+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
10 март , 10:55

“Яшел калканыбыз сакчыл караш таләп итә”

Табигый хәзинәбезне җирдә генә түгел, космостан да саклыйлар

Русиянең табигый байлыклары арасында урманнар мөһим урын тота. Экологик әһәмиятеннән тыш, “яшел хәзинәбез”нең илнең социаль-икътисади куәтен арттырудагы өлеше дә бәяләп бетергесез. Гомумән, урманнар Русиянең гомум мәйданының 46,1 процентын били, ә дөнья буенча әлеге күрсәткеч 32 процент чамасы тәшкил итә. Шул рәвешле, Русия урман байлыклары буенча дөньяда беренче урында тора, ягъни планетадагы агач запасының 20 проценты чамасы безнең илгә туры килә һәм ул 82 миллиард кубометрдан артып китә.

Илнең урманга бай төбәкләре арасында Башкортстан да бар. Ул республиканың барлык мәйданының 40 проценттан күбрәген, ягъни 6,3 миллион гектарын били. Шуның 5,7 миллион гектары урман фондына карый. Агач материаллары запасы, якынча мәгълүматлар буенча, 750 миллион кубометр­дан арта.

Илнең урман хуҗалыгы сәясәте соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде. Ике меңенче еллардан соң тармакта башланган реформалар, кызганычка каршы, дистәләрчә еллар дәвамында сакланган традицияләрнең юкка чыгуына китергән иде. Урманнарның акланмаган рәвештә шәхси кулларга тапшырылуы дәүләт тарафыннан контрольне киметүгә юл куйды. Әйтергә кирәк, шул чорларда республика урманнарының бер өлешен инвесторлар кулына тапшыру да эзсез үтмәде.

Башкортстанда урман хуҗалыгындагы җитешсезлекләрне ачу һәм аларның җайга салына башлавы республика Башлыгы итеп Радий Хәбиров сайлангач башланды, дип әйтергә кирәк. Радий Фәрит улы тәкъдиме белән 2019 елның 1 мартында “Ресурслар, партнерлык, интеграция” дигән темага республика урманчылары форумы узды. Радий Фәрит улы анда тармакта аерым инвесторларның республика мәнфәгатьләрен санга сукмыйча эшләвенә ризасызлык белдерде, урман байлыгын урлауга чик куюны таләп итте һәм урманнарны тергезү, инвесторлар тарафыннан агач эшкәртү бизнесына җаваплылыкны арттыру бурычын билгеләде.

Әлеге җитди сөйләшүгә 7 ел үтте. Һәм, әйтергә кирәк, Башкортстан Башлыгы шул очрашуда билгеләгән бурычлар, нигездә, үтәлде. Башкортстан, ил төбәкләре арасында беренчеләрдән булып, 2026 ел башына урман фондын космик мониторинг системасына күчерүне төгәлләде. Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, Башкортстандагы 5,7 миллион гектардагы урман мәйданы спутник күзәтүе астына алынды. Әйткәндәй, 2018 елда бу күрсәткеч әлеге мәйданның нибары 6 процентында гына теркәлгән иде. Яңа системага күчү арендаторлар эшчәнлеген контрольдә тотарга һәм урман байлыгына кул сузучыларны тиз арада ачыкларга ярдәм итәчәк.

Башкортстанның урман хуҗалыгы соңгы елларда нинди казанышларга иреште? Тармакта федераль дәрәҗәдәге проектларны тормышка ашыру ничек дәвам итә һәм республика урманчылары алдында быел нинди мөһим бурычлар куелды? Шушы һәм башка сораулар белән без республика Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесенә мөрәҗәгать иттек.

– Марат Искәндәрович, күптән түгел Урман хуҗалыгы министрлыгы узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясады. Башкортстан урманчылары “яшел кал­кан”ыбызны саклау һәм аны тергезү юнәлешендә куелган бурычларны ничек үтәде?

– Соңгы еллардагы эшчәнлегебез, нигездә, “Экологик хәвефсезлек” гомумдәүләт проекты кысаларындагы “Урманнарны саклау” фе­дераль проекты буенча билгелән­гән чаралар белән бәйле. Ул алты төп юнәлештән тора. Шуларның икесен узган елда тормышка ашырдык, икесе быел гамәлгә керәчәк һәм калган икесе 2027-30 еллар чорын күз уңында тота.
Узган елда гомумдәүләт проекты буенча 14,1 мең гектарда урман тергезү эше башкарылды, ягъни киселгән яисә төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә корыган урман үсентеләрен тергезү планы 100 процент дип билгеләнгән булса, без аны 106,3 процентка үтәдек.
Әлбәттә, урманнарны тергезү эшчән­легебезнең мөһим юнәлешләре исәбендә. Шуңа күрә, аңа җитди, таләпчәнрәк карарга тырышабыз. Февраль ахырында узган коллегиядә, мәсәлән, урман тергезүдә максатлы күрсәткечкә ирешмәгән Әмҗә, Белорет, Дуван, Инҗәр, Иглин, Кананикольский һәм Учалы урман хуҗалыкларын тәнкыйтьләргә туры килде. Гомум күрсәткечебез яхшы күренсә дә, урман тергезү буенча эшне тиешле дәрәҗәдә алып бара алмаган арендаторларга җаваплылыкны көчәйтергә генә түгел, ә җитешсезлекләрне беренче ярты ел эчендә төзәтергә кушылды. Әлеге стратегик юнәлеш урманнарны тергезүгә ярдәм итә,төбәктә экологик балансны ныгытуга һәм урман ресурсларын тотрыклы, нәтиҗәле файдалануга булышлык итә. Шуңа күрә әлеге проблемалар буенча катгый булу нәтиҗәсез калмас дип уйлыйм.
Урман тергезү эшчәнлеге комплекслы чараларны үз эченә ала. Агач орлыгы, утырту материаллары хәзерләү дәрәҗәсе мөһим роль уйный. Бу эшне ел дәвамында туктатмаска тырышабыз, хәтта күрше төбәкләргә ярдәм итү мөмкинлеге бар. Форсаттан файдаланып, мин әлеге юнәлештә уңышлы эшләүче Зилаер, Учалы, Нуриман һәм Баймак районнары урманчыларын мактап телгә алыр идем.

Белешмә. Узган елда республика урманчылары 48,5 миллион данә яшь үсенте үстерде, шуның 3,6 миллион данәсе ябык тамыр системасы белән. Шушы максатларда урман хуҗалык­лары карамагында 66 теплица һәм ябык грунттагы 65 урман питомнигы эшли. Алда ябык тамыр системасында елына 1,2 миллион данәгә кадәр яшь үсенте тәрбияләү куәтенә ия булган заманча яңа теплица комплексы төзү бурычы тора.

– Күптән түгел Русия Хөкүмәте башлыгы урынбасары Дмитрий Патрушев рәислегендә узган киңәшмәдә быел ил төбәк­ләрендә урман хуҗа­лыгын­ың янгыннарга каршы әзер­леге турында да зур сөйлә­шү булды. Видеоэлемтә аша узган чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты һәм чыгыш ясады. Радий Фәрит улы билгеләвенчә, урман янгыннары хәвефсезлеге сезонында оператив эш итүне оештыру максатында 7,5 мең кешене берләштергән төркем оештырылган. Алар карамагына 1 меңнән күбрәк техника беркетелгән. Урманчыларның җаваплы чорга әзерлеге турында җентек­ләбрәк таныштырып үтсәгез иде, Марат Искәндәрович.

– Якынча фаразларга караганда, быел яз гадәттән иртәрәк киләчәк. Димәк, язгы ташкынга каршы көрәшү өчен дә, урман янгыннарына юл куймас өчен дә җитди әзерлек таләп ителә. Март башына, башка еллардагы кебек үк, быел да урман янгыннарына каршы көрәшүче төркемнәр әзерлек сызыгына куелды. 351 берәмлек махсус техникабыз бар. Матди-техник база ышанычлы булса да, яңа техника белән тулыландыру, яңартуны дәвам итәбез. “УАЗ” автомобиле базасында 5 урман патруле комплексы, янгын сүндерүчеләр өчен 2 мобиль автобус сатып алдык. Катлаулы шартларда эшләргә сәләтле техника алу, әлбәттә, урманнарны янгыннардан саклауда төп көч булып тора. Нәкъ мобиль булуыбыз һәм ышанычлы техника республика­бызның урман фондына зыянны киметергә булышлык итә.

Белешмә. Узган елда урманнарда янгын хәвефе сезоны, кушып исәпләгәндә, 216 көнгә сузылган. Шушы вакыт эчендә гомум мәйданы 76 гектарда 20 янгын теркәлгән. Урман янгынын сүндерү оперативлыгы билгеләнгән норматив күрсәткечтә 65 процент тәшкил итәргә тиеш булса, күрсәткеч 100 процентка җиткән, ягъни алар теркәлгән беренче тәүлектә сүндерелгән.

– Мәгълүм булуынча, 2018 елдан республиканың урман хуҗалыгы мәйданнары космостан мониторинглана башлады. Алда әйтеп үтелүенчә, әлеге система бу ел башыннан урман биләмәләрен космостан тулысынча күзәтү мөмкинлеге бирә. Ул янгыннарны гына түгел, урманнардагы кырын эшләрне дә ачыкларга, агач хәзерләү­челәрне һавадан күзәтергә дә ярдәм итә. Тәгаен мисаллар белән шул турыда кыскача таныштырсагыз иде.

– Әгәр узган елда янгыннардан зыян күргән мәйдан күләме алдагы еллар күрсәткеченнән 44 (!) тапкыр кимегән икән, билгеле, бу заманча техника турында гына түгел, ә “кызыл әтәч”ләргә каршы кисәтү чараларының яхшы оештырылуын да күрсәтә. Быел урман биләмәләренә өстәмә рәвештә 40 камера урнаштырылачак. Әйткәндәй, узган елда космос мониторингы республикада урман турындагы законнарны бозуның 71 очрагын ачыкларга ярдәм итте. Алар, нигездә, рөхсәтсез урман кисү һәм участокны үзләштерү, агач урлау һәм документларның тәртиптә булмау сәбәбе белән бәйле. Космос мониторингы закон бозуларны ачыкларга һәм аларны җавап­лылыкка тарттырырга гына түгел, кешеләрдә урман ресурсларына сакчыл караш тәр­бияләргә дә ярдәм итә.

Белешмә. Урманнарны видеомониторинг системасы белән тәэмин итү дә яхшы нәтиҗә бирә. Әлеге вакытта “Лесохранитель” мониторингы системасы, мәсәлән, 22 камераны үз эченә ала. Ул 2 миллион гектарны, ягъни республика урман фондының 40 процентын даими контрольдә тоту мөмкинлеге бирә.

– Республиканың яшеллек дөньясын инспектор һәм башка махсус һөнәр ияләре генә түгел, космостан да күзәткәч, закон бозучылар саны кимедеме?

– Узган елда урман биләмәләренә салым хезмәте һәм хокук саклау органнары вәкилләре белән берлектә урман инспекторлары 24 мең тапкырдан артыграк патрульгә чыкты. Оператив-профилактик чаралар үткәрелде. Алар нәтиҗәсендә урман турындагы законнарны бозуның 676 очрагы теркәлде. Ведомствоара чаралар законсыз рәвештә гомум күләме 6 мең кубометр тәшкил иткән 369 рөхсәтсез урман кисү очрагын теркәүне ачыкларга ярдәм итте.
Әлбәттә, 2024 елдагы белән чагыштырганда, күрсәткеч 14 процентка кимрәк. Тиешле рөхсәте булмаган агач кисүчеләр бигрәк тә Бөрҗән, Белорет урман хуҗалыкларында теркәлде. Закон бозучыларның кырын эшләре турындагы мәгълүматлар тиешле органнарга тапшырылды. Аларның барысына да хокукый бәя биреләчәк.
Законны санга сукмаучылар саны кими. Монысы яхшы. Бу уңай күренешне төрле дәрәҗәдәге тикшерү органнары белән нәтиҗәле эшләү күрсәткече дип кабул итәргә кирәк. Әйткәндәй, урманнарны янгыннан гына түгел, тәртип бозучылардан да саклау өчен техник мөмкинлекләр елдан-ел яңара, камилләшә. “Пилотсыз авиация системасы” проекты кысаларында 3 берәмлек очу аппараты да алдык. Яңа җиһазларны быел нәтиҗәлерәк куллана башлаячакбыз.

– Марат Искәндәрович, тармак эшчәнлегендәге икенче мөһим юнәлеш – урманнарны файдалану турында Сезнең бәягезне ишетәсе иде.

– Саннар телендә әйтсәк, узган елда барлыгы 1,6 миллион гектарда 2343 берәмлек белән аренда килешүләре төзелде. Бу гомум урман фондының 28 процентын тәшкил итә. Төп юнәлеш, әлбәттә, агач материалы хәзерләү. Барлыгы 2,5 миллион кубометр, ягъни 2024 елгы дәрәҗәдә агач хәзерләнде. Шул ук вакытта ил күләмендә бу күрсәткечнең якынча исәпләүләр буенча, 10 процентка кадәр кимүе күзәтелә.
Республиканың кече һәм урта малтабарлык субъектлары белән хезмәттәшлек итәбез. Дәүләт һәм муниципаль их­тыяҗ­лар өчен төрле дәрәҗә­дәге аукционнар оешкан төстә үтә. Шул ук вакытта бу юнәлеш­тәге уртак проблемага тукталасым килә. Узган елда, мәсәлән, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен аукционга гомум хәзерләү күләме 1 миллион кубометрдан арткан 951 лот куелган иде. Әмма аның 28 проценты гына башкарылды. Форсаттан файдаланып, республикада әлеге юнәлештә бизнес алып баручы эшкуарларга активрак булырга кирәк, дип әйтер идем. Әлеге юнәлештә Гафури, Кананикольское, Макар, Нуриман һәм башка урман хуҗалыклары эшчәнлеген үрнәк итеп куярга телим. Минемчә, эшкуарларның урман хуҗалыгы бизнесы белән кызыксынмавының төп сәбәбе – аларның бу юнәлештәге эшчәнлек белән хәбәрдар булмавында. Муниципалитетларда аңлату-мәгълүмати эшчәнлек тиешле дәрәҗәдә оештырылмый һәм урыннарда бизнес-шерифлар белән хезмәттәшлек юк икән, чыннан да, урман бизнесы да “караңгы урман”га тиң булачак. Һәм, әлбәттә, мондый хәл республика урманнарын файдаланудан керем алуны арттыруга да тискәре йогынты ясый.

Белешмә. Узган елда урман хуҗалыгыннан файдаланудан барлык дәрәҗәдәге бюджетка 990 миллион сум акча кергән. Быел бу сумманы 1,1 миллиард сумга җиткерү бурычы куела. Федераль проект кысаларында бирелгән акча күләме буенча Башкортстан федераль округта – беренче, Русия буенча икенче урында.

— 2025 ел “Ватанны саклаучылар елы” һәм “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы” буларак билгелән­де. Урман хуҗалыгы министрлыгы әлеге юнәлештә нинди эшләр башкарды?

– Республиканың урман хуҗалыгы һәм аның канаты астында эшләүче оешмалар, шул исәптән, арендаторлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә берничә юнәлештә ярдәм итә. Аның беренчесе, әлбәттә, яугирләребезгә гуманитар ярдәм күрсәтүдә күренә. Хәрби часть командирлары белән килешү аша министрлык линиясе буенча гына да 3,5 мең кубометрдан артыграк урман һәм агач материалы озаттык.
Урыннарда Туган илебез азатлыгы өчен кулына корал алган ватандашларыбызның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирәбез. Махсус хәрби операция башланганнан алып, 17 меңнән артык гаиләгә гомум күләме 182 мең кубометрдан күбрәк утын хәзерләп тапшырдык. Бу юнәлештәге эшчәнлек ел дәвамында бара. Әйтергә кирәк, яугирләр һәм аларның гаиләләре ихтыяҗы һәрвакыт контрольдә тора. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында билгеләгәнчә, бу елда да төп бурычыбыз “Барысы да Җиңү өчен!” дигән девиз белән бәйле.

– Марат Искәндәрович, республика урманчылары алдында быел нинди бурычлар тора?

– Сезнең белән әңгәмәне йомгаклап, шуны ассызыкларга телим: аның иң беренчесе, әлбәттә, табигый байлыгыбызны сакчыл һәм нәтиҗәле файдалануны тәэмин иткән чаралар белән бәйле. Яшел хәзинәбез республика икътисадын үстерүгә, халык ихтыяҗын канәгатьләндерүгә хезмәт итәргә тиеш. Моңа кадәр булган таләпләр дә үзгәрешсез – инвесторлар һәм арендаторлар белән эшчәнлек нәтиҗәлерәк оештырылырга тиеш. Без быелдан питомникларны тергезүгә, яңа сортлар һәм үсентеләрне күпләп хәзерләүгә игътибарны арттыру бурычын куйдык.

Белешмә. Узган елда “Хәтер бакчасы” проекты кысаларында Башкортстанда гомум мәйданы 470 гектарда 1,8 миллион төп агач һәм үсенте утыртылды. Әлеге чарада катнашкан башкортстанлылар саны 157 меңнән артты.

“Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында тармак хезмәткәрләре алдында амбициоз бурычлар куела. Алда әйтеп үтүемчә, ябык тамыр системасы шартларында елына 1,2 миллион данәгә кадәр яшь үсенте үстерү куәтле заманча теплица комплексын төзү, гомумән, яшеллек мохитенә яңа сулыш бирәчәк. Шулай ук, кимендә 13 мең гектарда урманнарны тергезү буенча билгеләнгән чаралар кысаларында колачлы эшләр планлаштырыла.

Тиздән, 18 мартта, ил күләмендә “Хәтер бакчасы” акциясенә старт биреләчәк. Узган елда әлеге чарада актив катнашып, Башкортстан ил күләмендә яхшы бәя алган иде. Быел да шәһәр һәм район биләмәләрендә, һәр елдагыча, бай программа әзерләнә. Шунысы аеруча куанычлы: республикабызның яшел байлыгы сагында урманчыларның яисә күзәтчелек органнары вәкилләренең генә түгел, гүзәл төбәгебездә яшәүчеләрнең елдан-ел күбрәк катнашуы күзәтелә.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.

Читайте нас