“Сугыш” сүзен әйтүгә, күз алдына җимерелгән йортлар, бомба төшеп, чокырга әйләнгән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерде. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китә. Тылда калганнар да Җиңү өчен бар тырышлыкларын куя. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Ирләр, уллар, әтиләр Ватан өчен яу кырларында башын сала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!..
Сугыш тәмамлануга сиксән бер ел үтсә дә, аның ачысы халык хәтерендә саклана. Әйе, ветераннар саны елдан-ел азая, әмма хәтер, данлы тарих мәңге яшәячәк! Белгечләр әлеге сугышка бәйле бик күп ачыклыйсы сәхифәләр барлыгын билгели. Һәм кайбер кешеләр моңа бар гомерен багышлый.
– Мин Гафури районында туганмын. Кызганычка каршы, кечкенә вакытта ятим калып, балалар йортында тәрбияләндем. Стәрлетамакта эретеп-ябыштыручы һөнәрен алгач, Казахстанга чыгып киттем. Анда 10 ел яшәдем. 1981 елда Башкортстанның Урман станциясенә эшкә кайттым һәм 30 елга якын хәрби частьта эшләдем, хәзер инде хаклы ялдамын, – дип үзе белән таныштырды Иглин районының Ветераннар советы рәисе урынбасары Ринат Хөснетдинов. – Югарыда әйтүемчә, әти-әнием иртә вафат булган. Мин алар турында бик аз беләм. Кайчандыр мин дә бу тормыштан китәчәкмен. Ә минем турыда балаларым нәрсә белә соң? Менә шушы сорау мине тарих белән ныклап кызыксынырга этәрде дә инде.
Ринат Гыйльметдин улы бик күп тарихи китаплар авторы. Шуларның беренчесе – “Гомернең дүрт вакыты”. Бу – автобиографик әсәр. Автор әйтүенчә, аның тормыш юлында һәрвакыт изге күңелле, яхшы кешеләр очраган. Аларның язмышы турында чираттагы “Кайтару мөмкин түгел, онытырга ярамый” китабында язылган. 100 кеше язмышын сыйдырган китап. Авторның дуслары, коллегалары, якташлары һәм гомер юлында тирән эз калдырган башка кешеләр.
– Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан район хакимияте миңа район халкының сугыш елларындагы каһарманлыгы турында материаллар җыюны йөкләтте. Дөресен генә әйткәндә, Иглин районы тарихы турында хәбәр җитәрлек. Ә менә сугыш еллары, нишләптер, игътибардан читтә калган. 5 ел дәвамында мин бөртекләп диярлек материаллар җыйдым. Нәтиҗәдә, былтыр Җиңүнең 80 еллыгы һәм районыбызның 90 еллыгы уңаеннан район хакимияте башлангычы белән китап бастырдык, – ди автор.
1941 елның 17 августында Урманга Калугадагы 66нчы үзәк артеллирия базасыннан эвакуацияләнгән кешеләр белән беренче эшелон килә. Шул ук елның 1 октябрендә базадан фронтка беренче снарядлар җибәрелә. Сугыш дәвамында Урманнан фронтка 15 миллион 250 мең снаряд җибәрелгән! Моннан тыш, 1942 елда Иглин районында 3 миномет һәм 1 артиллерия полкы төзелә. 469нчы миномет полкында Җиһаншин фамилияле сержант, булачак полковник хезмәт иткән. Аның улы – барыбызга да билгеле булган Башкортстанның халык язучысы Камил Җиһаншин. Шушы ук полкта Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов та хезмәт иткән. 4 полк та сугыш юлларын үтеп, бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән. 1946 елда, сугыш тәмамлангач, полкларны үзгәрткәннәр.
Кызганычка каршы, тарихта каһарманлыгы белән генә түгел, кара эшләре белән эз калдыручылар да булган. Иглин районы тарихында да андый вакыйгалар бар. Ринат Хөснетдинов билгеләвенчә, 1942-46 елларда Иглин, Нуриман, Архангель районнарында Вайдер төркеме законга каршы гамәлләр кыла. Петр Вайдер абыйсы белән шундый төркем төзеп, милиция бүлекчәләренә һөҗүм итә, андагы коралларны алып чыгып китә, азык-төлек складларын талый, бер гаепсез кешеләрне үтерә. Дезертирларны 4 ел дәвамында кулга ала алмыйлар. Алар кулыннан һәлак булган Пухов фамилияле милиционерның һәм тагын берничә хокук сакчысының фамилияләре дә әлеге китапта лаеклы урын алган. Бары тик 1946 елда гына җинаятьчеләр тотыла. Сверловск өлкәсендә хәрби трибунал кушуы буенча аларны атып үтерәләр.
Бөек Ватан сугышы елларында Иглин районында 52 колхоз булган. Билгеле, аларда бу елларда нигездә хатын-кызлар, балалар һәм картлар эшләгән. Алар яудагы солдатларны азык-төлек белән тәэмин иткән. Сугыш елларында Иглин районына 3641 кеше эвакуацияләнә. Шуларның 700е – Ленинградтан, 80 кеше Белоруссиядән була. Соңрак аларның кайберләре биредә яшәргә дә кала. Ринат абый шундый 3 кешене телгә ала.
– Аларны ашатырга, киендерергә, торак белән тәэмин итәргә кирәк була. Гомумән, район башкарма комитетына да бу елларда зур сынаулар аша узарга туры килә, – ди ул.
Сугыш көн саен диярлек районның асыл ир-егетләрен үз эченә йота. Мондый хәлдә колхозларны саклап калу да җиңел булмый. Моннан тыш, авылда яшәүчеләрне утын әзерләргә, урман кисәргә алып китәләр. Күпчелеге Уфа фанера комбинатына, Олы-Теләк һәм Нуриман леспромхозына һәм башка урыннарга мобилизацияләнгән.
– Авыл халкы зарланмый, ничек тә яшәргә тырыша. 1943 елда урындагы халык арасында тиф авыруы тарала. Ничек тә гомерләрне саклап калырга кирәк, ә районда нибары ике дәваханә эшли. Аларның берсе – 25 урынга исәпләнгән Үзәк район дәваханәсе, ә икенчесе – Охлебининодагы 15 урынлык дәваханә. Беренче дәваханәдә авыруларны китерү өчен бер ат булса, Охлебинода үгез җигәләр. Бу урында табибә Шәрифә Шәмсетдинованы телгә аласым килә. Аның ире сугышта һәлак була. Табиб ике баласы белән ялгыз калса да, февраль аенда санитарлар белән бер авылдан икенчесенә җәяү йөреп, кешеләрне дәвалый. Олы йөрәкле, киң күңелле табибә үзе әлеге чирне йоктырудан да курыкмаган. Бәхеткә, эпидемияне җиңә алар. Аннары ангина эпидемиясе тарала. Шулай ук өйдән-өйгә йөреп, халыкны дәваларга туры килә. Югалтулар күп була... Без аларны онытырга тиеш түгел. Бу яралар беркайчан да төзелмәс тә инде... – дип китап битләрен ача автор.
Иглин районының Җиңүгә керткән өлеше бик зур. Районда эшләп килгән үлчәүләр җитештерү заводын да күпләр беләдер. Тәүдә әлеге завод “Металлист” артеле дип атала. Сугыш елларында бу завод кул гранаталары өчен корпуслар чыгара. Шулай ук Таутөмән авылында “Обозник” дигән артельдә атлы транспорт өчен төрле инвентарь җитештерелә.
– Һәркем көнне төнгә ялгап эшли. Иглин районында гына Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен 8737 кеше медальләр белән бүләкләнгән, – дип сүзен дәвам итә ул.
Иглин районыннан фронтка 15 меңнән күбрәк кеше юллана. Шуларның 58е – хатын-кызлар. Туган якларына кайтырга аларның яртысы гына насыйп була. Бүген районда исән ике ветеран бар.
Районда яшәүче алты кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Калтыман авылы илгә шундый ике герой үстергән.
– Тагын бер якташыбыз Петр Еремеевка сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен әлеге исем вакытында бирелми калган. Әмма соңрак, 1995 елда Президент Борис Ельцин Указы белән аңа “Русия Герое” исеме бирелде. Архив документларын күтәргәннән соң, без хәтта аның Ватан тарихында дошман бомбардировщигының төнге таранын башкарган беренче очучы булуын да ачыкладык. Шулай итеп, районда 7 кеше әлеге бөек исемгә лаек дип әйтергә тулы хокукыбыз бар, – ди Ринат Хөснетдинов.
Әлеге тарихи китапны чыгарыр өчен Ринат Хөснетдиновка бик күп архивларда утырырга, төрле сайтлардан мәгълүмат тупларга туры килә. Ул хәтта 1943 елда район башкарма комитеты чыгарган карарларны да күтәрә.
Югарыда билгеләнүенчә, Бөек Ватан сугышында Иглин районы 7,5 мең кешесен яу кырында югалта... Ә сугыштан яраланып кайтып, соңрак вафат булганнарны, ачлыктан авырып якты дөньядан киткәннәрне исәпкә алсаң, әлеге сан тагы да арта. Ничә мең төрле язмыш, күпме ятим балалар, тол калган хатын-кызлар һәм күпме күз яше... Ринат Гыйльметдин улы әйтүенчә, аларның һәркайсы турында китап язарлык. Чыннан да, никадәр ачы язмыш. Болар башкача беркайчан да кабатланмасын иде. Кешелек дөньясы тыныч тормышның нинди хак белән яулануын онытмасын иде.
Хәтер һәм кайгы көнендә безнең өчен тыныч тормыш яулап башын салганнарны бер минут тынлык белән искә алыйк.
Гөлия Гәрәева.
Иглин районы.