

Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, язгы чор уңышлы узган. Хәзер ут каплаган мәйданнар узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга кимрәк. Иң мөһиме – кешеләр арасында корбаннарга һәм инфраструктурага зыян килүгә юл куелмаган.
Вице-премьер сүзләренчә, Русия Хөкүмәте агымдагы елда урман янгыннарын кисәтү һәм аларга каршы көрәш өчен рекордлы күләмдә – 27 миллиард сумга якын акча бүлгән. Бу чаралар авиация бүлекчәләрен көчәйтүгә, матди-техник базаны ныгытуга, янгынга каршы полосалар булдыруга һәм һавадан патрульләүне киңәйтүгә юнәлтелә.
Киңәшмәдә заманча технологияләрне, шул исәптән пилотсыз очу аппаратларын куллануның мөһимлеге дә ассызыкланды. Янгыннарны вакытында ачыклау нәтиҗәсендә язын чыккан һәр ун янгынның тугызы тәүлек эчендә сүндерелгән.
Башкортстанда быел ел башыннан 197 ландшафт янгыны теркәлгән. Аларның гомум мәйданы 328 гектар тәшкил иткән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда мең гектарга диярлек кимрәк. Шулай ук урман фондында 14 урман янгыны чыккан. Аларның барысы да тәүлек эчендә сүндерелгән. Торак пунктларга һәм икътисад объектларына куркыныч янауга юл куелмаган.
30 апрельдән 12 июньгә кадәр республикада махсус янгынга каршы режим гамәлдә булды. 13 июньнән ул урман фондында кертелде.
Республикада янгын хәлен күзәтү күп дәрәҗәле система ярдәмендә алып барыла. Моның өчен космик мониторинг, авиация һәм җир өсте патрульләре, шулай ук 2 миллион гектар урман мәйданын колачлаган «Лесохранитель» системасының 22 видеокамерасы файдаланыла.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102