+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Республика
4 Мая , 17:46

«Торатау» - илдәге икенче глобаль геопарк

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесенә «Торатау»ны ЮНЕСКО геопаркларының глобаль челтәренә кертү турында сертификат тапшырдылар. Моңа кадәр тиешле документны республика делегациясенә Парижда Халыкара оешманың Башкарма Советы сессиясендә тапшырганнар иде.

«Торатау» - илдәге икенче глобаль геопарк«Торатау» - илдәге икенче глобаль геопарк
«Торатау» - илдәге икенче глобаль геопарк

Башкортостан – бөтен совет чорыннан соңгы киңлектә ЮНЕСКО глобаль челтәренең берьюлы ике геопаркы – «Янгантау» һәм «Торатау»ны үз эченә алган бердәнбер территория. Шулай ук төбәктә ике «Алтын кадак» – «Усолка» һәм «Дальний Тюлькас» урнашкан. Ә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Шүлгәнташ мәгарәсенең кыяда ясалган рәсеме кертелгән.

Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, халыкара статус уникаль табигый объектларны яклауны көчәйтә.

- Зур, җитди җиңү. Бу эш белән системалы рәвештә шөгыльләнүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәм. Молодцы, - диде Радий Хәбиров. - Дөньякүләм танылу зур әһәмияткә ия, чөнки милли статуска халыкара яклау дәрәҗәсе өстәлә. Бу юнәлештә системалы эшне дәвам итәчәкбез.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас