+26 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Республика
29 Июня , 04:20

“Иртәгәсе көн турында бүген уйларга кирәк!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәясәт белгечләре белән очрашуда җитди белдерүләр ясады

“Иртәгәсе көн турында бүген уйларга кирәк!”“Иртәгәсе көн турында бүген уйларга кирәк!”
“Иртәгәсе көн турында бүген уйларга кирәк!”

Махсус хәрби операция, тышкы санкцияләр, мәгълүмати басым, хәвеф сезлек мәсьәләләре, икътисадтагы үзгәрешләр – болар барысы дәү ләт органнарыннан ашыгыч түгел, ә төпле уйланылган карарлар кабул итүне таләп итә. БашкортстанБашлыгы Радий Хәбировның сәясәт белгечләре һәм республика экспертлары белән очрашуында да әлеге мәсьәләләр сөйләшүнең төп темасына әверелде.
Очрашу рәсми чыгышлар форматыннан ерак торды. Очрашуда катнашучылар республика халкын борчыган иң кискен сорауларны яңгыратты, ә төбәк җитәкчесе аларга ачыктаначык җавап бирде.

Иң мөһиме – кешеләрнең хәвефсезлеге
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, соңгы биш елда махсус хәрби операция дәүләт эшчәнлегендә үзәк юнәлешкә әверелде. Ул вакыт та, көч тә, ресурслар да таләп итә. Республика төп бурычны үтәвен – кешеләрнең иминлеген тәэмин итүне дәвам итә.
– Безнең бурыч – кешеләргә аңлату, аларга ышаныч бирү, көрәшү һәм җиңү, – дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Соңгы вакытта күпләрне пилотсыз очкычлар белән бәйле хәвефләр борчый. Бу җәһәттән Башкортстанда барлык кирәкле чаралар күрелгән. Республикада оператив штаб эшли, стратегик әһәмияткә ия объектлар билгеләнгән, аларны саклау буенча комплекслы чаралар гамәлгә ашырыла. Башкортстан Русиянең һава һөҗүменә каршы бердәм оборона системасына кертелгән. Шуңа күрә республикада пилотсыз очкычлар хәвефе игълан ителгән һәр очракта сиреналар кабызылмый. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, кешеләр арасында нигезсез паника тудыруның кирәге юк. Әмма турыдан-туры хәвеф туган очракта барлык хәбәр итү системалары тулы куәтенә эшләячәк.

Мәгълүмати янауларга каршы көрәш
Очрашуда Интернет эшендәге чикләүләр һәм тыелган социаль челтәрләр турында да сүз барды. Бу бигрәк тә яшьләр арасында күп сораулар тудыра. Радий Хәбиров әйтүенчә, бүген социаль челтәрләр аралашу мәйданы гына түгел, ә мәгълүмати көрәш коралына да әверелде. Шуңа күрә дәүләт яшьләр өчен хәвефсез мәгълүмати киңлек булдыруга зур игътибар бирә.
– Яшьләр белән эшләргә кирәк. Алар белән очрашырга, сөйләшергә, аңлатырга кирәк, – дип билгеләде республика җитәкчесе.
Бу юнәлештә “Беренчеләр хәрәкәте”, студентлар төзелеш отрядлары, “Патриот” паркы һәм башка яшьләр проектлары мөһим роль уйный. Алар яшьләрне җәмгыятькә файдалы эшкә җәлеп итәргә, аларда җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләргә ярдәм итә.

Халык белән даими аралашу кирәкЭкспертлар җәмгыятьтә киеренкелек тудыру омтылышлары турында да фикер алышты. Фейклар, ялган хәбәрләр, төрле провокацияләр бүген мәгълүмати сугышның бер өлеше булып тора. Радий Хәбиров фикеренчә, мондый күренешләргә каршы иң нәтиҗәле чара – кешеләр белән даими аралашу.
– Кешеләр белән эшләргә, аларны тыңларга, аңлатырга кирәк. Шуңа күрә шәһәр һәм район җитәкчеләренә һәрчак: кабинетларда утырмагыз, кешеләр янына чыгыгыз, дип әйтәм, – диде ул.
Республика Башлыгы муниципалитет җитәкчеләреннән һәр кешегә хөрмәт белән карауны, проблемаларны вакытында хәл итүне таләп итә. Аның сүзләренчә, кешеләрнең ышанычы нәкъ менә шушындый мөнәсәбәттән башлана.

Киләчәккә планнар
Бүгенге көн мәсьәләләре белән беррәттән, очрашуда республиканың киләчәк үсеше турында да сүз булды. Алдагы елларда Башкортстанда юл һәм транспорт инфраструктурасын үстерү дәвам итәчәк. Яңа автобуслар сатып алына, аларның шактый өлеше Уфа агломерациясендәге маршрутларга чыгачак. Көньяк чыгу юлын төзү проекты буенча федераль финанслау башланган.
Моннан тыш, Уфада метро төзү мөмкинлеген өйрәнү дәвам итә. Белгечләр җир катламын тикшергән, хәзер проектлау буенча сөйләшүләр алып барыла. Тимер юл боҗрасын төгәлләү буенча эш дәвам итә. Социаль объектлар төзү дә тукталмаячак. Республика җитәкчесе белдерүенчә, мондый проектлар төбәкнең киләчәгенә инвестиция булып тора.

Яңа буын җитәкчеләре
Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларның тыныч тормышка кайтуы һәм аларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Бүген республикада дүрт меңгә якын хәрби хезмәткәр туган якларына кайткан. Аларның күпчелеге эш белән тәэмин ителгән. Алда исә тагын да күбрәк кешеләрне лаеклы каршы алу бурычы тора.
Бу эштә “Ватанны саклаучылар” фонды, мәшгульлек үзәкләре, СВО ветераннары ассоциациясе һәм “Башкортстан геройлары” кадрлар программасы зур роль уйный. Радий Хәбиров фикеренчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар киләчәктә дәүләт һәм муниципаль идарә системасының яңа буынын тәшкил итәчәк. Алар җаваплылык, ихтыяр көче, кешеләр мәнфәгатьләрендә эшләү кебек сыйфатларга ия. Хәзер аларга тыныч тормышта тәҗрибә тупларга ярдәм итү мөһим.

“Тормыш дәвам итәргә тиеш”
– Тормыш дәвам итәргә тиеш. Без кешеләрнең гадәти тормышын мөмкин кадәр сакларга тиеш, – дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Бүгенге шартларда җәмгыятьнең бердәмлеге, үзара ярдәмләшү һәм җаваплылык аеруча әһәмиятле. Очрашуның төп нәтиҗәсе дә шул. Бүген һәркем үз урынында намус белән хезмәт итәргә, бердәмлекне сакларга һәм уртак максат өчен көч куярга тиеш.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас