Аллаһы Тәгаләнең кодрәте, ата-бабаларыбызның тырышлыгы белән 120 ел элек мәчет нигезенә беренче таш салынган. Шуннан бирле күп сулар аккан, күп җилләр искән, күп үзгәрешләр белән тормыш дәвам иткән, әмма күпне кичергән мәчет үзе булып калган һәм буыннардан буыннарга күчә килгән әманәт булып кала. Шуңа күрә дә бу бәйрәмнең оештырылуы – үзе бер мәртәбә.
Мәчетнең бәйрәмчә бизәлгән мәдрәсә залына мәртәбәле кунаклар, дини кардәшләр, шәкертләр һәм аларның мөгаллимнәре, район мәхәлләләре имамнары җыелган чара моңлы азан һәм изге дога белән башланып китте. Алып баручының “Безнең йөрәкләребез тугандашлык, иман һәм диндарлык рухында бергә җыелырга мөмкинлек биргән Ходайга шатлык һәм рәхмәт хисләре белән тулы, әлхәмдүлилләһ” дигән сүзләре барысын да җылы, рәхәт халәткә көйләде. Аннары изге Коръәннән сүрәләр һәм аятьләр укылды.
Бәләбәй районы имам-мөхтәсибе, тарихи мәчет имам-хатыйбы Илдар Галиев, алып баручылар Рита Зәйдуллина һәм аның кызы Элина гыйбадәт йортының тарихына күзәтү ясады. Мәчет язмышын, аның үсеш баскычларын тарихи фактларга таянып күрсәткән фотопрезентацияне дә мәҗлестә катнашучылар кызыксынып карады.
Илдар хәзрәт чыгышында өч тапкыр туу кичергән мәчетне яшәтүгә көч, тырышлык салган ата-бабаларыбызны, шул исәптән беренче имам – дин һәм җәмәгать эшлеклесе, ахун Ямалетдин Хурамшинны искә алды. Башкортстан Үзәк дәүләт тарихи архивы документларына ярашлы, мәчет бинасы дин тотучы мөселманнар акчасына 1905 елда төзелгән.1936 елда мәчет ябыла, үткән гасырның 80нче елларына кадәр монда саңгырау балалар өчен приют, аннары ветлечебница урнаша. 80нче еллар ахырында мәчет кабат тергезелә, аның өченче тапкыр мөселманнарга кайтарылу вакыты – 1989 ел.
Шулай итеп, бүгенге бу мәчет – исәп буенча өченчесе. Иң беренче мәчет 1800 елларда ук булган. Ул искергәч, дин тотучыларның Ырынбур губернаторына үтенече (прошениесе) буенча 1864 елда бүгенге мәчет биләмәсендә икенче мәчет төзелгән. Ә бүген эшләп килүче мәдрәсәгә килгәндә, ул 1893 елда төзелгән булган һәм анда 27 ел мәдрәсә эшләгән. Аннары бу бинада “Тополек” балалар бакчасы, бер башында 4 класслы типовой мәктәп урнашкан. Шулай итеп, мәдрәсәнең дә 130 елдан артык тарихы бар.
Имам-хатыйп вазыйфасын 2008 елдан Илдар хәзрәт Галиев үти. Һәм, әйтергә кирәк, аның эшеннән мөселманнар бик канәгать. Нурлы йөзле, йомшак сүзле, зирәк акыллы, оста вәгазьче Илдар хәзрәт үзе барлык яклап ярдәм күрсәтүче-яклаучы муниципаль район хакимятенә, мөселман кардәшләргә, мөгаллимнәре Фәрхәт Хәмитовка, Нурмөхәммәт Хөсәеновка (кызганычка каршы, икесе дә мәрхүм) чиксез рәхмәтле.
Илдар хәзрәт чыгышында мәчетнең һәм мәдрәсәнең бүгенге тормышы: бинага евроремонт ясалуы, “Нурсибә” ашханәсе булдырылуы, балаларга спорт мәйданчыгы эшләнүе турында бәян итте.
– Бабаларыбызның мирасы безгә калды, аның кадерен белик. Гомерне юкка сарыф итмик, файдалы, изге эшләргә багышлыйк, дини һәм дөньяви белем алырга омтылыйк. Без булдырабыз, туганнар, – дип йомгаклады ул сүзен.
Мәҗлес котлаулар белән дәвам итте. Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, истәлекле көн белән чын күңелдән котлап, Илдар хәзрәткә хакимият һәм шәхсән үзе исеменнән Котлау хаты тапшырды, чиксез рәхмәт белдерде. “Асылда, без барыбыз да халкыбыз яхшырак яшәсен өчен бер үк эшне башкарабыз. Президентыбыз куйган максатка хезмәт итәбез”, – диде ул.
Хөрмәтле кунак – Илеш һәм Бакалы районнары имам-ахуны, Баш мөфтинең ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт Абушахмин Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхел Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең Котлау хатын укып ишеттерде. Аның Илдар хәзрәт турында мактау сүзләре әйтүе бик күңелле булды. Рөстәм хәзрәт Баш мөфти исеменнән рухи-әхлакый яңаруга зур игътибары, изге хезмәте һәм Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчете эшчәнлегенә ярдәме өчен Азат Сәхәбиевка Рәхмәт хаты тапшырды. Бер төркем мөселман кардәшләр дә шундый ук Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Илдар хәзрәт мәчет эшчәнлеген алып баруда һәрьяклап ярдәм күрсәтүче мәхәллә кешеләренә, мөгаллимнәргә, шулай ук, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды, һәркайсы турында җылы итеп шәрехләде.
Тарихи мәчетне олуг бәйрәме белән журналист, Бәләбәй Ветераннар советы әгъзасы, бөртекләп фактлар туплап, мәчет тарихы турында китап – зур хезмәт язган Ася Кәбирова, шушы юллар авторы да тәбрикләделәр. Мәчет шәкертләре укытучылары белән бергә бик матур программа әзерләгән (сценарийның авторы – Рита Зәйдуллина). Балаларның урыс һәм татар телләрендә Аллаһыбызга, Мөхәммәт пәйгамбәргә багышлап шигырьләр укуы, шәкертләр башкаруында “Дөнья юктан бар булды” мөнәҗәте, гыйбадәт йортында үз-үзеңне тоту әдәпләренә багышланган “Мәчеттә” күренеше, укытучылары белән бергә шәкертләрнең Ислам мәдәниятендә иң өлкән булган нәшидне (аны 622 елда әнсарилар Мөхәммәд пәйгамбәргә җырлаган) тәкъдим итүләре бик тә күркәм һәм иманны ныгыту, йөрәкләрне чистарту җәһәтеннән файдалы фәһем дә булды.
Бәйрәмнең икенче өлеше тәмле пылау белән сыйлану, сый-нигъмәт тулы өстәл артында ихлас аралашу, тагын да котлаулар, бүләкләр бирешү белән дәвам итте.
Илдар хәзрәткә, шундый зур бәйрәм оештыручыларның, табын әзерләүчеләрнең барысына да рәхмәт. Аллаһ Раббыбыз һәр ике дөньяның бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп әйләсә иде.
Зәйфә САЛИХОВА.