

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанда яшәүче берничә хатын-кызны югары дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.
«Герой-Ана» исеме белән Анжелика Шуматбаева бүләкләнде. «Башсельхозтехника» оешмасының генеральный директоры урынбасары Лида Ногаманова «II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.
Башкортстанның Милли яшьләр театры артисты Рушанна Бабич һәм Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артисты Динара Каюмова - «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде.
"Юлдаш" радиосының баш мөхәррире Миләүшә Ягафәрова «Русиянең атказанган журналисты» исеменә лаек булды.
Фото: "Кремлин.ру"