Глобаль дөньяда илләрнең абруе икътисади яисә хәрби куәт белән генә түгел, ә мәдәнияте, фәне, табигый байлыклары һәм аларны саклый белүе белән дә билгеләнә. Бу - халыкара мөнәсәбәтләрдә «йомшак көч» дип аталучы фактор. Әлеге яктан Башкортстан Русиянең иң көчле һәм ышанычлы төбәкләренең берсе буларак чыгыш ясый.
ЮНЕСКО платформасында тормышка ашырылган проектлар пропаганда түгел, ә ышанычка нигезләнгән диалог коралы булып тора. Алар кешелек өчен уртак кыйммәтләр - мәдәни мирас, табигатьне саклау, белем һәм фән аша илне таныта. Нәкъ менә шуңа күрә Башкортстан проектлары аеруча әһәмиятле, алар чын, тирән һәм сәяси лозунглардан азат.
ЮНЕСКО кебек абруйлы халыкара институт аша танытылган мәдәни һәм табигый объектлар Русияне күпмилләтле, бай тарихлы, ачык ил буларак күрсәтә. Башкортстан исә бу образның аерылгысыз өлешенә әверелде.
Республика күп еллар дәвамында ЮНЕСКО белән системалы эш алып бара: табигый һәм этномәдәни мирасны саклау, экологик туризм, белем бирү проектлары - барысы да бер стратегиягә берләштерелгән. Русия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча Милли комиссиясе һәм Париждагы даими вәкиллек ярдәмендә Башкортстан үз позицияләрен халыкара мәйданда ныгытты.
Бүген Башкортстан ЮНЕСКО мәйданында ныклы һәм танылган урын били:
Уфа - Русиядә ЮНЕСКОның мәгариф буенча беренче глобаль челтәре шәһәре; Башкортстанда 39 мәктәп һәм ЮНЕСКОның 21 клубы, республикада ЮНЕСКО кафедралары, биосфера резерватлары эшли, чолыкчылык умартачылыгы буенча халыкара номинация әзерләнә.
Гафури районындагы «Торатау» геопаркындагы (геологик чорларның чикләрен билгели торган эталон геологик кисемтәләр) «Усолка» һәм «Дальний Тюлькас» геологик киселешләре Русиядә беренче булып халыкара «алтын кадак» статусын алды. Бу - Башкортстан территориясенең дөньякүләм фәнни әһәмиятен раслаучы зур вакыйга.
Әлеге уңышлар очраклы түгел. Аларга Карпинский исемендәге Бөтенрусия геология институты белән күпьеллык хезмәттәшлек нәтиҗәсендә ирешелде. Нәкъ менә әлеге институт базасында геофән һәм геопарклар буенча Русия комитеты эшли.
Башкортстан мисалы күрсәткәнчә, мәдәни һәм табигый мирас - ул саклау объекты гына түгел, ә дөнья белән сөйләшү теле, илнең абруен арттыручы көчле ресурс, һәм бу - Русиянең "йомшак көч"ләренең берсе, дип ассызыклый эксперт Ришат Нигъмәтуллин.
"Бу - бөтен ил горурлана торган республика өчен җиңүләр елы. Без алга барабыз. Безнең республика йөзендә таянычыбыз бар. Башкортстан үзенең табигый һәм мәдәни күптөрлелеге белән бай. Без – һәрнәрсәдә сезнең көрәштәшләрегез", - диде Александр Алимов.
Русия Чит ил эшләре министрлыгында узган комиссия утырышында Башкортстан казанышлары югары бәя алды. Чарада республика Башлыгы Радий Хабиров катнашты. Чит ил эшләре министры Сергей Лавров ассызыклаганча, нәкъ Башкортстан территориясендә урнашкан Шүлгәнташ объекты Русиянең Бөтендөнья мирасы исемлегендәге 34нче ядкаренә әверелде, ә «Торатау» геопаркы - илдә икенче глобаль геопарк булырга җыена.
Радий Хабиров үз чыгышында болай диде: "Республикада ЮНЕСКО белән эшләү - системалы сәясәт, ә алынган нәтиҗәләр - күпьеллык хезмәт җимеше".
Утырыш кысаларында Башкортстан Хөкүмәте белән Карпинский институты арасында хезмәттәшлек турында килешү дә имзаланды. Бу документ республикага Русиядә геопарклар үсеше буенча әйдәп баручы үзәк ролен ныгыта.