

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, республикада актив ял, экотуризм һәм табигать кочагындагы сәяхәтләргә кызыксыну елдан-ел арта. 2025 ел нәтиҗәләре буенча туристлар агымы 8,2 процентка үскән һәм әнә шул күрсәткеч белән Башкортстан Идел буе федераль округында өченче урынны биләгән.
– Җәйге сезонда иң популяр юнәлешләрнең берсе – сплав туризмы. Республикабызның табигый мөмкинлекләре бу тармакны тагын да киңрәк үстерергә мөмкинлек бирә. Әмма булган инфраструктураны камилләштерү кирәк, – диде Андрей Назаров.
Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина хәбәр иткәнчә, республикада сплав туризмы өчен зур мөмкинлекләр бар. Туристларның яртысыннан күбрәге Агыйдел һәм Әй елгалары буенча маршрутларны сайлый.
Концепция кысаларында дүрт пилот проект билгеләнгән: Агыйдел, Әй, Йөрүзән һәм Сакмара елгалары буенча маршрутлар. Бу юнәлешләрдә туристик инфраструктураны үстерүгә һәм ял шартларын яхшыртуга юнәлтелгән 25 проект гамәлгә ашырылачак.
Документта хәвефсезлек мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә. Туристлар өчен хәвефсезлек буенча инструктаж үткәрү, маршрут турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр итү, чүп-чарны җыю һәм чыгару, шулай ук сертификатлы инструктор булу мәҗбүри шартлар итеп билгеләнгән.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Андрей Назаров тәкъдим ителгән концепцияне хуплады һәм аны гамәлгә ашыруны республика Эшкуарлык һәм туризм министрлыгына йөкләде.