-7 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
8 февраль , 12:04

Якутиядән безгә мамонт килде!

Менә ичмасам казык теш...

Якутиядән безгә мамонт килде!
Якутиядән безгә мамонт килде!

"Шүлгәнташ" музеена гигант мамонтның казык тешләрен алып килгәннәр.

Аларны Якутиянең мәңгелек бозлыкларында тапканнар һәм хәзер алар берничә ел буена Башкортстанда күргәзмәгә куелачак.

Тешләрнең масштаблары белән таң калдыра:
- уңы - 3,9 метрга якын,
- сул яктагысы - 3,7 метр,
- гомум авырлыгы - 160 килограммнан артык.

Кызыклы деталь: уң тешендә үзенчәлекле җәрәхәтләр күренә. Галимнәр фаразлавынча, мамонт нәкъ менә аның белән актив файдаланган — ташларны яки бүрәнәләрне әйләндергән. Сулагай булмаган, хайванкай...

Музей-тыюлык директоры Фәүзил Маликов билгеләп үткәнчә, мондый экспонатлар бик сирәк була.

Фото: "Моя Уфа"

 

Якутиядән безгә мамонт килде!
Якутиядән безгә мамонт килде!
Якутиядән безгә мамонт килде!
Автор: Резида Валитова
Читайте нас