-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
26 декабрь 2025, 19:29

“Башнефть”тән – Яңа ел чыршысы!

Экспозиция Кыш бабай һәм Карсылу катнашлыгында балалар бәйрәме белән ачылды

Максим Чегодаев
Фото: Максим Чегодаев

“Башнефть” (“Роснефть” НК составына керә) Башкортстан башкаласы Уфа шәһәрендә Яңа ел экспозициясен оештырды. Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исемендәге мәйданда 10 метрлы бизәлгән чыршы, “Роснефть”нең символы булган ак аю һәм “2026” саннары яктырткыч конструкция белән урнаштырылган.

“Беренчеләр хәрәкәте” оешмасы һәм Уфа шәһәренең “Башнефть” шефлыкка алган Балалар һәм үсмерләр социаль үзәгеннән килгән балалар Кыш бабай һәм Карсылу белән рәхәтләнеп уйнады, “Башнефть” волонтерлары исә аларга төрле уеннардан төзелгән программа оештырды, ә “Башнефть-ваклап сату” оешмасы тәмле хот-доглар һәм кайнар чәй белән сыйлады. Барлык балаларга брендлы бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм тантанасында ярдәмчеләр сыйфатында “Башнефть” волонтерлары чыгыш ясады.

– Бүген балалар өчен – чын Яңа ел вакыйгасы, ул аларга бәйрәм атмосферасын тоярга ярдәм итәчәк, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты волонтерларның берсе Ольга Рубцова. – Балалар яңа елда теләкләрен тормышка ашыру өчен шартлар әзерләде һәм чыршыны бизәде. Безнең чыршы янында аларны Кыш бабай һәм Карсылу котладылар. Бу традицияне киләчәктә дә сакларга телибез. Балаларга, бигрәк тә сабыйларга, ярдәм итү бик мөһим, яңа елда аларның бөтен теләкләре тормышка ашуын телибез. Ә бүген без бер-беребезгә онытылмаслык хис-тойгылар бүләк итәбез, шулар белән бер-беребезне җылыта­быз. Менә шундый яңа ел тылсымы, могҗизасы!

Максим Чегодаев
Максим Чегодаев
Максим Чегодаев
Фото: Максим Чегодаев

“Башнефть” хезмәткәре Артем Соколов компаниянең төрле акцияләрен­дә волонтер сыйфатында 10 елдан артык катнаша. Аның сүзләренчә, мондый чаралар һәрвакыт бик җылы һәм ихлас уза.

– Бу еллар эчендә без бик күп җирләрдә булдык. Балалар белән даими элемтәдә торырга тырышабыз. Традиция буенча, нефтьчеләр бүләк­ләр белән бергә хатлар һәм открыткалар да җибәрә. Җавап алу аеруча күңелле – бу кире элемтә теләсә кайсы волонтер өчен бик мөһим. Компания­нең хезмәткәрләре бу акцияләрдә елдан-ел күбрәк катнаша, – диде ул.

“Роснефть” составына керүче “Башнефть”нең волонтерлар хәрәкәте 2012 елда ук старт алган иде. Хәзер актив волонтерлар исәбендә 500дән артык кеше, шулай ук төрле акцияләрдә катнашучы 10 меңнән артык хезмәткәр бар. Волонтерлар балаларга, ветераннарга ярдәм итә, экология, спорт, донорлык өлкәләрендәге хәйрия проектларында актив катнаша.

Мәйданда, бәйрәм экспозиция­сеннән тыш, “Башнефть”нең фудтрагы урнаштырылган, анда уфалылар һәм шәһәр кунаклары тәмле камыр ризыклары һәм эчемлекләр белән сыйлана ала. Чыршы янында чаралар 1 фе­в­раль­гә кадәр оештырылачак.

Максим Чегодаев
Максим Чегодаев
Фото: Максим Чегодаев

Белешмә:
“Башнефть” – нефть, газ чыгару һәм эшкәртү буенча эшчәнлек алып баручы иң зур тарихлы предприятие­ләрнең берсе.
“Башнефть”нең төп активлары Башкортстан Республикасында урнашкан. Нефть, газ табу һәм чыгару эшчәнлеге, шулай ук, Ханты-Манси автономияле округы-Югра, Ненец автономияле округы, Ырынбур өлкәсе һәм Татарстан Республикасы тер­ритория­­­ләрендә дә гамәлгә ашырыла.

Элина ФӘЙЗУЛИНА.

Читайте нас