+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
19 март , 06:29

Аналарга Ватан таяна!

Уфада «Хатын-кыз — милләт анасы» проектының 10 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Республиканың иң актив һәм игелекле хатын-кызларын котларга Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры - спорт министры Руслан Хәбибов килде.

Аналарга Ватан таяна!
Аналарга Ватан таяна!

— «Хатын — кыз-милләт анасы» проекты инде 10 ел дәвамында үз үрнәге белән бүгенге хатын-кызның барлык өлкәләрдә: гаиләдә, һөнәрдә, иҗтимагый эшчәнлектә уңышлы була алуын күрсәтүчеләрне берләштерә. Бу чара күптән инде Башкортстанның визит карточкасына әверелде һәм республикадан читтә дә киң популярлык казанды, — дип билгеләде ул.

Тантаналы шартларда Руслан Хәбибов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән «Хатын — кыз-милләт анасы» Бөтенрусия конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләде. Конкурс лауреатлары арасында – танылган галимнәр, җитәкчеләр, спортчылар, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре, СВОда катнашучылар, Русия Геройлары тәрбияләгән әниләр, шулай ук хатын-кыз педагоглар, табиблар, волонтерлар, эшмәкәрләр һәм осталар бар.

Үз гомерен җәмәгать эшенә багышлаган, халкыбызның рухи һәм мәдәни мирасын киләчәк буынга җиткерүгә саллы өлеш керткәне өчен Сибай шәһәреннән Асия Солтановага, Уфадан Лалә Бигешевага "Хезмәт батырлыгы өчен" медале, Миңлеямал Янбулатовага Башкортстан Башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

"Милләт анасы”, “Волонтер”, “Мәдәният”, “Медицина хезмәткәре”, “Педагог”, “Бизнес-леди”, “Оста”, “Ағинәй” номинацияләрендә җиңүчеләр дә ачыкланды.

Лауреатлар дипломнар, медаль һәм кубоклардан тыш, 1812 елгы Ватан сугышыннан соң башкорт хатын-кызлары милли киеменең элементына әверелгән “француз яулыгы” белән бүләкләнделәр.

“Хатын-кыз – милләт анасы” конкурсы кысаларында “Әни сүзе” китабын тәкъдир итү булды. Махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булганнарның әниләре һәм тол хатыннары язган уникаль шигырьләр җыентыгын төзү – “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының республика филиалы һәм “Бәхет территориясе” фондының казанышы. Бу җыентык – һәлак булган сугышчыларның батырлыгына хөрмәт күрсәтү һәм йөрәк ярасы белән яшәвен дәвам итүчеләрнең хәсрәтен уртаклашу. Китапка Башкортстан халыклары телләрендәге әсәрләр кертелгән.

Конкурста катнашкан гүзәл затларны "Русия халыклары ассамблеясы"нең генеральный директоры урынбасары Ирина Бабакова белән Бөтенрусия "Русия халыклары ассамблеясы" иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлекчәсе җитәкчесе һәм "Ватанны саклаучылар" махсус хәрби операциясендә катнашучыларга булышу дәүләт фондының төбәк филиалы җитәкчесе, Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе, "Бөтенрусия "Хатын-кыз – милләт анасы" конкурсының авторы Гөлнур Колсарина тәбрикләнде һәм СВОда катнашып, Русия Герое исемен алган яугирләрнең аналарына Рабыйга Кушаева исемендәге "Хатын-кыз - милләт анасы" медален тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, конкурс Башкортстан Мәдәният министрлыгы һәм «Русия халыклары Ассамблеясе» гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасы ярдәмендә Башкортстан «Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте» төбәк оешмасы башлангычы белән үткәрелә.
Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас