+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
10 декабрь 2025, 08:42

Аналар көнендә әнисен тәрәзәдән ташлаган

Сәбәбе нәрсәдә булган?

Аналар көнендә әнисен тәрәзәдән ташлаганАналар көнендә әнисен тәрәзәдән ташлаган
Аналар көнендә әнисен тәрәзәдән ташлаган

Стәрлетамак шәһәренең Ходайбирдин урамындагы йорт подъезды алдында 60 яшьлек хатын-кыз гәүдәсен тапканнар. "Ашыгыч ярдәм"не зыян күрүченең улы чакырткан.

Мәрхүмәнең улы сөйләгәнчә, әнисе, янәсе, күршедә булган, анда спиртлы эчемлекләр кулланган, ә соңыннан өенә кайткан һәм үз теләге белән тәрәзәдән сикергән. Әмма бу версияне тикшерүчеләр тиз кире какты. Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын-кыз белән улы арасында конфликт килеп чыккан. Ачуы чыккан ир-егет әнисен 6 каттагы тәрәзәдән ыргыткан.

Ир сак астына алынган.

Фото:  bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас