Илеш районы — хезмәт батырлары, игелекле шәхесләр, киң күңелле һәм туган җиренә тугры кешеләр төбәге! Быел районга озак еллар җитәкчелек итеп, аны югары дәрәҗәгә күтәргән, халыкка хезмәткә бөтен гомерен багышлаган легендар шәхес Тәлгать Лотфулла улы Рахмановның тууына 105 ел тулды.
Ул – Социалистик Хезмәт Герое, өч Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрак, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, СССР халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
1962–87 елларда КПСС Илеш райкомының беренче секретаре буларак, ул районны СССР күләмендә алдынгы төбәккә әверелдерә.
Бу истәлекле дата уңаеннан Илеш районы үзәк китапханәсендә зур әдәби чара узды: “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге хезмәткәре, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, журналист һәм язучы Зөһрә Исламованың “Талгат Рахманов. Легенда земли Илишевской” китабы тәкъдир ителде.
Китапта олы шәхеснең тормыш юлы, җитәкчелек эшчәнлеге турында хезмәттәшләре һәм якыннарының хатирәләре, архив материаллары, әңгәмәләр, документлар урын алган. Шулай ук укучыга аңа багышланган шигырьләр һәм фотохроника тәкъдим ителә. Китапның мөхәррире — “Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре, Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Илдар Фазлетдинов.
Китапны бастыруда күренекле галим һәм хуҗалык җитәкчесе, икътисад фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зифкать Сәетгалиев зур финанс ярдәм күрсәткән.
Басма өч төп өлештән тора: төрле елларда матбугатта дөнья күргән мәкаләләр, әңгәмәләр, Тәлгать Рахманов авторлыгындагы язмалар; якыннары, туганнары, җитәкчеләр, хезмәттәшләре, авылдашлары хатирәләре; архив материаллары һәм шигъри мирас — Мостай Кәрим, Әнгам Атнабаев, Роберт Миңнуллин иҗат иткән шигырьләр.
“Минем йөземдә — Илеш халкының легендар хезмәте!” дип аталган кичәдә Тәлгать Рахманов мирасының кыйммәте бар тулылыгында чагылды.
Кичә җылы атмосферада үтте. Алып баручы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Илеш районы үзәк китапханәсенең “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллина чараның максаты легендар шәхеснең мирасын буыннан-буынга тапшыру булуын ассызыклады.
Илеш районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Хәертдинов китапның район өчен зур бүләк булуын билгеләп үтте.
— Район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин исеменнән Зөһрә Наил кызы, сезгә зур рәхмәт белдерәм — бу китап район өчен дә зур бүләк. Балаларыбыз китапны укып, Тәлгать Рахманов, районның шул чор үсеше турында белсен өчен кирәк ул. Без инде бу юнәлештә эш алып барабыз: Югары Яркәйдәге 2нче мәктәп аның исемен йөртә, мәктәп алдына аның бюсты куелды, – диде ул.
Очрашу барышында авторга югары бүләк тапшырылды — Зөһрә Исламова Суфиян Поварисов исемендәге район премиясе белән бүләкләнде.
Шушындый ук премиягә Радик Зыязов та лаек булды.
Чарада Илеш районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Айгөл Якупова да чыгыш ясады:
– Зөһрә Наил кызы күптән районнан чыгып китсә дә, туган ягын, халкын онытмый. Аның китаплары якташларыбыз, безнең абый-апалар турында. “Кызыл таң” гәзитендә чыккан мәкаләләрен дә яратып укыйбыз. Киләчәктә дә шулай бергәләп матур эшләр башкарырга язсын.
Тәлгать Рахмановның кызы Светлана Тәлгать кызы китап туу тарихы белән уртаклашты:
— Мин кечкенәдән үк әтиемнең зур тарихи шәхес булуын аңлап үстем. Аның турындагы истәлекләрне саклау һәм яңартуны үземнең бурычым дип санадым. Туганнан туган сеңлем Клара Хәлиуллинага мөрәҗәгать иттем, ул мине Зөһрә Наил кызы белән таныштырды. Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин да башлангычны хуплады.
Зөһрә Исламова — соңгы елларда чыккан алты китап авторы. Аның “Энҗе чәчәк”, “Бәхет ачкычы”, “Муса Гәрәев. Биеклектән – бөеклеккә”, “Яшәү яме”, “Гомер йомгагы” кебек китаплары укучылар арасында зур популярлык казанды. Тәлгать Рахманов турында китап — аның алтынчы зур хезмәте.
Зөһрә Исламова китап өстендә эшләү мизгелләре белән дә бүлеште:
— Якташларым миңа бу җаваплы эшне ышанып тапшыргач, кире кагарга хакым юк дип санадым. Тәлгать Рахманов кебек зур шәхесне ачу гаять җаваплы эш. Светлана Тәлгать кызының, Клара ханымның шәхси архивларын актардым, Зәки Вәлиди исемендәге китапханәдә күп материаллар тупладым. Китапның нәшер ителүенә зур матди ярдәм күрсәткән галим, икътисад фәннәре докторы Зифкать Сәетгалиевка рәхмәт. Кызганыч, ул безнең арабызда юк инде, — диде автор.
Ул, шулай ук, район җитәкчелегенә, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновка, китапның мөхәррире Илдар Фазлетдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Илдар Фазлетдинов чыгышында китапның мөһим әһәмиятен билгеләп, болай диде:
– Зөһрә Наил кызы башкарган эш — ул Тәлгать Рахманов шәхесен генә түгел, гомум Илеш төбәген дә республика һәм ил күләмендә данлаучы хезмәт. Автор бу эшне зур җаваплылык белән башкарды.
Әдәби очрашу җыр-моң белән үрелеп барды. Тантанада Тәлгать Лотфулла улы яраткан җырлар яңгырады, Илеш төбәгенә багышланган шигырьләр укылды.
“Талгат Рахманов. Легенда земли Илишевской” китабы — документаль-иҗади мирас кына түгел, ул: тарих дәресе, хезмәткә хөрмәт, шәхеснең бөеклегенә дан, киләчәк буыннар өчен кыйммәтле мирас.
Илеш районы хакимияте вәкилләре, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре дә чыгышларында шуны ассызыклады.
Әйтерсең лә, легендар шәхес үзе дә бу кичәдә елмаеп: “Минем йөземдә — Илеш халкының легендар хезмәте!” — дип телгә килде...
Айдар Минһаҗев фотолары.