Соңгы ике дистә елда авыл биләмәсе хакимияте һәм медпункттан башка барлык социаль учреждениеләр дә (мәктәп, балалар бакчасы, клуб, почта, кибет, һ.б.) ябылган Тузлыкушта байтак вакыт мондый чараның оештырылганы юк иде. Дөрес, клуб булган вакытта төрле истәлекле даталар һәм бәйрәмнәр уңаеннан чаралар даими үтеп торды һәм авыл халкына күңелле ял сәгатьләре бүләк итте. Бүген хаклы ялда булган Ләлә Харисова җитәкчелегендәге авыл биләмәсе хакимияте дә мондый чаралар оештыруны, гомумән, мәдәни эшчәнлекне һәрьяклы дәртләндерергә тырышты. Әмма штат бетерелеп, дистә еллар дәвамында авылның мәдәни йөзен билгеләгән җырчы һәм биюче апа-абыйлар хаклы ялга киткәннән соң, Тузлыкушта ахыр килеп мәдәни тормыш та тәмам сүнеп калды...
Агымдагы елның язында исә озак еллар Тузлыкуштагы мәдәни тормышны әйдәп барган оста оештыручы һәм чараларны әзерләп алып баручы Лена Юлаева авылдагы картларча яшәешкә аз булса да җан өрү максатында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үткәрү башлангычы белән чыкты. Бу очракта “башлангычы белән чыкты” дип язу бик дөрескә үк туры да килеп бетмидер, чөнки бәйрәм башыннан ахырына кадәр диярлек тулысынча аның һәм гаиләсенең, Зөлфирә Әүбәкирова, Рәмзия Сөнәгатуллина, Фәридә һәм Мөнәвир Сөнәгатуллиннар кебек тугры дусларының һәм хезмәттәшләренең көче һәм тырышлыгы белән башкарылып чыкты. Әлбәттә инде, Тузлыкуш авыл биләмәсе хакимияте җитәкчесе вазыйфасын башкаруны яңарак үз кулларына алган Диана Сөнәгатуллина, авылда эшләүче малтабарлар һәм, биредә канат ныгытып, күркәм уңышларга ирешкән билгеле якташлар да бәйрәм оештыру мәшәкатьләреннән читтә калмады, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Бәйрәм чарасында алар Тузлыкуш авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.
30 майда үткән “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме исә Тузлыкуш авыл зиратында әрвахлар рухына багышлап Коръән аятьләре укудан башланды. Бәләбәй шәһәренең Тарихи мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Галиев, Мәтәүбаш һәм Тузлыкуш авыллары мәчетләре имам-хатыйбы Рамил Сөләйманов әлеге изге гамәлне зур ихласлык белән башкардылар. Догалар кабул булсын!
Арытаба бәйрәм чарасы 2011 елда ябылган, аннан соң дистә ел вакыт чамасы авыл клубы һәм туган якны өйрәнү музее урнашкан Тузлыкуш урта мәктәбе бинасында дәвам итте. Әйтергә кирәк, ябык торган бинаны һәм элекке мәктәп яны территориясен кунак кабул итәрлек хәлгә китерү, биредә тәртип урнаштыру, ул гына түгел, бүлмәләрнең берсендә сыйдан сыгылып торган зур табын әзерләү өчен дә инициатив төркемгә гаять зур көч салырга туры килгән. Нәкъ аларның тырышлыгы белән башка вакытта боегып утырган мәктәбебез бинасы безне ерактан ук яңгырап торган җыр-моңнар, кырып чабып алынган үлән өстенә тезелешкән сәүдә палаткалары, һәм, әлбәттә, бәйрәмгә дип махсус кайткан күпсанлы авылдашларның ихлас сәламләүләре, кочаклашулар белән каршы алды. Бәйрәм үткән спорт залын да оештыручылар юып-чистартып, зәвыклы итеп бизәргә тырышкан. Ә тамаша залының иң зур бизәге андагы йөздән артык урынны тутырып килгән, сыймаганнары ишек төбеннән дә урын алган күпсанлы авылдашлар булды! Сагынышкан, бик сагынышкан иде авылдашлар!..
Мәдәни программаны әлеге бәйрәмгә махсус килгән Бәләбәй шәһәренең “Ак калфак” татар ансамбле кызларының моңлы җыры ачты. Арытаба Тузлыкуш авылы һәвәскәрләре сәхнә тотты.
– “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме кысаларындагы әлеге мәдәни программаны без “Соңгы концерт” дип атарга карар иттек. Ни өчен шулай атавыбыз аңлашыла торгандыр. Бүген без авылыбыз тарихында, аның иҗтимагый-мәдәни тормышында якты эз калдырып, бакыйлыкка күчкән хөрмәтле авылдашларыбызны искә алачакбыз, алар репертуарыннан җырлар да башкарачакбыз, рухи мирасына мөрәҗәгать итәчәкбез. Һәрберебез аларны, бакыйлыкка күчкән кадерле кешеләребезне искә алып утырыйк, – диде чараны ачып Лена Юлаева.
Чыннан да чара барышында авылыбыз тормышында якты эз калдырган бик күп кешеләр хакында хәтер яңартылды. Ә инде узган елның шушы чорында бер-бер артлы бакыйлыкка күчкән җырчы сандугач Гөлсинә Зәйнуллина һәм күренекле шагыйрь, абруйлы укытучы Камил Фазлетдинов (Камил Фазлый) шәхесенә һәм иҗади мирасына кичәнең аерым бер өлеше багышланды. Бу көнне гомеренең соңгы көннәренә кадәр Тузлыкуш авылының иҗтимагый-мәдәни тормышында кайнап яшәгән әлеге шәхесләр үзләре дә телгә килде – 2019 елда төшерелгән видеоязма аша авылдашлары каршына басты. Камил Фазлетдиновның тормыш иптәше Рәсимә Нургали кызы, уллары Илдус, Илдар, оныгы Илназ кадерле кешеләре турында якты истәлекләре белән уртаклашты, күренекле шагыйрьнең исемен һәм әдәби мирасын мәңгеләштерү буенча алып барылучы эш турында сөйләде, халыкны татар телле басмаларга язылырга чакырды.
Кичә барышында Камил Фазлый сүзләренә язылган бик күп җырлар да яңгырады. Аларны авыл талантлары һәм күпчелек җырларның авторы, музыка белгече, талантлы композитор, “Русиянең мәдәни элитасы” дәрәҗәле исеменә ия күренекле якташыбыз Зөлфирә Әүбәкирова башкарды. Әйткәндәй, Зөлфирә ханым былтыр бакыйлыкка күчкән җырчы-сандугач Гөлсинә Зәйнуллинаның бертуганы. Ул һәм бертуганы, республикада билгеле дәүләт эшлеклесе һәм идарәче Рөстәм Зәйнуллин Гөлсинә ханым турында якты истәлекләре белән уртаклашты, аның репертуарыннан моңлы җырлар башкарды. Шагыйрә Зәйфә Салихова әлеге ике шәхесне дә бик җылы хатирәләре белән искә алып, каләмдәше Камил Фазлыйга багышлап язган шигырен укыды. Тузлыкушлыларның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга килгән Башкортстан татарлары конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Рәсүл Гәрәев, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдереп, татар авылы кешеләрен “Кызыл таң”, “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитләренә, “Тулпар”, “Әллүки” журналларына язылырга чакырды.
Авылдашлар мондый очрашуга, ихлас аралашуга шулкадәр сусаган иде ки, бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамланганнан соң да таралышырга ашыкмады. “Соңгы концерт” соңгысы булмасын!” Бу теләк соңыннан ачык һавада дәвам иткән ихлас аралашулар барышында да яңгырап торды, үзәк фикер булып үтте.
Юраганнар юш килсен! Тузлыкушның бүгенгечә сүнеп баручы картлар авылы халәтен күреп көенергә түгел, киләчәктә социаль учреждениеләре яңадан ачылып, эшләп, тормыш та, бәйрәмнәр дә гөрләп, яшьлек дәрте ташып торган чагын да күреп сөенергә язсын!
Илдар Фазлетдинов.
Бәләбәй районы.