Җир кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле һәрвакыт игътибар үзәгендә. Әле XVII гасырда ук шагыйрь, прозаик, сатирик, трагик, тарихчы, публицист, философ Вольтер: “Җир кешеләрне тигезли: без барыбыз да шунда эшлибез, барыбыз да шунда тынычлык табабыз”, – дип язып калдырган. Вакыт уза, әмма җир турындагы сораулар беркайчан да юкка чыкмый, алар заман белән бергә үзгәрә генә. Бүген халыкны бу юнәлештә нинди сораулар борчый соң? Янәшәдә яшәүче кешеләр синең карамакта булган җирләрне рөхсәтсез тартып алса, нишләргә? Гомумән, әлеге тармакта эшләүче белгечләр нинди мәсьәләләрне хәл итә?
Шушы сораулар белән без “Росреестр”ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге башлыгы Салават Габдулхаковка мөрәҗәгать иттек.
– Салават Гыйлемханович, Сез хезмәт юлыгызны 1999 елда Теркәү палатасының Балтач районы бүлекчәсенең хокукларны теркәүче вазыйфасыннан башлагансыз һәм 2016 елдан идарәнең җир күзәтчелеге бүлеген җитәклисез. Шушы вакыт эчендә, әлбәттә, бу өлкәдә төрле үзгәрешләр булгандыр. Бүген исә халык еш кына җир кишәрлекләрен башкаларның рөхсәтсез алу проблемасы белән очраша. Күршең участокны үз белдеге белән алса, яисә коймасын синең участокка кереп тотса, нишләргә кирәк?
– Әйе, дөньялар үзгәрә, аңа ярашлы җәмгыятьне борчыган сораулар да төрлеләнә. Бүген без дә башка төрле алымнар белән эшлибез. Бик күп эшебез электрон форматка күчеп бетеп бара. Безгә килгән сорауларның күпчелеге, чыннан да, җир участокларын рөхсәтсез файдалану проблемасына кагыла. Аларны хәл иткәндә иң тәүдә күршеләргә мөрәҗәгать итеп карарга һәм җир кишәрлекләренең гомум чиге урнашу һәм үз белдегегез белән биләгән җир кишәрлеген судка мөрәҗәгать итмичә ирекле рәвештә азат итү турында килешүгә ирешергә тырышып карарга киңәш итәр идем. Әгәр килешүгә килә алмасагыз, милек хокукларын бозуга китергән җир кишәрлеген яисә аның өлешен биләү факты турында мәгълүмат күрсәтеп, “Росреестр”га яисә муниципаль җир контроле органына мөрәҗәгать җибәрергә мөмкин. Шулай ук, электрон рәвештә “Росреестр” сайтындагы шәхси кабинет аша, яки алдан язылып, безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
– Сезгә мөрәҗәгать иткәндә нинди документлар кирәк?
– Әлбәттә, тәүдә мөрәҗәгать материалларын өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә мөрәҗәгатькә җир кишәрлеген биләүне раслаучы белешмәләр (фотосурәтләр, кадастр инженеры башкарган үлчәүләр нәтиҗәләре яисә башка документлар) кирәк булачак. Гариза нигезендә җирләрдән файдалану һәм аларны саклау буенча дәүләт инспекторлары материалларга анализ ясый һәм контроль (күзәтчелек) чаралары үткәрә. Хокук бозу очрагы ачыкланса, алар аны бетерү турында күрсәтмә бирәчәкләр.
– Күрше бу хәлне ни арада хәл итәргә тиеш? Ягъни вакыт чикләре бармы?
– Күрсәтмә 6 айга бирелә. Бу вакыт тәмамланганнан соң, инспекторлар җир кишәрлеген үз белдеге белән биләүнең бетерелгәнме-юкмы икәнен тикшерә. Әгәр хокук бозучы бернинди чаралар күрмәсә, тагын бер күрсәтмә биреләчәк һәм административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк.
Шуны онытмасыннар иде: җир кишәрлеген үз белдеге белән биләгән өчен штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган. Гражданнар өчен ул җир кишәрлегенең биләгән өлешенең кадастр бәясеннән 1 проценттан 1,5 процентка кадәр, әмма 5 мең сумнан да ким булмаган күләмдә исәпләнә. Әгәр участокның кадастр бәясе билгеләнмәгән булса, штраф күләме 5-10 мең сум тәшкил итәчәк.
– Әгәр мәсьәләне административ тәртиптә хәл итеп булмаса, нишләргә?
– Җирдән файдалану һәм аларны саклау буенча дәүләт инспекторларының үз белдеге белән биләнгән җир кишәрлекләрен мәҗбүри азат итү турында дәгъва гаризалары белән судка мөрәҗәгать итү вәкаләтләре юк. Шуңа күрә хокук иясе үз хокукларын яклау һәм законсыз биләнгән кишәрлекне кире кайтару өчен мөстәкыйль рәвештә судка мөрәҗәгать итә ала.
– Күршегә шикаять җибәргәнче нәрсәләрне ачыкларга кирәк?
– Тәүдә сезнең һәм күрше җир кишәрлекләренең чикләре билгеләнгәнме, аларның чикләренә хас нокталарның координатлары билгеләнгәнме икәнен ачыкларга кирәк. Моның өчен “Росреестр”ның ачык кадастр картасына керегез, ул “Национальная система пространственных данных” (НСПД) платформасында урнаштырылган. Адрес яисә кадастр номеры буенча үзегезнең һәм күрше участокларын табыгыз. Әгәр участок янында “чикләр координатларыннан башка” дигән язу булса, димәк, аның буенча кадастр эшләре башкарылмаган һәм аның чикләре исәпкә алынмаган. Әлеге мәгълүматны, шулай ук, күчемсез милек объекты турында ЕГРНнан өземтәгә заказ биреп алырга мөмкин.
Моннан тыш, үзегезне күршегезнең хокукка каршы гамәлләреннән саклау өчен сез аның чикләрен бозган җир кишәрлегенә хокуклы булырга тиешсез. Сезнең җиргә милек хокукыгыз ЕГРНда теркәлергә тиеш.
– Әгәр участогымның төгәл чикләрен үзем дә белмәсәм, нишләргә соң?
– Үз участогыгызның төгәл чикләрен билгеләү өчен кадастр эшләрен башкарыгыз. Моның өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кадастр инженеры урында үлчәүләр үткәрәчәк, сезнең участок чикләренең борылыш нокталарының координатларын билгеләячәк һәм межа планы төзиячәк. Шуннан соң чикләр күрше участокларның хокук ияләре белән килештерелә. Чикләрне килештерү ачык һәм үтәкүренмәле итеп, күршеләргә хәбәр итеп башкарылырга тиеш. Шулай ук, чикләрне килештерү актына күрше җир кишәрлекләренең барлык хокук ияләре кул куя (кирәк булганда).
Кадастр эшләре тәмамланганнан соң, ЕГРН мәгълүматларына үзгәрешләр кертү өчен “Росреестр”га гариза бирегез.
2025 елның 1 мартыннан ЕГРНда җир кишәрлекләре чикләре турында белешмәләр булу алар белән күпчелек килешүләр өчен мәҗбүригә әйләнде.
– Сорауларга тулы җавапларыгыз өчен рәхмәт. Эшегездә зур уңышлар телибез.
– Рәхмәт.
Гөлия Гәрәева әңгәмәләште.
Шул ук вакытта...
Былтыр “Росреестр”ның Башкортстан буенча идарәсе контроль-күзәтчелек чаралары кысаларында пилотсыз очу аппаратларының (БПЛА) 57 очышын үткәрде, республиканың 8 муниципаль районында гомум мәйданы 3714 гектар булган 1500дән артык җир кишәрлеге тикшерелгән.
Алынган мәгълүматларны анализлау нәтиҗәләре буенча җир законнарын бозуның 900дән артык очрагы ачыкланган, шул исәптән ведомство белгечләре мөстәкыйль төзәтә торган реестр хаталары.
Иң еш хокук бозулар арасында – җир кишәрлекләрен үз белдеге белән биләү, җирне максатка ярашлы файдаланмау.