– 2026 елны Башкортстан Республикасында "Зур һәм тату гаилә елы" дип игълан итү - гаилә кыйммәтләрен ныгыту, җәмгыятьне гармонияле үстерүгә шартлар тудыру өчен тагын бер мөмкинлек. Тематик елның төп максаты - гаиләнең, зур һәм тату, күпбалалы һәм күпбуынлы гаиләләрнең абруен күтәрү, аларның образын яңарту, – дип сөйләде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова.
"Зур һәм тату гаилә елы" республиканың ике дәүләт телендә язылган текст өлеше логотип композициясе белән тыгыз бәйләнгән һәм визуаль образның эчтәлекле дәвамы булып хезмәт итә.
Министр билгеләп үтүенчә, күп буынлылык гаилә традицияләренең һәм кыйммәтләренең дәвамчанлыгын тәэмин итә. Брендбукның бурычы - күпмилләтле Башкортстаныбызның традицион гаилә кыйммәтләрен визуальләштерү генә түгел, эмоциональ яктан тапшыру.
Фото: "Башинформ"