+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
24 февраль , 10:29

Тәтешле китапханәсе күз явын алып тора!

Ул “Гаилә” гомумдәүләт проекты ярдәмендә җиһазландырылды

Тәтешле китапханәсе күз явын алып тора!
Тәтешле китапханәсе күз явын алып тора!
Тәтешле районының модельле муниципаль китапханәсе танымаслык булып үзгәрде. Ул чын-чыннан “киләчәк буын китапханәсе”нә һәм районның мәдәният учагына әверелде. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән тормышка ашырылучы “Гаилә” гомумдәүләт проектын гамәлгә кую нәтиҗәсе буларак, Русиянең 36 төбәгендә 50 яңа китапханә сафка баскан. Тәтешле китапханәсе – шуларның берсе.

Китапханә директоры Гөл­шат ВАФИНА: “Район хакимияте мәдәниятне үстерүгә зур көч сала, китапханәбезгә һәрчак игътибарлы. “Гаилә” гомум­дәү­ләт проектының “Гаилә кыйм­мәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы” программасы кысаларында китапханәбезгә 15 миллион сум субсидия бирелде. Бу акчага бинаны яхшы итеп җиһазландырырга ирештек. Ә аңа кадәр Башкортстан Респуб­ликасының социаль максатлы программалар фонды аша “Башнефть” оешмасы ярдәме белән китапханәгә реконструкция ясалды. Хәзер биредә көн дә нинди дә булса, хәтта берничә чара оештырыла. Яңарак күренекле шагыйрь-мәгърифәтче Гали Чокрыйның тууына 200 ел тулуга багышланган респуб­ликакүләм әдәби-мәдәни чаралар үтте”.
Үзгәрешләр китапханәнең тышыннан ук күзгә ташлана. Бина алдында Башкортстанның халык шагыйре, иҗаты бүген дә үтә популяр Әнгам Атнабаевның скульптурасы куелган.
Бүлмәләр җылы һәм якты, ремонт өчен заманча матур төсләр сайланган. Һәркайсына нинди дә булса тематик юнәлеш буенча өр-яңа җиһазлар, китаплар урнаштырылган. Конференцияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрү өчен аерым заллар булдырылган. Бер бүлмәдә компьютерлар – теләгән һәркем бирегә килеп, Интернетка керә, эшли ала. Балаларның һәм кунакларның иң яратканы – “Олимпус“ кызыклы фәннәр музее. Биредә үзеңне профессор Доуэль итеп хис итәргә, махсус савытны ышкып, электр фонтаны бие­тергә, келәшчәләр ярдә­мендә ботинка бавын бәйләргә һәм башка экспериментлар ясарга мөм­кин. Укый-укый арыбрак китсәң, ял бүлмәсендә релакс кәнәфиләр көтә. Бер диварда Башкортстан Язучылар берлеге әгъзаларының фотолары әдәби картада чагылдырылган. Вакытлы матбугат басмалары күпләп алдырыла. Хәтта ки тере поч­мак булдыру өстендә эш­лиләр. Кыскасы, укы гына – тәтешлелеләр өчен барлык шартлар тудырылган.
Китапханә мөдире Гөл­шат Вафинаның хезмәт стажы 32 ел тәшкил итә. Коллектив тырыш һәм тату, һәркем тырышып эшли, ди ул. Проблемаларга кил­гәндә, ул якташ шагыйрь Әнгам Атна­баевның китап­­лары җитешмәвен, булганнары шактый искерүен билгеләде. Аның күптомлыклары чыгып, шигырьләре генә түгел, драма әсәрләре дә дөнья күрсә, әдәбият сөючеләр һәм мәдәният хезмәт­кәрләре өчен файдалы булыр иде, дигән теләк белдерде.
Яшь язучы Дилбәр Исраева­ның “Сөю шулдыр” китабының исем туе Тәтешле районының яңа буын китапханәсендә үтүе дә символик мәгънәгә ия. Китап презентациясе программасын китап­ханәче Зинира Шәрәфиева төзе­гән һәм оста итеп алып барды.
Дилбәр Илдар кызы тормыш иптәше Илнур белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. “Гаилә” гомумдәүләт проектының “Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы” программасы, гүя, нәкъ менә шундый уңган-бул­ган, иҗади рухлы гаиләләргә таяныч буларак уйланылган да.

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас