+26 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Республика
24 Июня , 15:10

Башкортстанда 152 җәмәгать киңлеге яңартылачак

2027 елда төзекләндерү эшләренә федераль бюджеттан 1 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.

Башкортстанда 152 җәмәгать киңлеге яңартылачакБашкортстанда 152 җәмәгать киңлеге яңартылачак
Башкортстанда 152 җәмәгать киңлеге яңартылачак

Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайда узган экспертлар советы утырышында 2027 елда төзекләндереләчәк объектлар буенча халык тавыш бирүенә нәтиҗә ясалды. Эшләр «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында башкарылачак.

«Шәһәр мохите» партия проектының төбәк координаторы, Дәүләт Җыелышының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Елена Родина хәбәр итүенчә, 21 апрельдән 12 июньгә кадәр республика халкы җәмәгать киңлекләрен яңарту буенча Бөтенрусия тавыш бирүендә катнашкан.

Төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Мельников билгеләп үткәнчә, тавыш бирүдә 800 меңнән артык кеше катнашкан. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Русиядә икенче урынны алган.

– Аеруча мөһиме – кешеләр тәкъдим ителгән проектлар өчен генә түгел, ә үзләре дә көн тәртибен формалаштырды. Тавыш бирүгә чыгарылган 246 объектның 48ен халык үзе тәкъдим итте, – диде Александр Мельников.

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова сүзләренә караганда, киләсе елда республикада 152 объект төзекләндереләчәк. Моның өчен федераль бюджеттан 1 миллиард сумнан артык акча бүленә.

Дәүләт Җыелышының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Андреев билгеләвенчә, 2019 елдан башлап Башкортстанда 806 җәмәгать киңлеге яңартылган. Бу максатларга федераль бюджеттан 7,6 миллиард сум җәлеп ителгән.

– Республикада башкарылган эшләрнең күләме гаять зур, – диде Александр Андреев.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас