+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
9 Июня , 06:02

Чүп таулары тарихта калды!

Башкортстанда каты калдыклар белән эшләүнең заманча системасы булдырылды

Чүп таулары тарихта калды!Чүп таулары тарихта калды!
Чүп таулары тарихта калды!

Республика шәһәрләре һәм авылларында рөхсәтсез чүплекләр, тулып ташкан контейнер мәйданчыклары, вакытында чыгарылмаган калдыклар гадәти күренеш булган вакытлар да бар иде. Бүген вәзгыять тамырдан үзгәрде. Башкортстанда каты коммуналь калдыклар белән эшләүнең заманча системасы булдырылды, эшкәртү инфраструктурасы киңәя, бу өлкәдәге проблемалар нәтиҗәле хәл ителә.

“Җитте, күпме шулай мөмкин?”

Калдыкларны вакытында чыгару мәсьәләсе республика җитәкчелегенең иң җитди контро­лендә. Әйтик, агымдагы елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның “Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык” (САХ) предприятиесе эшен кискен тәнкыйть утына тотты.

– Тәртип урнаштырыгыз, югыйсә, без башка төрле карар кабул итәчәкбез һәм башка оешмалар белән эшләячәкбез, – дип шелтәләде төбәк җитәкчесе.

Республика Башлыгы Уфа кебек зур шәһәрдә, җитәрлек финанс мөмкинлекләре һәм көчле идарә командасы булганда, мондый пробле­маларның саклануын аңлашылмаган хәл дип атады. Шуннан соң төбәк операторына һәр чүп ташучы машина рейсын фотога теркәп бару бурычы куелды, ә предприятие эшчәнлегенә контроль көчәйтелде.

Экология мәсьәләләре республика җитәкче­леге өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Ил Президенты башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Экологик хәвефсезлек” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан соңгы елларда калдыклар белән эшләү өлкәсендә шактый зур нәтиҗәләргә иреште.

Бу эшнең әһәмияте турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров болай диде:
“Республикада шәһәрләр, территорияләр һәм авыллар матур, уңайлы һәм төзек булсын өчен зур эш башкарабыз. Экология буенча килеп чыккан сорауларны һәм проблемаларны вакытында хәл итәргә тырышабыз. Шуңа күрә безнең өчен башка төбәкләр белән тәҗрибә алмашу бик мөһим. Экология – безнең өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. 2020 елдан каты көнкүреш калдыклары белән эшләү буенча инфраструктура төзедек. Чүп-чарны сортларга аеру һәм эшкәртү буенча бихисап эш башкарылды һәм ул дәвам итә”.

Реформаның нәтиҗәләре нинди?
Калдыклар белән эшләүдә төп үзгәрешләрнең берсе – инфраструктураны яңарту. Бүген республика территориясендә дүрт төбәк операторы эшли. Аларның төп бурычы – чүпне вакытында җыю, чыгару һәм эшкәртүгә җибәрү.
Узган елда гына да төбәк операторлары 30дан артык махсус техника сатып алган. Республика буенча көн саен өч йөздән артык чүп ташучы машина маршрутлар буенча чыга. Моннан тыш, контейнер мәйданчыкларын яңарту һәм яңа контейнерлар урнаштыру эше дәвам итә.

Экология өлкәсендәге федераль экспертлар фикеренчә, Башкортстан бу юнәлештә илнең алдынгы төбәкләре исәбендә. Русиянең экология җәмгыяте рәисе Рәшит Исмәгыйлев сүзләренә караганда, бүген республика контейнер мәйданчыклары белән тәэмин ителү дәрәҗәсе буенча илдә иң яхшыларның берсе.

– Бу республика хакимиятенең дә, муниципалитетларның да мәсьәләгә җитди каравын күрсәтә. Кеше йортыннан чыккач, беренче чиратта, контейнер мәйданчыгын күрә. Нәкъ менә шушы күрсәткечләр дәүләт программаларының нәтиҗәлелеген бәяләргә мөмкинлек бирә, – диде ул.

Калдыклар белән эшләүдәге иң зур проблемаларның берсе – рөхсәтсез чүплекләр. Еллар дәвамында алар республика террито­риясендә меңләп җыелган.
“Чүп-чар реформасы” башланганда Башкортстан бу күрсәткеч буенча илдә иң проблемалы төбәкләрнең берсе саналган. Әмма соңгы елларда вәзгыять тамырдан үзгәрде.

2019 елдан башлап республикада 3 меңнән артык рөхсәтсез чүплек юк ителгән. Бу – барлык ачыкланган объектларның 96 проценттан артыгы дигән сүз.
Аеруча шәһәрләр территориясендәге зур чүплекләрне бетерү әһәмиятле булды. Баймак, Сибай, Стәрлетамак, Благовещен, Дәүләкән һәм Күмертау шәһәрләрендә урнашкан законсыз чүплекләр рекультивацияләнде.
Әлбәттә, проблема тулысынча хәл ителде дип әйтеп булмый. Республикада әле дә берничә дистә шундый объект саклана. Әмма бүген алар буенча да проект документлары әзерләнә, федераль программаларда катнашу мөмкинлекләре карала.

Җыюдан – эшкәртүгә
Заманча экология сәясәтенең төп максаты чүпне күмү түгел, ә мөмкин кадәр күбрәк күләмдә эшкәртүгә җибәрү. Шушы максаттан чыгып, республикада яңа объектлар төзелә.
2025 елда Баймак районында каты коммуналь калдыклар полигонының беренче чираты төзелде. Бәләбәй районында исә елына 100 мең тонна калдык эшкәртү мөмкинлегенә ия булган чүп-чарны сортларга аеру комплексы файдалануга тапшырылды. Бу объектларның әһәмияте зур. Алар полигоннарга озатылучы калдыклар күләмен киметергә, икенчел эшкәртүгә чималны аерып алырга һәм бу тармакны үстерергә мөмкинлек бирә.

Бүген республикада меңләгән контейнер мәйданчыгында калдыкларны аерым җыю кертелгән. Шулай ук икенчел эшкәртүгә кабул итү пунктлары челтәре киңәя.
Экологлар фикеренчә, киләчәк нәкъ менә шушы юнәлешкә бәйле. Калдыкларны эшкәртү – экологик мәсьәлә генә түгел, ул шулай ук икътисади ресурс та. Пластик, кәгазь, пыяла һәм текстиль калдыклары яңадан җитештерүгә җибәрелә ала.

Шуңа күрә республикада тукыма калдыкларын эшкәртү буенча да инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла башлады.
Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина фикеренчә, экологик хәвефсезлек өчен һәр кеше җаваплы.

– Дәүләт контейнер мәйданчыклары булдыра, чүп-чарны эшкәртү системасын үстерә, һаваны һәм сулыкларны контрольдә тота. Әмма кеше үзе моңа җаваплы карамаса, бу инфраструктураның нәтиҗәлелеге кими. Кайчак кешеләрнең чүпне аерып җыю өчен куелган контейнерларга бөтен калдыкны бергә ташлавын күрәбез. Шуңа күрә экологик мәдәниятне үстерү дә бик мөһим, – ди ул.
Чыннан да, экология темасы бүген заводлар, полигоннар яки дәүләт программалары белән генә чикләнми. Ул һәр кешенең экологик мәдәниятенә дә бәйле.

Киләчәккә карап
Экология проблемалары бер көндә генә барлыкка килмәгән, шуңа күрә аларны тиз генә хәл итеп тә булмый. Әмма соңгы елларда Башкортстанда башкарылган эшләр республикада калдыклар белән эшләү системасының яңа дәрәҗәгә күтәрелүен күрсәтә.

Контейнер мәйданчыклары арта, махсус техника яңартыла, чүплекләр юк ителә, эшкәртү объектлары төзелә. Иң мөһиме – кешеләрнең экологиягә карата мөнәсәбәте үзгәрә.

Күптән түгел генә чүп таулары белән ассоциацияләнгән урыннарда бүген тәртип урнаша. Ә бу инде республикада экологик иминлеккә таба ясалган чираттагы мөһим адым.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас