+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
10 март , 06:15

Бар Гайнәдә шундый егетләр!

90 яшьлек Кави Хәмидуллин бүгенге тормышына куанып гомер кичерә

Бөек Ватан сугышыннан 80 елдан артык вакыт үтсә дә, аның кайтавазы әле һаман бу коточкыч вакыйгаларны онытырга ирек бирми. Чөнки сугыш афәтләре, югалтулар һәр гаиләгә кагылган, кемдер сугышта әтисен, абыйларын, туганнарын югалткан, сугыштан исән кайтканнары да кулсыз-аяксыз инвалид булып, озак еллар сугыш яраларыннан сызланып яшәде. Тылдагы хатын-кызлар һәм бала-чагаларга да җиңелдән булмаган. Шуларның берсе – Әлшәй районының Гайнәямак авылында яшәүче һәм күптән түгел 90 яшьлек юбилеен билгеләгән Кави Хәмидуллин.

Кави 1936 елның 12 февралендә Хисмәтулла белән Миңлехаят гаиләсендә өченче бала булып аваз сала. Бу сугыш алды елларында авылларда халыкның берләшеп, колхозлар оештырып, күтәренке күңел белән яшәп яткан чоры. Басулар яхшы итеп эшкәртелә башлый, анда мул уңыш җыеп алына. Ачлык елларыннан соң бу вакыйгалар бик зур шатлык була. Гайнәямак авылында яшьләр, комсомоллар Гайнә елгасында электр станциясе төзи. Шулай итеп, авылда дизель эшли, аның белән колхозның яшелчә бакчаларын сугаралар. Гайнә елгасында су тегермәне дә эшли. Кавиның әтисе алтын куллы кеше була, бөтен шушы механизмнарны көйләп эшләтеп йөри. Ул сугышка киткәч, бу эшләрне аның әтисе Хәлиулла үзенең соңгы көннәренә кадәр башкарган.

Шундый матур җәйге көннәрнең берсендә “Сугыш чыккан!” – дигән хәбәр тарала. Бөтен халык колхоз идарәсе тирәсенә җыела. Шушы көнне үк Кавиның әтисенә һәм тагын унлап ир-егеткә сугышка китәргә кәгазь тапшырыла.

– Шулай итеп, безнең әтиләр беренче көнне үк сугышка китте, – дип сүзен дәвам итә Кави абый. – Әтиебез сугышка киткәч, әниебез өч бала белән ялгызы торып калды, ләкин ул бөгелмәде, сыгылып төшмәде. Әтиебезне фронтка озаткач, сеңлебез Гөлнара туды. Азык ягы накыс иде, әмма, нинди генә кыенлыкларга карамастан, әниебез сыерны бетермәде. Бакчада бәрәңге үстерә идек. Иртән әни мичкә чүлмәк белән бәрәңгесен, булган итен сала да басуга эшкә китә. Абыйларыма ияреп, мин дә әнигә ярдәм итә башладым. Биш яшемнән ат җитәкләп, басу тырматырга, ашлык чәчәргә, күбә тарттырырга йөрдем.

Алты яшемнән мине әни мәктәпкә укырга бирде. Ашарга – азык, кияргә кием юк, дип тормадык, авырлыкларга түзәргә тырыштык. Язышырга дәфтәр дә, ручка да юк иде. Иске китапларның хәреф арасына языша торган идек. Картәтиебезнең тегермәндә эшләве дә ярдәм иткәндер инде. Сугыш вакытында бик күп кеше ачлыктан үлде.

Әтиебез сугышта күпме булгандыр, белмибез. Ә, бәлки, беренче айларда ук һәлак булгандыр, чөнки кош телендәй генә булса да бер хәбәр дә килмәде. Күрәсең, бер хат та язып өлгермәгәндер. “Хәбәрсез югалды” дигән кәгазь генә килгән. Әниебез, төннәр буе күз яшьләрен түгеп, башта – әтидән хәбәр, аннары гомере буе үзенең кайтканын көтте.

1945 елның язында “Сугыш беткән” дигән хәбәр килде. Бөтен халык шатланды бу хәбәргә. Без ул көнне мәктәпкә укырга бармадык. Исән кешеләр берәм-берәм сугыштан кайта башлады. Әни белән без күпме генә көтсәк тә, безнең әти кайтмады. Мәктәптә мин җиде сыйныфны тәмамладым да армиягә кадәр колхозда төрле эшләрдә булдым.

Армиядән кайткач, Дәүләкәнгә бер елга механикка укырга җибәрделәр. Гамир абый Гәрәев – ул вакыттагы колхоз рәисе – мине сөт ташу машинасына утыртты. Мондый ышанычны үзем дә акларга, көннән-көн яхшырак эшләргә тырыштым...
Бераздан, яшь егет Гайнәдә иң чибәр кыз Зәйнәпкә үзенең мәхәббәт тулы йөрәген ачып сала һәм ялгышмый. Алар, гаилә корып, 42 ел бергә гомер итә. Берсеннән-берсе матур һәм батыр, имән кебек таза өч малай тәрбияләп үстерәләр. Уллары өчесе дә Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтты. Хәзер уллары үз гаиләләре белән яши, оныклар үстерә.

Гомер тиз үтә. “Газ-52”, “Газ-53”, ягулык ташу машиналарында да эшләргә туры килә аңа. Әйбәт эшләгән өчен ел саен бүләкләр, мактау грамоталары биреп торалар. Яхшы хезмәт күрсәткечләре өчен 1974-76 елларда БАССР Министрлар Советы һәм профсоюзларның Өлкә комитеты карары нигезендә “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесе, 1981 елда – “Хезмәттәге уңышлары өчен”, 1983 елда “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә, 1985 елда “Коммунистик хезмәт алдынгысы” исеменә лаек була. Ул 1998 елда 62 яшендә хаклы ялга китә.

– Колхозда башка машиналарда эшләгән чорда да шоферлар арасында барган ярышта алдынгылыкны бирмәскә тырыштым, – ди Кави абый. – Балаларыбызны үстереп, укытып, башлы-күзле иткәч кенә, кызганычка каршы, хатыным 1998 елда вафат булды. Бик авыр кичердем бу югалтуны. Әмма тормыш дәвам итә, авылда яшәгәч, дөньяны көтәргә кирәк.

Икенчегә өйләндем. Гомер буе, хәлебездән килгәнчә, ишле мал асрадык. Хатыным Зөбәрҗәт апаң белән алты бала үстердек, 12 онык белән шау-гөр киләбез, Аллаһка шөкер! Мин – бу дөньяда бәхетле кеше, янымда – яраткан тормыш юлдашым бар. Хәзер инде кош-корт кына асрыйбыз, бакчада җиләк-җимеш, төрле яшелчә үстерәбез. Балалар, кайтып, ярдәм итеп тора. Дөньялар ялт итеп тора, су, газ үткәрелгән. Күршеләр белән һәрвакыт тату яшәдек һәм бүген дә дуслар булып гомер итәбез. Инде дөньялар тыныч булсын, сугышлар тизрәк безнең җиңү белән тәмамлансын!

90 яшенә карамастан, ул әле дә егетләр кебек, елмаеп-көлеп тора. Аңа карап кына да үзеңә энергия, көч, дәрт аласың. Кави абый белән сөйләшеп утырганда да “Бар бит Гайнәдә шундый егәрле егетләр!” – дип горурланып куйдым.

Фәнүз Шәгалиев.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас