Агымдагы елның 9 аенда Башкортстан буенча туристлар агымы 1,6 миллионнан артык сәфәр тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,2 процентка күбрәк.
Әлеге күрсәткечләр төбәккә туристлар агымы күләме буенча Идел буе федераль округында 3нче урынны алырга мөмкинлек бирә, ял итү һәм мәдәни туризм өчен кызыклы юнәлеш буларак үз позицияләрен ныгыта.
Башкортстан халкы үз төбәгенең туристлык объектларына актив йөри, бу эчке туризмны үстерүгә һәм урындагы истәлекле урыннарны популярлаштыруга ярдәм итә. Моннан тыш, төбәк башка өлкәләрдән килгән туристлар арасында да популяр - килүчеләрнең төп агымын Чиләбе, Свердловск өлкәләре, Татарстан Республикасы кебек күрше регионнар халкы тәшкил итә.
Фото: pravitelstvorb.ru