+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
11 февраль , 11:29

Милли көйләр тынмасын!

Бүген Нефтекама филармониясе солисты, Башкортстан Республикасының халык артисты Раян Алтыншин үзенең 50 яшьлек юбилеен билгели.

Милли көйләр тынмасын!
Милли көйләр тынмасын!

Халык җырларын, милли көйләрне саклап, тамашачыга җиткерүче, " Кызыл таң" гәзите үткәргән чараларда даими катнашучы талант иясенә яңадан-яңа уңышлар телисе килә.

Раян Мырзабай улы юбилеена бүләкләр кабул итеп кенә утырмый, ә үзе яраткан тамашачысына "Җырлап яшәү - үзе бер гомер" дип исемләнгән концерт программасын бүләк итә.

Җырчының иҗат һәм гомер юлы турында тулырак мәкаләне " Кызыл тан"ның алдагы санында укырсыз.

"Кызыл таң"чылардан - иң изге теләкләр һәм зур ихтирам Сезгә!

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас