+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
17 март , 09:31

Ял итеп тә акча эшләп була икән!

Күңел ачуны да үсеш стратегиясенә әверелдерергә мөмкин

glavarb.ru
Фото: glavarb.ru

Элек “ял” төшенчәсе күбрәк күңел ачу, концерт-спектакльләр карау белән бәйле булса, бүген ул бөтенләй башка мәгънә ала. Ял – икътисади ресурс, территориянең бренды, кешеләрне яңа чараларга җәлеп итү, инвестицияләр кертү ысулы. Башкортстан да, бу үзгәрешкә әһәмият биреп, креатив индустрияләрне стратегик үсеш юнәлеше итеп билгеләде.

Федераль дәрәҗәдә креатив икътисад илнең тотрыклы үсеш факторларының берсе итеп танылды. Президент Владимир Путин тарафыннан 2030 елга кадәр ВВП структурасында аның өлешен 6 процентка җиткерү бурычы куелды. Башкортстан да актив рәвештә үз моделендә креатив үсешне төзи башлады.
Башкортстан моделенең төп үзенчәлеге – экосистема. Бу – югары дәрәҗәдә кабул ителгән карарлардан башлап, конкрет мәйданчыкта эшләүче кече эшкуарга кадәр бер чылбырда эшләү дигән сүз. Шушы максатта республикада “Креатив индустрияләр турында” Закон кабул ителде, 8 август Креатив индустрияләр көне итеп билгеләнде. Хәзер Башкортстан Башлыгы каршында Совет төзелде һәм махсус комитет эшли, “Креатив индустрияләр сәгате” форматында үткәрелүче очрашулар иҗатчыларга эшлекле диалог мөмкинлеге бирә, креатив проектлар өчен грантлар гамәлгә куелды. Үткән ел ахырында кабул ителгән Хөкүмәт карары нигезендә проект бәясенең 50 процентына кадәр (әмма 5 миллион сумнан артмый торган) финанс ярдәм алырга мөмкин.

glavarb.ru
Фото: glavarb.ru

“Безнең бурыч – әлеге мөһим өлкәдә үсешнең яңа этабын башлау, эшне конкрет карарлар дәрәҗәсенә күчерү. Без актив иҗат кешеләрен бер командага җыйдык. Идеяләр белән уртаклашачакбыз, проектларны һәм аларга ярдәм чараларын караячакбыз. Бу эшНе шәхсән үзем контрольДӘ ТОТачакмын”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ.

Соңгы елларда Башкортстан шәһәрләрендә эшлекле вакыйгалар саны күзгә күренеп артты. “Купец фестивале вакытында Стәрлетамакның тарихи мәйданы яңадан XIX гасыр рухы белән тулылана, әмма бу юлы заманча форматта – алар хәзер урам театрлары, дизайнерлар, һөнәрчеләр, гастрономия, яшьләр мәйданчыклары. Фестивальләр дә берничә көнлек чара гына түгел, ул – шәһәр икътисады үсеше өчен этәргеч.

Ә Уфаның “Арт-квадрат”ы – иҗади яңарыш символы. Бөредәге “Чирковъ” киңлеге – кече шәһәрдә креатив кластер төзү мөмкинлегенең ачык мисалы. Агыйделдә – мураллар, Салаватта яңартылган яр буе шәһәргә яңа сулыш бирде.

Бу проектларның уртак нәтиҗәсе – кешеләрнең шәһәр белән горурлануы арта, туристлар килә, кече бизнес үсә. Кафе, сувенир кибетләре, экскурсия хезмәтләре – барысы да тәэсирләр икътисадының ачык чагылышы.

Бүген креатив үсеш башкала белән генә чикләнми. Республикада пилот территорияләр билгеләнде, креатив экспедицияләр үткәрелә. Һәр шәһәр үзенең уникальлеген эзли һәм таба.

creastan.ru эшкуар Александр Старков
эшкуар Александр Старков Фото: creastan.ru

Эксперт, “Чирковъ” киңлегенә нигез салучы креатив эшкуар Александр Старков фикеренчә, киләчәктә шәһәрләр креатив эшкуарлар өчен көндәшлек итә башлаячак. Кемдер ташламалы аренда тәкъдим итәчәк, кемдер инфраструктура булдырачак, кемдер административ киртәләрне киметәчәк. Бу – үсешнең табигый процессы.

Бүген базарда иң мөһиме – аутентиклык. Ягъни, кешеләр стандарт форматка түгел, ә тарихы, үз йөзе булган проектка килә. Шуңа күрә креатив индустрияләргә “сторителлинг” төп компетенция буларак керә.

Әгәр фестиваль үзенең тарихын чагылдыра алмый, әгәр киңлек үзенең миссиясен аңлатмый икән – ул көндәшлектә оттырачак. Шуңа күрә бүген ял ул – “яхшы оештырылган чара” гына түгел, ә тирән эчтәлекле мәдәни тәҗрибә.

Башкортстан бүген Русиянең иң яхшы креатив төбәкләре өчлегенә керде. Бу – очраклы нәтиҗә түгел, ә системалы эш нәтиҗәсе. Тәэсирләр икътисады – ул безнең бүгенге чынбарлык һәм Башкортстан бу юлда үз моделен тәкъдим итә.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас