-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
6 февраль , 10:25

“Тормыш юлы матур тарих булды...”

Гомере фидакарь хезмәттә үткән Марат Кирәевны якыннары һәрвакыт юксынып искә ала.

“Тормыш юлы матур тарих булды...”
“Тормыш юлы матур тарих булды...”
“Кеше китә – эзе кала”, ди халык. 1939 елның 6 октябрендә Чакмагыш районының Аблай авылында туып, балачагы Чишмә районының Сафар авылында узган Марат Кирәев күпләргә үрнәк булырлык, шул ук вакытта катлаулы тормыш юлы үткән. Агымдагы елның тәүге көнендә ул, күпләрне кара кайгыга салып, Уфа районының Зубово авылында яшәп, 87нче яшендә вафат булды, Сафар авылы зиратына җирләнде. Якыннары аны һәрвакыт юксынып искә ала...

Бик яшьли ятим калган Марат, Сафар урта мәктәбен тәмамлагач, Уфада училищеда белем ала, Германиядә хәрби хезмәттә була. Арытаба Пермь авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, юллама буенча Баймак районына эшкә җибәрелә, “Ирәндек” совхозына баш икътисадчы итеп тәгаенләнә. Яшь белгеч дәртләнеп эшкә тотына, хуҗалыкның барлык тармакларын да табышлы итү өчен бөтен көчен, белемен сала. Хезмәтне оештыруның яңа формаларын үзләштерүгә ирешә, югары нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелгән түләү системасын кертә.
Арытаба “Ирәндек”, “Баймак” совхозларына җитәкчелек итә. Тәҗрибәле директор аеруча “Баймак” совхозында күп хезмәт сала. Аның тырышлыгы һәм хәстәрлеге белән Акморын авылында орлыкчылык комплексы, мәдәният йорты төзелә, авылны төзекләндерү буенча күп эш башкарыла. Хуҗалыкның башка авылларында да байтак социаль-мәдәни объектлар калкып чыга. Тора-бара “Баймак” совхозы төбәктә генә түгел, республикада алдынгы тәҗрибә үзәгенә әверелә.
1984 елда әлеге совхозда Урал аръягы шәһәр-район Советлары хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәләре үткәрелә. Ә ике елдан Акморынга партия комитетларының беренче секретарьлары, башкарма комитет рәисләре, авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары республика киңәшмәсенә җыела. Анда авыл хуҗалыгын үстерү, төзелеш эшләрен активлаштыру мәсьәләләре карала. Югары дәрәҗәдәге бу җитди сөйләшүне партия өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакиров алып бара.
Кыскасы, Баймак районында 22 ел яшәү һәм эшләү дәверендә Марат Кирәев бу төбәкне туган ягы кебек якын күрә, биредә үзен булдыклы һәм хәстәрлекле җитәкче итеп таныта. Район тормышының уртасында кайный, аның казанышларына сөенеп, проблемалары өчен көенеп, киләчәге өчен армый-талмый, җан атып яши. Баймак районының арытаба үсешенә зур өлеш керткән, күпләрнең остазы, киңәшчесе булган Марат Сөләйман улы олысына да, кечесенә дә тирән акыл, зыялылык, кешелеклелек үрнәге була.
Арытаба ул Уфаның “Агропромхимия” оешмасында идарәче була. Күпьеллык намуслы, фидакарь хезмәте өчен ул “Почет билгесе” ордены, “Хезмәт ветераны” медале, бихисап Мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнә.
Көчле рухлы, тормышка җитди карашлы Марат Сөләйман улы эшендә булдыклы җитәкче булса, гаиләсендә хәстәрлекле ир, үрнәкле әти, яраткан картәти була. Студент елларында ук ул сыйныфташы, Чишмә районының Яшикәй авылы гүзәле Тәлигага өйләнә һәм 61 ел күпләргә үрнәк булырлык соклангыч гомер кичерәләр. Тату гаиләдә балалары Лилия, Эльвира, Радик дөньяга килә, өчесенә дә югары белем алырга ярдәм итәләр, зур тормыш юлына чыгаралар. Хәзерге вакытта алар һәркайсы югары вазыйфалар башкара, Радик – техник фәннәр кандидаты. Үкенечкә каршы, өлкән кызлары Лилия биш ел элек яшьли гүр иясе була.
Ачык йөзле, шат күңелле Тәлига Хөснуриял кызы – иҗади күңелле шәхес, берничә китап авторы, “Кызыл таң” гәзитенең тугры дусты. Ул башта Уфаның “Мир” фабрикасында мастер булып эшли. Аннары Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлап, байтак еллар Баймак районының – Төрекмән, Акморын, Уфа районының Чесноковка авыллары мәктәпләрендә укучыларга математика серләрен өйрәтә, “Башкортстанның халык мәгарифе алдынгысы” исеменә лаек була.
– 2026 елны бергә каршыладык, ә таңда Маратым якты дөньяны ташлап китте. Аның кинәт үлеме аяз көнне яшен суккандай булды. 61 ел бергә яшәлгән гомеребез алты көн кебек тә булмады, – ди Тәлига апа, күз яшьләре белән. – Изге күңелле, олы йөрәкле, зур хөрмәткә лаек Маратым “Җитәкче”, “Гаилә башлыгы”, “Әти” исемнәрен зур горурлык белән йөртте, намусына тап төшермәде, “Тәлигам”, “балаларым”, “оныкларым”, “туруннарым” дип өзелеп торды, тормыш юлы матур тарих булды. Соңгы сулышына кадәр һәркем алдында абруй казанды, һәркемне ихтирам итте, фикерен тыңлый белде. Аның якты образы хәтеребездән мәңге җуелмас. Аңа хас булган күркәм сыйфатларны санап бетерү мөмкин түгел. Өч балабызны да кечкенәдән тырыш, кечелекле, гадел, кешелекле, максатка омтылучан булырга, беркайчан да иренмәскә, тормышта һәрнәрсәгә үз көчләре белән ирешергә өйрәттек. Маратымның урыны оҗмахта, тар кабере нурлы һәм киң булсын! Аның исеме мәңге йөрәктә!
Иманым камил, “Бүгенге эшне иртәгә калдырма”, “Үз җиреңнең игелекле кешесе бул!”, “Намусыңа тап төшермә!” дигән гыйбарәләрне тормыш девизы итеп алган Марат Кирәевның изгелекләре, якты йөзе хатыны, балалары, оныклары, якыннары, якташлары, элекке хезмәттәшләре йөрәгендә мәңге яшәячәк!

Керсез намус белән яшәгәнгә
Бик бәхетле була тормышлар.
Дан-хөрмәткә лаек була ала
Бары синдәй уңган, тырышлар.

Сине кайтарулар мөмкин түгел,
Безнең язмыш Ходай кулында.
Авыр туфракларың җиңел булсын,
Син һәрвакыт халык күң(е)лендә.

Юксыналар сине, сагыналар,
Ерактыр шул безнең аралар.
Фәрештәләр юлдаш булсын сиңа,
Ирешсеннәр хәер-догалар!

Әхнәф ӘМИНЕВ.
Уфа районы.
Фото Кирәевларның гаилә архивыннан.

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас