Агымдагы елның 26-28 февралендә Рязань өлкәсенең Касимов шәһәрендә «Туристик шәһәрләр» III Бөтенрусия премиясе финалы узды.
Конкурс нигезендә сайлап алуда Русиянең 70 төбәгеннән 387 проект катнашты, йомгаклау этабына 102 муниципаль берәмлектән 195 башлангыч кертелде. Финал йомгаклары буенча Башкортстан башкаласы «Туристик сувенир продукциясе шәһәре» категориясендә Гран-прига лаек булды, шулай ук бер миллионнан артык халкы булган шәһәрләр арасында «Креатив туризм шәһәре» һәм «MICE-туризм шәһәре» номинацияләрендә беренче урыннарны яулады.
Моннан тыш, Уфа «Фәнни-популяр туризм шәһәре» номинациясендә җиңүче дип танылды, бу төбәктә фәнни эшчәнлекне популярлаштыру юнәлешендә гамәлгә ашырылучы алымнарның нәтиҗәлелеген раслый.