+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
3 март , 11:06

Торак төзү 4 миллион квадрат метрга җитәчәк

Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары белән атналык киңәшмәдә узган елда торак төзелеше нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар. Чара Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узды.

Торак төзү 4 миллион квадрат метрга җитәчәк
Торак төзү 4 миллион квадрат метрга җитәчәк

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, узган елда республикада 3 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Күпфатирлы йортлар өлешендә уңай динамика теркәлгән - үсеш 2,8%.

Гомумән алганда, торакны файдалануга тапшыру буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында 7нче һәм Идел буе федераль округында икенче урынны били. Узган елда 140 миллиард сумлык 36,4 мең ипотека кредиты бирелгән. Быел 3,3 миллион квадрат метр файдалануга тапшыру планлаштырылган.

- Төзелеш темпларын саклап калу өчен 7,5 миллион квадрат метрлык шәһәр төзелеше потенциалы булган мәйданчыклар формалаштырылды. Быел Караидел аръягындагы территориядә инженерлык челтәрләре төзүгә керешәбез. Бу киләчәктә 12 миллион квадрат метрдан артык торакны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас