушы көннәрдә генә чираттагы гумконвойны озаттык. Әйтергә кирәк, малтабарларыбызга бу эштәге ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Шушы соңгысында да бер эшкуар үзенең зур йөк машинасын бирсә, икенчесе аны ягулык белән тулысынча тәэмин итте, башкалар төзелеш материаллары, “УАЗ” машиналары, питбайклар, генераторлар озатты.
Бу изге эштә, гумконвой составында әйберләр туплауда районның аерым кешеләре дә, “Хәрби туганлык”, М. Шәйморатов исемендәге штаб, “Доброцентр” кебек иҗтимагый оешмалар да, “көмеш яшьтәге” волонтерлар да, Ветераннар, Хатын-кызлар советлары, һәр авыл биләмәсе клубында дронга каршы одеяллар тегүче, маскировка челтәрләре үрүче апалар, хәтта балалар, мәктәп, лицей һәм колледж укучылары да актив катнаша. Шул ук вакытта без кыска вакытлы ялга кайткан якташларыбыз аша да егетләр сораган маскировка челтәрләрен, окоп шәмнәрен, тушенкалар, чәк-чәкләр, “коры душ”лар, азык-төлек һәм медикаментларны, туган якның шифалы үләннәрен даими җыеп озатып торабыз.


Олауларны озата баруда һәм якташ яугирләребезгә тапшыруда мин үзем дә катнашам, быел “тасма артында” ике тапкыр булып кайттым, ихлас аралаштым, тормыш-көнкүрешләре белән якыннан таныштым. Һәм, беләсезме, миңа иң нык ошаганы – алгы сызыктагы яугирләрнең бервакытта да зарланмавы, төшенкелеккә бирелмәве, рух күтәренкелеге һәм, әлбәттә, җиңүгә ныклы ышанычы. Тагын нинди ярдәм кирәк, дип сораган очракта да: “Рәхмәт, кирәкми, барысы да бар, иң мөһиме – гаиләләребез турында кайгыртучанлык күрелү, туган якның хуш исле мәтрүшкәсе, кайнар сәламе!” – диләр. Һәм алар, сөекле кешеләреннән килгән хәбәрләр белән беррәттән, балалар, укучылар язып җибәргән хатларны, сурәтләрне һәр блиндаж стенасына беркетеп куеп, шулардан аеруча зур кинәнеч-юаныч-сөенеч таба! Бу урында шуны аерым ассызыклыйсым килә: кырыс ир-егетләребезнең канкойгыч сугыш шартларында да күңелләре тупасланмаган, һәм бу бик күп нәрсә турында сөйли.


– Без, журналист халкы, социаль челтәрләрдә көн саен һәр районның көндәлек тормышы, район сайтлары, хакимият башлыкларының шәхси битләре белән даими кызыксынып торабыз. Күпчелек муниципалитет башлыкларыннан аермалы буларак, Сезнең, Наил Рәшитович, статусларыгызда иртән иртүк “адәмчә”, “кешечә” – кешелекле этюдлар барлыкка килә, пейзажлар хасыйл була, уй-фикерләрегез, фәлсәфи афоризмнарыгыз, лирика, кайчагында хәтта социаль реклама да чагыла һәм алар “кешелекле глава” образы тудырырга ярдәм итә. Бу да хакимият башлыгы вазыйфасына керәме, әллә инде шулай итеп Сез район халкын яңа хезмәт җиңүләренә, “бишьеллык планны өч елда үтәргә”, казанышларга илһамландырасызмы?


– Бу минем тормышка, яшәешебезгә карашымнан, мөнәсәбәтемнән киләдер. Иртүк матур итеп, шат елмаеп уянырга кирәк дип исәплим, чөнки көнеңне ничек башласаң, ул шулай позитив белән үтә. Уңай уй-фикерләр кешегә көч-куәт, илһам, дәрт-дәрман бирә.


Икенчедән, ниндидер чараларга, объектларга чыкканда ярдәмчем, мәгълүмат-аналитика секторы мөдире Айгөл Рәиф кызы матур фотокадрлар ясарга да өлгерә. Мәсәлән, күптән түгел генә без хөрмәтле әбекәйләребезне 90, 100 яшьлек юбилейлары белән котларга бардык. Шул кадрлар социаль челтәрләрдә нык таралды, аларны бик күп кеше карады, уңай бәяләмә алды.
Гомумән, үзем эшемдә кешелеклелек мөнәсәбәтләрен саклау яклы, чөнки мин бит әле элекке укытучы, педагог та. Шулай ук әнием дә гомер буе педагог булып эшләде, димәк, шундый тиешле тәрбия алганмын. Шуңа күрә барысы да гаиләдән, тәрбиядән килә, дип әйтә алам.


– Матур, бай эчтәлекле әңгәмә өчен зур рәхмәт, Наил Рәшитович! Катлаулы һәм җаваплы эшегездә арытаба да уңышлар телибез!
– Рәхмәт!

Фәнис ГӘРӘЕВ әңгәмәләште.

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас