

Шәһәрнең Милли-мәдәни үзәге дә бу көнне үз өлешен кертте: алар тамашачыларга "Уртак Җиңү" дип аталган концерт программасы тәкъдим итте.
Халыклар дуслыгына, Зур һәм тату гаилә елына багышланган бу чара Хезмәт аллеясендә бик күп тамашачыларны җыйды. Башкорт, урыс, удмурт, татар, мари мәдәни коллективлары оешып, бергә матур бәйрәм концерты бирде.
Шунда ук "Военторг" кибете, Милли үзәкнең патриотик эшләре буенча җитәкчесе Альберт Харипов оештырган "Буыннар бәйләнеше" дип аталган күргәзмә үтте. Шулай ук биредә музей, китапханә үз тематик мәйданчыкларын тәкъдим итте, рәссамнар һәм оста куллылар аллеясе оештырылды. Тамашачы рәхәтләнеп ял итте. Бәйрәм чаралары Нефтекамада кичкә кадәр дәвам итте.
Фото: Гөлнара Гыйлемханова