

Яратып эшли торган һөнәрең булу, һичшиксез, олы бәхет ул. Чөнки бары кирәк булган өчен генә үзен көчләп эшкә йөртүчеләр дә, гомумән, үз урынын тапмый, эшләми яшәгәннәр дә юк түгел бу дөньяда. Һөнәрен яратучылар тирә-яктагыларның соклануына лаек булса, икенчеләре, киресенчә, кызгану хисе уята. Ни дисәң дә, хезмәт куймаган кешегә яшәве бер дә кызык түгелдер ул. Мөгаен, шуңа да гәзит битләрендә әледән-әле хезмәт кешесе турындагы мәкаләләргә түрдән урын бирелә. Анда укытучылар, игенчеләр, табиблар, хокук сакчылары, ветеринарлар, урманчылар һәм бик күп башка һөнәр ияләре турында язмаларга тап булабыз. Ни кызганыч, “итекченең итеге юк, читекченең читеге юк”, дигәндәй, башкалар турында язып та, без, матбугат өлкәсе вәкилләре, үзебезнең хезмәттәшләребез хакында бик сирәк язабыз, гәрчә алар моңа бик лаек булса да. Әлеге гаделсезлекне берникадәр төзәтү нияте белән шушы язмамны башладым.
Типография буявы исе, гәзит битләренең кыштырдавы, иркенләп сулыш алырга мөмкинлек тә бирмәгән чираттагы гәзит санын төгәл вакытына әзерләп өлгерү... “Игенче” район гәзитендә хезмәт салучы Рәзилә Рәсәви кызы Арсланова (Басыйрова) өчен боларның барысы да – көндәлек мәшәкать. Аның хезмәт юлы “гадидән катлаулыга” принцибы буенча үсүнең ачык мисалы. Ул 24 ел элек редакциягә текстлар җыю операторы булып килә, бүген инде – басманың барлык нечкәлекләрен белүче һәм аның үсеш юнәлешен билгеләүче мөхәррир урынбасары.
Рәзилә турында язарга алынуым очраклы түгел, чөнки аны студент елларыннан ук беләм. Беренче очрашканда ул мине берчә гаҗәпләндерде, берчә сокландырды. Сәбәбе – аның район үзәгендә туып-үсеп, шунда мәктәп тәмамлаучы башка яшьтәшләреннән аермалы буларак, саф татар телендә аралашуында, татар теле һәм әдәбиятын яхшы белүендә иде. Монда остазларының олы хезмәте дә, Рәзиләнең үзенең табигый һәм рухи ихтыяҗы да булгандыр, күрәсең. Нәселдән килгән талант та мөһим. Үзе раславынча, бу сәләт әнисе Рәмилә Мирзаһит кызы ягыннан килә. Туу турында таныклыгында Чакмагыш районы дип язылса да, нәкъ әнисенең туган ягы – Татарстанның Мөслим районы Дусай авылында беренче тапкыр дөньяга аваз сала Рәзилә. Бу төбәк аңа гомер бүләк итүче, аның иҗади мөмкинлекләрен үстерүче бишеккә әверелә. Кечкенәдән җәйләрен биредә үткәрә. Әнисенең сеңлесе Җәмилә белән (ул һөнәре буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы) авыл башыннан ук башланган урман-кырларга, челтерәп аккан чишмә буйларына сәяхәт кылып, чиләк-чиләк җиләк-җимеш җыеп, һәр үлән-кылганны, агач-куакны сәламләп, тирә-яктагы матурлык вә хозурлыкны күрергә өйрәнә. Шунлыктандыр, нечкә күңелле, хисле булып үсә.
Мәктәптә укыганда да тел һәм әдәбият фәннәре аңа җиңел бирелә. Бүген дә ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Бикмөхәммәтова белән урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Фидалия Шакированы җылы сүзләр белән искә ала, алдынгы карашлы, заманча дәрес биргәннәре өчен аларга рәхмәтле.
– Мәктәптә гуманитар фәннәрне – татар, урыс һәм немец телләрен яраттым. Мөмкинлегем булган саен китап укырга тырыштым. Бу матур гадәт әнием һәм аның сеңелләре аша бирелгәндер, дип уйлыйм. Әмма югары уку йортына керү турында уйлау да куркыта иде. Шул вакытта әниемнең хезмәттәше, ахирәте Рәзифә Сәхапова ярдәмгә килеп, филфакка юл ярды дияргә дә була. “Телне дә, әдәбиятны да әйбәт беләсең, укырга да керә аласың”, – дип, ул үз-үземә ныграк ышанырга, тәвәккәлрәк булырга өндәде, югары уку йортына керергә этәргеч бирде. Журналистикада тәүге остазларымның берсе ул. Беркайчан да үтенечебезне кире какмый, бүген дә сафта, бүген дә ярдәм итәргә әзер, – дип искә ала һөнәр сайлавы турында Рәзилә.
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, бер дистәгә якын китап авторы, республика күләмендә танылган журналист Рәзифә Сәхапованың сүзен екмый, фатихасын алып, Рәзилә документларын Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлегенә тапшыра һәм студент булып китә.
Язмыш дигәнең безне әнә шул вакытта, моннан 33 ел элек очраштырды. Безгә бергә укырга, студент елларын бергәләп үткәрергә генә түгел, гомерлек ахирәтләр булып калырга да насыйп итте.
Һәр нәрсәгә зур җаваплылык белән карарга өйрәнгән кыз укуда да сынатмый.
Биш ел артта калып, кулга диплом алгач, югары уку йортында укыганда танышкан Аблай авылы егете Фән Арслановка кияүгә чыгарга өлгергән яшь белгеч бер ел Уфа шәһәре мәктәбендә балаларга белем бирә. Алга таба гаиләләрен ямьләп, кызлары Алсу туа. Әмма туган як яшьләрне үзенә тарта. Алар газиз кешеләренә якын булу теләге белән Чакмагыш авылында төпләнәләр.
Тормыш юллары Рәзиләне кайчандыр әнисе хезмәт салган район гәзите коллективына алып килә. Ул вакыттагы баш мөхәррир Марис Назиров аны җыю операторы буларак эшкә кабул итә.
– Эшне башкалар язган мәкаләләрне җыюдан башладым. Мин җыям, Марис абый төзәтмәләр кертә. Шуларны төзәтә-төзәтә, җөмләне төгәлрәк һәм матуррак итеп бирергә, аның төзелешенә игътибар итәргә, сүзнең асылына төшенергә өйрәндем. Бу мәктәптә һәм университетта алган белемнән дә кадерлерәк булды. Мин Марис абыйның чын мәктәбен үттем. Шундый олы шәхес белән бергә эшләвем белән бәхетлемен. Ул иң кадерле остазларымның берсе иде, – дип искә ала ахирәтем.
Бу дәвердә татар телендә генә түгел, башкорт телендә җыярга да өйрәнә. Марис Назыйф улы иҗат иткән шигырьләрне ике телдә җыю да аңа йөкләнә. Шулай башкорт телен дә үзләштерә. Бүген башкорт телендә чыгучы “Сарманай” гәзите өчен материалларны үзе туплый. Мөгаен, телне үзләштерүгә аның матур әдәбиятны даими укуы ярдәм иткәндер. Тиздән баш мөхәррир Фәнис Әмирханов Рәзиләнең иҗади эшләргә һәвәслеген күреп, хәбәрче вазыйфасына билгели.
Рәзилә Рәсәви кызының 28 еллык гомум стажының 24 елы “Игенче”дә үткән. Бу дәвердә ул җыю операторы, бүлек мөдире, журналист-хәбәрче, җаваплы сәркәтип, мөхәррир урынбасары вазыйфаларында эшли. Хезмәт баскычының һәрберсендә җаваплылык, төгәллек, җитезлек һәм матбугат өлкәсендә эшләүчегә иң мөһиме булган тел байлыгы таләп ителә. Бу сыйфатларның һәммәсе дә Рәзиләгә хас. Кечкенә редакция коллективында үзара бер-береңне алыштырырга әзер булырга кирәк дигән хакыйкатьне исәпкә алып, Рәзилә хәтта гәзитне версткаларга да өйрәнә. Башкалар куркып-каушап калганда, катлаулы эшкә әзер торган Рәзилә зур җаваплылык белән һәр нәрсәгә җиңел алына. Төрле чараларга барып, хәбәрче вазыйфаларын башкарырга да өлгерә ул. Күпләр бу кадәр күләмдәге эшне күтәрә дә алмастыр, мөгаен. Ә Рәзилә сабырлыгын җуймый, һәммәсен дә тарта... Бу башкарган эшеңне яратудан, аңа ихлас бирелгәннән килә.
Рәзилә Рәсәви кызы җәмәгать тормышыннан да читтә калмый. Ул район иҗтимагый палатасы, хатын-кызлар советы әгъзасы, берничә тапкыр сайлауларда күзәтүче булды.
Әлбәттә, боларның барысына да үзеңә ярдәм итүче, көч бирүче ышанычлы тылың булса гына ирешергә мөмкин. Рәзиләнең андый алтын баганасы – ире Фән. Студент елларында әдәби китапларны бергә укып, имтиханнарга бергә әзерләнгән хәләле тормышта да ышанычлы ир, әти, картәти. Ял көннәрендә аңа редакциянең “штаттан тыш водителе” дә булырга туры килә. Аларның гаиләсендә үзара аңлашу, бер-береңне хәстәрләү тантана итә. Кызлары Алсу белән кияүләре Илназ өчен дә алар матур үрнәк булып тора. Бүген Рәзилә һәм Фән Арслановлар картәни һәм картәти исемен лаеклы йөртә. Кечкенә Рамир аларның тормышын чагу бизәкләргә күмә.
Рәзилә белән Фәннең күңел матурлыгын, кешелеклелеген, ярдәмчеллеген дә үземә тоярга туры килде. Тормыш иптәшем вафатыннан соң, нәкъ менә алар терәк-таянычым булды...
Остазларының берсе Рәзифә Сәхапова кебек үк, Рәзилә үзе дә мине эшләү өлкәсен алыштырып карауга илһамландырды. Аның ышанычын акларга тырыштым: менә уникенче ел инде район гәзитендә хезмәт салам.
Башкортстан матбугаты көне уңаеннан чирек гасырга якын район гәзитендә хезмәт салучы, алтын юбилеен каршылаучы ахирәтемне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрикләп, алга таба да каләме үткен, зиһене камил, иҗади уңышлар юлдаш булуын телим. Яуланасы үрләрең алда булсын, Рәзилә!
Әлфия КАДЫЙРОВА-АРСЛАНОВА.