Аскын районының Күнгәк авылында тантаналы вакыйга – урындагы мәчетнең 20 еллыгы билгеләнде. Бу тантана гади юбилей гына түгел, ә кешеләрнең мәчет төзелә башлаган чорда ук рухи һәм әхлакый үсешкә омтылуына ачык дәлил булды.
Иртә белән мәчет янында бәйрәм мәшәкатьләре башланды. Кунаклар – күрше авыллардан һәм район үзәгеннән килгән хәзрәтләр имам-хатыйб Рәүфәт Гафиятуллин җитәкчелегендә капиталь ремонттан соң яңартылган мәчеткә керде. Имамнар махсус хәрби операциянең тизрәк Җиңү белән тәмамлануына өмет һәм ышаныч тулы теләкләр әйтеп дога кылды. Барысының да теләге бер: якташ яугирләребезнең тизрәк исән-имин, Җиңү белән кайтулары, дөньяда тынычлык урнашуы.
Дин әһелләре ихлас аралашты, тәэссоратлары белән уртаклашты, авыллар арасында дини элемтәләрне ныгыту, яшьләргә белем бирү чаралары оештыру буенча фикер алышты. Аеруча үсеп килүче буынга борынгы гореф-гадәтләргә хөрмәт, Туган илгә сөю рухында әхлакый тәрбия бирүгә игътибар бүленде.
Чараның бәйрәм өлеше урындагы мәктәпнең спорт залында дәвам итте. Бирегә мәртәбәле кунаклар: район Советы секретаре Рима Нәбиуллина, 2004-12 елларда Күнгәк авылы хакимияте башлыгы вазыйфасын башкарган Фәнил Шәйморатов, Күнгәк авылы хакимияте башлыгы Фәнил Суфиянов, районның имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Хәсәнов, күрше авыллардан имам-хатыйблар килде.
Барысын да матур җыр һәм тәмле чәкчәк белән Флүзә Нәфыйкова җитәкчелегендә “Ядкарь” фольклор коллективы каршы алды. Кунакчыл мәктәп бусагасын атлап кергән һәркемне бәйрәм мохите чолгап алды. “Ядкарь” коллективы менә 15 ел инде, әйтерсең лә, тере елъязма, урындагы халыкның күркәм гореф-гадәтләрен кадерләп саклый һәм буыннан-буынга тапшыра. Чагу милли киемнәр, күңел кылларын тибрәтүче моңлы җырлар шушы төбәкнең бай тарихын һәм мәдәниятен чагылдырган кабатланмас сурәт тудырды.
Рәүфәт хәзрәт Гафиятуллинның сәламләвеннән соң, Солтанбәк һәм Тюйск мәчетләре имам-хатыйблары Айрат хәзрәт белән Габдулла хәзрәт Коръән сүрәләре укыганда һәркем рухы ныгуын, иртәгәсе көнгә ышанычы артуын тойгандыр, мөгаен.
Арытаба Рәүфәт хәзрәт мәчет эшчәнлеге, үткәрелгән ремонт эшләре турында сөйләде. Ул иман йортын тергезү, яңартуга үз өлешен керткән авылдашларына, юмарт меценатларга рәхмәт белдерде.
“Авылдашлар һәм читтә яшәүче якташлардан җыелган акчага мәчеткә капиталь ремонт эшләнде. Бина эчендәге стеналар, идән, түшәм буялды, матур обойлар ябыштырылды. Веранда түшәменә яңа панельләр ябыштыргач, тирә-як яктырып, һава сафланып китте.
Мәчет яшел һәм ак профнастил белән тышлангач, бинага заманча матур төс кереп кенә калмады, ә озак елларга яңгыр-кардан ышанычлы яклау да тәэмин ителде. Ремонт эшләрендә катнашкан һәм акчалата ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт белдерәм. Сезнең юмартлык һәм тырыш хезмәтегез уртак эшкә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Профнастилдан бик матур тәрәзә йөзлекләре эшләтеп бүләк иткән эшкуарларыбызга аерым рәхмәт. Алар бинага аерым ямь өстәде.
Барлык ремонт эшләре бары тик авыл халкы һәм читтә яшәүче якташлар биргән акчаларга гына башкарылды. Бу – бердәмлек белән туган йортны күркәмләргә тырышу, барыбыз өчен дә уңайлы итү мөмкинлегенә ачык дәлил. Битараф булмаганыгыз, туган авылыгызны яратканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! – диде Рәүфәт хәзрәт.
Ул иман йортын ремонтлауга һәм дини бәйрәмне оештыруга ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Ул шулай ук мәчет – дога кылу, намаз уку урыны гына түгел, ә 425 кеше яшәгән авылда рухи-әхлакый тәрбия бирү, белем арттыру, мәдәниятне үстерү үзәге булуын да ассызыклады.
– Мәчет дини бәйрәмнәргә җыелучы, дога кылырга, Коръән укырга һәм аралашырга килүче мөселманнар өчен уртак йортка әйләнде. Бүген мәчет – авылдашлар тормышының аерылгысыз өлеше, – диде ул.
Имам-хатыйб яңартылган мәчет диндар кешеләр өчен тартылу урыны булыр һәм җәмгыятебездә рухи кыйммәтләрне ныгытуга ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде. Шулай ук үзара ярдәмчел, шәфкатьле булырга чакырды, чөнки тик бердәмлек белән үзебез һәм бездән соң килүче буыннар өчен лаеклы киләчәк төзеп була.
20 ел элек 15 июньдә авылда рухи тормыш яңаруын белдереп, беренче азан яңгырый. Авыл уртасында ялтырап торган ярымайлы манарасы булган яңа мәчет ишекләрен ача. Беренче имам итеп Ислам дине кануннары буенча яшәгән, биш вакыт намазын калдырмаган Галинур Закиров сайлана. Әмма ул, өлкән яшьтә булу сәбәпле, бу җаваплы вазыйфага яшь авылдашы Рәүфәт Гафиятуллинны тәкъдим итә. Рәүфәт Хөрмәт улы оештыру эшләрен үз өстенә ала, Мөхәммәт хәзрәт Хәсәнов белән алар мәчетне республика Үзәк диния нәзарәтендә теркиләр.
Мәдрәсә тәмамлаган һәм белемен һәрдаим камилләштерүче Рәүфәт хәзрәт бүген дә имам-хатыйб вазыйфасын уңышлы башкара. Аңа бу эштә имамнар Таһир хәзрәт Сөләйманов, Рифат хәзрәт Гыйниятов, мәзиннәр Рафаил хәзрәт Сабитов һәм Әдһәм хәзрәт Гыйльманшин ярдәм итә. Шушы еллар дәвамында алар иңне-иңгә куеп, авыллар иминлеге хакына хезмәт салалар.
2004 елдан 2012 елга кадәр Күнгәк авыл Советын җитәкләгән Фәнил Шәйморатов юбилей тантанасының мәртәбәле кунагы булды. Нәкъ аның җитәкчелегендә мәчет төзелеп беткән һәм ачылган.
Бәйрәмдә катнашучылар алдында имам Таһир хәзрәт Сөләйманов чыгыш ясады. Ул мәчетне ремонтлау буенча шимбә өмәләрендә иң актив катнашучыларга медальләр тапшырды. Хәзрәт шәхси вакытын һәм көчен кызганмыйча, ремонт эшләренең һәр этабында катнашкан авылдашларының исемнәрен атап үтте.
Күнгәклеләр мәчетнең юбилеена әзерлек чикләрендә мөһим гамәл кылган – махсус хәрби операциядә һәлак булган яугир-авылдашлары рухына корбан чалдырган. Бәйрәм табыны янында Коръән укып, батырларыбыз Фәтхлисламов Илгиз Әснаф улы, Мәүхетдинов Рамил Фаил улы, Бәдамшин Алмаз Рәмзил улы, Ибениев Динар Шәфыйк улы, Галиев Айрат Фәнис улы һәм Таваев Айнур Фәнүз улы рухларына атап дога кылдылар. Аларның исемнәре, батырлыгы беркайчан да онытылмас, якты истәлеге күңелләребездә мәңге яшәр.
Бәйрәм озак еллар күрешмәгәннәргә очрашу, ихлас аралашу мөмкинлеге бирде, янә бер тапкыр какшамас бердәмлегебезне ассызыклады.
Наилә ИМАЕВА.
Аскын районы.