+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
19 Июня , 04:39

Максат — беренче бишлеккә керү!

Республика вузлары илнең әйдәп баручы уку йортлары исемлегендә алдынгы урыннарны били

Максат — беренче бишлеккә керү!Максат — беренче бишлеккә керү!
Максат — беренче бишлеккә керү!
Соңгы елларда республикада фәнне үстерүгә игътибар бермә-бер артты. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 2025 елның 3 мартындагы Указы нигезендә Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты оештырылды. Төбәкнең фән һәм мәгариф өлкәсен координацияләү һәм дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча төп бурыч аңа йөкләнгән. Комитет үз эшен Башкортстан Фәннәр академиясе (фәнни һәм эксперт-аналитик өлеше) һәм Евразия фәнни-мәгариф үзәге (фән, мәгариф һәм бизнес интеграциясе) белән тыгыз хезмәттәшлектә оештыра.

2025 елның 1 октябренә респуб­ли­каның 7 әйдәп баручы югары уку йортында 102668 кеше белем алган. Беренче курска кабул итү, 2024 елдагы белән чагыштырганда, 8 процентка арткан. Республикада 10 меңнән артык чит ил студенты белем ала, бу сту­дент­­ларның гомум санының 9 процентын тәшкил итә.
2024 елда Русиянең фәнни-технологик үсеше рейтингында Башкортстан Республикасы, позицияләрен бер пункт­ка яхшыртып, 7нче урынны алды. Дүрт университет — БДМУ, УГНТУ, УУНиТ һәм БДАУ — “Приоритет-2030” программасы җиңүчеләре статусын раслады, бу республикага 1 миллиард сумнан артык акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының гомум суммасы 717 миллион сумнан артык бул­ган грантларын файдалана.

Агымдагы елда уку йортларына кабул итү кампаниясендә дә яңалыклар бар. 2026 елда республикада 16,5 меңнән артык потенциаль абитуриент — 11 сыйныфны тәмамлаучылар исәпләнә. Урта һөнәри белем, югары белем, аспирантура һәм ординатура программаларын исәпкә алып, 2026 елга Башкортстан Республикасы югары уку йортларында бюджет урыннары саны 17424 тәшкил итә, бу үткән елдагы белән чагыштырганда 3,2 процентка күбрәк. Унберенче сыйныф укучыларының кимендә 75 проценты бюджет урыннарына укырга керергә мөмкин.
— Без республикадагы югары уку йортлары филиалларына ярдәм итүне һәм аларны ныгытуны дәвам итәчәкбез, — диде БАШ­КОРТСТАН БАШЛЫГЫ Радий Хәбиров яшь галим­нәр белән очрашуда. — Аерым игътибар башкала вузларына булачак. Без­нең баш­кала ел саен 5-10 мең кешегә арта. Шул исәптән бу кече шәһәр­ләрдән һәм авыллардан укырга килү­че студентлар исәбенә дә. Нәкъ менә монда барлык кирәк­ле шартлар тудырыла. Башкортстан галим­нәре Ру­сия­нең технологик суверенитетын тәэ­мин итү буенча мөһим бурычларны хәл итә.

Радий Хәбиров сүзләренчә, бу эштә аларга төбәктә булдырылган “алдынгы технологияләр, заманча җиһазлар һәм үсешкән фәнни инфраструктура” ярдәм итә. Бу җәһәттән республика Башлыгы Русия Фәннәр академия­се Уфа федераль тикшеренү үзәгенең биохимия һәм генетика институты Мәгариф һәм фән министрлыгы грантлары акчасына гамәлгә ашырган ике эре проектны мисал итеп китерде. Алар “Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Галимнәр мегагрантлар программасы кысаларында генетик тех­но­логия­ләрне кулланып, терлекчелекне үстерү өчен инструментлар эшли. Финанс­лауның гомум күләме биш елга 500 миллион сумнан артык тәшкил итә. Институт шулай ук генетик технология­ләрне үстерүнең Федераль фәнни-техник программасы кысаларында кошчылык өлкәсендә геномнан соңгы технологияләр белән шөгыль­ләнә. Өч елга исәпләнгән грант проектын финанслау күләме 270 миллион сумнан артып китә. Башкортстан Башлыгы әлеге проектларның индустриаль партнеры – “Таврос” компанияләр төркеме булуның мөһимлеген дә ассызыклады. Бу фәнни эшләнмәләрне авыл хуҗалыгы комплексының реаль ихтыяҗлары белән якынайта. Ике башлангычны гамәлгә ашыруга да терлек­челектә Геном һәм постгеном тех­нология­ләре лабораториясендә биология фәннәре кандидаты Олег Гусев җитәкчелек итә. Лаборатория­ләрнең бер өлеше вузара студентлар кам­пусының геном үзәгендә урнашкан.

Башкорт дәүләт медицина университеты галимнәре сәламәтлек саклау өлкәсендә тагын бер мөһим тикшеренү белән шөгыльләнә. Алар йөрәкнең ишемик авыруын диагностикалау өчен Русиянең беренче радиофармацевтик дару препаратын эшли.
2025 елда максатлы укыту күләме 15,5 процентка артты, һәм Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча Башкортстан төбәкләр рейтингында 4нче урынны алды. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балалары өчен урыннарны бүлү махсус квота нигезендә гамәлгә ашырыла, ул кабул итүнең контроль саннарының гомум күләменнән кимендә 10 процент тәшкил итә.
Вузара студентлар кампусында даими нигездә 34 фәнни түгәрәк эшли. 2026 елның гыйнварында гына да кампус мәйданчыкларына 400дән артык кеше килгән. НОЦның 9 фәнни-популяр маршруты эшли, аларда 7 меңнән артык укучы булган.
2025 елда 10 индустриаль лаборатория булдырылды, шуларның 7се вузара кампуста урнашкан. Минскида Беларусь дәүләт информатика һәм радиоэлектроника университеты базасында Евразия фәнни-мәгариф үзәге вәкиллеге ачылды. Башкортстанның фәнни-популяр туризм проекты илдә иң яхшысы дип танылды.

Республика югары уку йортларында белем бирү процессын 4 меңнән артык преподаватель алып бара, аларның 15 проценты — фән докторлары, 57 проценты — фән кандидатлары.
2026 елда “Түбән Новгород — Уфа — Новосибирск” беренче төбәкара фәнни-популяр маршрутын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Төп бурыч — фәнни-технологик үсеш рейтин­гының 5 лидеры арасына керү.
— Сыйфатлы белем алырга теләгәнлектән, Уфа фән һәм технологияләр университетын сайладым. Биредә югары квалификацияле укытучылар эшли, заманча лабораторияләр һәм корылмалар бар. Университетның инфраструктурасы үсешкән, студентлар шәһәрчегендә уңайлы тормыш һәм уку өчен бөтен нәрсә бар. Университет предприятие­ләр һәм оешмалар белән актив хезмәттәшлек итә, бу студентларга стажировка, практика һәм укуны тәмамлаганнан соң эшкә урнашу мөмкинлеген тәэмин итә, — ди әлеге уку йортында белем алучы Руслан Сәйфиев.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, Башкортстан фәнни-технологик үсеш рейтингы күрсәткечләре буенча Русия төбәкләренең беренче унлыгына керә һәм бу шактый югары нәтиҗә. Башкортстан Рес­публика­сының Фән һәм югары белем бирү буенча Дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина сүзләренә караганда, 2026 елда төбәк алдында әлеге рейтингтагы позиция­ләрне тагын да яхшырту бурычы тора. Максатка ирешү өчен фән белән идарә итүнең яңа моделе кертеләчәк. Республика “Яңа материаллар һәм химия”, “Транспорт мобильлеген сәнәгать ягыннан тәэмин итү” стратегик юнәлешләренә көчне туплап, квалификацияле заказчы булачак. Русия фәнни фонды конкурсларында катнашу өчен 11 проект әзерләнгән.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас