

Иң актив муниципалитетлар арасында Уфа, Стәрлетамак, Мәләвез, Күмертау һәм Чишмә районы билгеләнде.
Өмәләр вакытында кар тарату, чүп җыю һәм чыгару, юл кырыйларын чистарту, бордюрлар буяу һәм территорияләрне төзекләндерү эшләре башкарылган.
Эшләр алга таба да дәвам итәчәк: атна саен «Чисталык көннәре» үткәрелә. 25 апрельдә республика Бөтенрусия өмәсенә дә кушылачак.
Моннан тыш, 18 апрельдә узган «Яшел Башкортстан» акциясе кысаларында 2 меңнән артык зур агач һәм 84 мең куак утыртылган.
Фото: bashinform.ru