+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
23 март , 11:41

Дәрвиш хатыннарга аю килгән

Башкортстан урманнарында җир чокып кереп яшәүчеләр турында язган идек.

Дәрвиш хатыннарга аю килгән
Дәрвиш хатыннарга аю килгән

Былтыр сентябрьдә ике хатын Хәйбулла районында кыяны казып кереп, ике бүлмәле яшәү урыны эшләгән. Аларның сәгатьләре генә бар, ә кесә телефоннары юк. Көн исәбен бер көнгә ялгышып язып алып барганнар.

Orenday басмасы язуынча, 14 мартта Ырыyбурдан бер төркем кешеләр каргизәрләрдә йөргәндә урман эчендә землянкада яшәп яткан шушы ике хатынга юлыга. Землянкада берничә бүлмә, берсе махсус дога кылыр өчен эшләнгән. Эчтә иелеп атлап йөриләр.

Хатыннар мич чыгарган. Утынны да үзләре әзерләгән. Бераз савыт-сабалары бар. Кыя янында гына елга агып ята. Шуннан су алалар, шунда кер юалар. Елга туңгач, бәке уйганнар.

Хатыннарның берсе - Ырыyбур өлкәсеннән, берсе - Краснодар краеннан. Яшьрәгенә - 45 яшьләр тирәсе, икенчесе - өлкәнрәк. Алар, тормышларын Аллага табынуга багышларга була, цивилизациядән кача. Заманча әйберләрдән яшәгән җирләрен яктыртыр өчен кояш панеле һәм сәгатләре генә бар.

"Караңгыга өйрәндек, курыкмыйбыз. Тычканнар да куркытмый Безгә хәтта аю да килде. Кешеләрдән куркырга кирәк", - ди хатыннарның берсе.

Туристлар алар яшәгән урынга барып чыккач, үзләре тукталган урынга барып, хатыннарга азык - аш, ит, бәрәңге алып килгән. Кар эреп, юл салынгач, тагын килергә вәгъдә иткәннәр.

Әмма алар бу ирләрдән үзләренең яшәгән җирен белдермәүне үтенә. Ә 17 мартта коткаручылар аларны таба һәм Ырынбур өлкәсенең Орск шәһәренә алып китә. Ташкын башланса, бу җирләрне су басуы ихтимал икән. Алар бирегә кире әйләнеп кайтырмы, юкмы - билгесез.

Фото: Orenday

Дәрвиш хатыннарга аю килгән
Дәрвиш хатыннарга аю килгән
Дәрвиш хатыннарга аю килгән
Дәрвиш хатыннарга аю килгән
Дәрвиш хатыннарга аю килгән
Дәрвиш хатыннарга аю килгән
Дәрвиш хатыннарга аю килгән
Автор: Резида Валитова
Читайте нас