-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
29 декабрь 2025, 23:01

1200 берәмлектән артык махсус техника эшкә әзер

Башкортстан мунципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләре башлыклары белән төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган киңәшмәдә юлларны, квартал һәм йорт яны территорияләрен карап тоту һәм җыештыру, коммуналь челтәрләрне карап тоту мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Җылылык, су белән тәэмин итү челтәрләренең озынлыгы буенча республика - икенче, ә канализация челтәрләренең озынлыгы буенча Идел буе федераль округында җиденче урында тора.

1200 берәмлектән артык махсус техника эшкә әзер
1200 берәмлектән артык махсус техника эшкә әзер

- Башкортстанда 4 мең чакрымга якын җылылык белән тәэмин итү челтәре һәм 17 мең чакрымнан артык су белән тәэмин итү челтәре бар. Шул ук вакытта торак-коммуналь хуҗалык объектларында тузу һәм аварияләр булу мәсьәләләре безнең халык өчен иң сизгер мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Коммуналь челтәрләрдә аварияләрне бетерү, күпфатирлы йортларның ишегалларын һәм түбәләрен чистарту, бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәре чорында, кичекмәстән гамәлгә ашырылырга тиеш, – диде төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Районнар һәм шәһәрләр белешмәләренә караганда, кышкы чорда юлларны, ихаталар территорияләрен, тротуарларны һәм җәмәгать киңлекләрен – паркларны, скверларны, яр буйларын карап тоту өчен 206 мең тонна бозлавыкка каршы материал әзерләнгән, Муниципаль бюджет учреждениеләре, идарәче һәм хезмәт күрсәтүче компанияләр карамагында, шулай ук башка оешмаларда 3 мең берәмлеккә якын техника бар.

Башкортстанда кыш гадәттәгечә катлаулы һава шартлары − кар яву, буран, температураның кискен үзгәрүе, күрү мөмкинлегенең чикләнүе белән бергә бара. Мондый шартларда урам-юл челтәрен вакытында чистарту һәм юл өслеген бозга каршы материаллар белән эшкәртү төп әһәмияткә ия. Уңайсыз һава торышы чорында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Декабрь аенда гына да федераль һәм төбәк әһәмиятендәге 12 автомобиль юлында шундый чаралар күрелде.

Яңа ел бәйрәмнәрендә юлларда көчле кар яуган очракта 1200 берәмлектән артык махсус техника эшкә җигелергә мөмкин. Юл хезмәтләре штат режимында эшләячәк. Яңа ел һәм Раштуа ялларына махсус техниканың әзерлеге турында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган оператив киңәшмәдә фикер алыштылар.

Фото: kiziltan.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас