“Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән Яз һәм мәхәббәт бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! – диде Башкортстан Башлыгы. – Бу бәйрәмгә безнең барыбыз да аерым, дулкынландыргыч мөнәсәбәттә. Бу көнне ихлас күңелдән иң мөһим сүзләрне әйтергә кирәк.
Бүген ир-егетләр кадерле хатын-кызларыбызга – әниләр, хатыннар, кызлар, сеңелләр, хезмәттәшләргә сезнең никадәр кадерле булуыгызны әйтергә ашыга.
Бүгенге заман һәрберебезгә аерым таләпләр куя. Ләкин сез һәркайда өлгерәсез. Сез назлы һәм кайгыртучан әниләр булып каласыз, өйдә уңайлыклар тудырасыз. Шул ук вакытта һөнәрегездә зур уңышларга ирешәсез, уңышлы карьера төзисез. Хатын-кызлар булып калып, сез үзегезнең нәфис иңнәрегездә зур җаваплылык күтәрәсез, ул кайчак һәр ир-атның да көченнән килми.
Кадерле хатын-кызлар! Бүген бу залда – республикабызның иң гүзәл затлары. Башкортстан горурлыгы һәм матурлыгы! Аның интеллекты, мәдәнияте һәм иҗади көче!
Уфадан Гөлшат һәм Салават Имелбаевлар. Алар җиде бала үстерә һәм аларны лаеклы итеп тәрбияли. Бу – көндәлек зур хезмәт, һәр балага ярдәм һәм, ниһаять, зур ата-ана бәхете нәтиҗәсе. Тагын бер үрнәк гаилә – Стәрлебаш районыннан Евгения һәм Ринат Хөсәеновлар. Бүген алар алты бала үстерә һәм түземсезлек белән җиденчесен көтә. Хөрмәтле Евгения! Барыбыз да сезгә көч, сабырлык һәм, иң мөһиме, сәламәт бала тууын телибез. Шулай ук Уфадан Румия Хөснетдинованы сәламләргә шатбыз. Ул күпбалалы ана, ялгызы биш бала тәрбияли, аларга ныклык, мәхәббәт һәм кайгырту үрнәге булып тора.
Профессионализмы бөтенрусия дәрәҗәсендә танылган хатын-кызларга аерым рәхмәт сүзләре. Бу залда – Русиянең иң яхшы эретеп ябыштыручысы Валерия Галәмова. Илнең иң яхшы акушеры Алита Борискова. Русиянең иң яхшы карьера консультанты Эльвира Опульскис."
Тантанада хезмәт алдынгыларын бүләкләү булды. Алар арасында ике республиканың халык артисты Зифа Нагаева да бар. Аңа республиканың мәртәбәле бүләге - "Салават Юлаев" ордены таапшырылды.
Фото: "Башинформ"