Исегезгә төшерәбез, глэмпинг-парк төзү башлангычын 2023 елда «Инвестиция сәгате»ндә хупладылар. Республика аңа «Янгантау» геопаркы янындагы җир кишәрлеген арендага биреп ярдәм күрсәтте. Шулай ук инвестор инженерлык инфраструктурасын булдыру чыгымнарын компенсацияли алачак.
Компания җитәкчесе Дмитрий Масков туробъект территориясендә 10 торак модуль, панорама рестораны, персонал өчен тулай торак төзелүе турында сөйләде. Киләчәктә биредә кунакларны кабул итү мөмкинлекләрен арттырырга, шулай ук кинотеатр, офис корпуслары һәм мунча комплексы төзергә планлаштыралар.
Инвестпроектны гамәлгә ашыруга 292 миллион сумга якын акча юнәлтелгән. Төзүчеләр инженерлык челтәрләрен тоташтыруга әзерлек алып бара.
- Салават районы - барыннан да элек, уникаль табигать, матур урыннар. Һәм бирегә туристлар агымы елдан-ел арта. Шуңа күрә безнең бурыч - биредә ял итү өчен инфраструктураны үстерү, - диде Радий Хәбиров.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: glavarb.ru