+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
17 Июня , 17:26

Башкортстан идеяләр һәм брендлар саны буенча Русиядә лидер булып кала

Башкортстан «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы һәм «Безнекеләрне бел!» үсеп килүче Русия брендлары конкурсы кебек федераль мәйданчыкларда иң актив төбәкләрнең берсе булуын тагын бер кат раслады.

Башкортстан идеяләр һәм брендлар саны буенча Русиядә лидер булып калаБашкортстан идеяләр һәм брендлар саны буенча Русиядә лидер булып кала
Башкортстан идеяләр һәм брендлар саны буенча Русиядә лидер булып кала

Быел форумга илнең 89 төбәгеннән 41 меңнән артык тәкъдим килгән. Шуларның 12 621е Башкортстан халкы тарафыннан юлланган. Бу Русия буенча барлык идеяләрнең 30 проценттан артыгын тәшкил итә һәм республикага субъектлар арасында беренче урынны тәэмин итә.

Башкортстан башка төбәкләрне шактый узып китә. Икенче урында – 7 119 идея белән Саратов өлкәсе, өченче урында – 3 389 тәкъдим белән Мордовия Республикасы.

– Быел республика халкыннан килгән идеяләр саны узган ел күрсәткеченнән инде ике тапкырга диярлек күбрәк. 2025 елда Башкортстаннан 6 722 идея тәкъдим ителгән иде. Бу халыкның югары гражданлык активлыгын һәм төбәк белән ил үсешенә битараф булмавын күрсәтә, – дип билгеләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Республика халкы иң күп тәкъдимнәрне социаль өлкә һәм эшкуарлык юнәлешләре буенча керткән. Моннан тыш, форумда гаиләгә ярдәм, тормыш сыйфаты, санлы технологияләр, ясалма интеллект, кадрлар әзерләү һәм киләчәк икътисады мәсьәләләре дә колачлана.

Иң яхшы идеяләр экспертлар ярдәмен алачак һәм 10-11 августта Түбән Новгородта үтәчәк форум финалында тәкъдим ителәчәк.

Башкортстан «Безнекеләрне бел!» конкурсында да алдынгы урыннарны били. Бүгенге көнгә республикадан 2 502 гариза тапшырылган. Бу Русия буенча барлык гаризаларның 19,5 процентын тәшкил итә.

Бу күрсәткеч буенча да Башкортстан беренче урында. Икенче урынны 2 067 гариза белән Татарстан Республикасы били, өченчедә – 980 гариза белән Түбән Новгород өлкәсе.

Конкурста функциональ азык-төлек һәм фермер продукциясе, сәнәгать технологияләре, санлы чишелешләр, креатив индустрияләр, сәламәтлек һәм көнкүреш өчен товарлар, шулай ук ясалма интеллект белән бәйле перспективалы проектлар аеруча актив тәкъдим ителә.

Оештыручылар гаризалар кабул итү вакытын 25 июньгә кадәр озайтты. Бу эшкуарларга, иҗтимагый оешмаларга һәм технологик командаларга үз проектларын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итү өчен өстәмә мөмкинлек бирә.

Белешмә: «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы Русия Президенты Указы нигезендә үткәрелә. Аның төп максаты – илнең үсешенә һәм дәүләт суверенитетын ныгытуга ярдәм итә торган иң яхшы инициативаларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас