

Шәһәр һәм районнарда Бөек Җиңүгә багышланган төрле чаралар үтте. Тәтешле районында да бәйрәм парадыннан тыш, матур чаралар бик күп булды.
Ә авылларда халык ял көннән файдаланып, бакчасында, хуҗалыкта эшли, тирә-якны тәртипкә сала. Тәтешле районының Юрмиязбаш авылында халык күптәнге гадәт буенча зират җыештырырга өмәгә чыкты.
Әти- әни, ата-бабаларның мәңгелек йортын тәртипкә китерү бу авыл кешеләренең матур йоласы. Уртак тырышлык белән уллар, кызлар, кияүләр, киленнәр, оныклар зираттагы яшь агачларны чабып, коры-сарыны җыеп, тәртипкә китерде.
Элемтәне өзмәскә, туганлык җепләрен сакларга, бердәм булырга да ярдәм итә мондый очрашулар.
Фото: Гөлнара Гыйлемханова