Яңа ел алдыннан Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Эмиль Шәймәрдановның традицион йомгаклау матбугат конференциясе узды. Очрашуда шәһәр һәм республика киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, радиожурналистлар һәм блогерлар катнашты.
Диалог барышында агымдагы елның социаль-икътисади нәтиҗәләре, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм, мөһим социаль объектлар төзелеше, шәһәрне төзекләндерү, шулай ук 2026 елга планнар каралды.
Матбугат конференциясендә СВОда катнашучыларга ярдәм аерым игътибар үзәгендә булды. Эмиль Шәймәрданов ассызыклаганча, Башкортстанда СВОда катнашучыларга ярдәм елы тәмамлануга карамастан, Стәрлетамакта бу эш, әлбәттә, тукталмаячак.
Августта шәһәрдә СВО геройларына мемориал ачылды, махсус хәрби операция тәмамлангач, анда Ватан өчен гомерен биргән барлык якташларның исемнәре мәңгеләштереләчәк. Моннан тыш, быел «Дом СВОих» эшли башлады, шәһәрнең Ветераннар ассоциациясе оештырылды. Өч ел эчендә СВО зонасына зур 17 гуманитар конвой һәм 126 автомобиль җибәрелгән.
Шәһәрдә яшь белгечләрне эшкә калдыру өчен муниципаль программалар гамәлгә ашырыла. Алар медицина хезмәткәрләренә, педагогларга һәм мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә юнәлтелгән.
Шулай ук, шәһәр хакимияте башлыгы Стәрлетамактан чыккан студентлар белән даими очрашулар уздыруын билгеләп үтте. Декабрь башында шундый очрашу Санкт-Петербургта узган. Максат - яшьләр белән элемтәне ныгыту һәм, уку тәмамлангач, аларны туган шәһәрләренә кайтырга өндәү.
Хәзерге вакытта шәһәрдә берничә мөһим социаль объект төзелеше дәвам итә. «Алга» физкультура-сәламәтләндерү комплексының мәйданы якынча 5 мең квадрат метр булачак. Яр буе бистәсендә 1050 урынлык мәктәп төзелә.
Шәһәрнең көнбатыш районында поликлиника төзелеше буенча проект-смета документациясе эшләнә. Проектлау эшләрен һәм дәүләт экспертизасы нәтиҗәсен 2026 елның 1 июленә кадәр алу планлаштырыла.
Агымдагы елда Ленин проспектындагы аллея, Киров исемендәге парк һәм Стәрле елгасы яр буе төзекләндерелде. Киров паркында 600ләп агач утыртылган.
Киләсе елда Элеватор урамындагы аллеяне һәм Урыс драма театрыннан Киров паркына кадәр җәяүлеләр зонасын төзекләндерү планлаштырыла. Проектлар халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә сайлап алынган.
«Каучук» стадионын муниципалитет карамагына тапшыру күздә тотыла. Барлык юридик процедуралар тәмамланганнан соң, хосусый меценат ярдәме белән объектны тулысынча реконструкцияләү планлаштырыла.
2026 елда Стәрлетамакка 260 ел тула. "Шәһәр көне"нең форматы һәм үткәрү вакыты әле тикшерелә. Аны "Купец 2.0" фестивале белән берләштерү ихтималлыгы бар.
Шулай ук, киләсе елда беренче тапкыр «Стәрле тавышы» вокаль конкурсын үткәрү планлаштырыла. Проект грант конкурсында җиңү яулаган, хәзер документация әзерләнә.
Матбугат конференциясе барышында шәхси сораулар да яңгырады. Эмиль Шәймәрданов Яңа елны, гадәттәгечә, гаиләсе белән каршы алачагын әйтте. Ул, күпбалалы гаиләләр темасына да тукталып, моның мөһим һәм матур үрнәк булуын ассызыклады.