

Премьер-министр Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, нәтиҗәле контроль туристларның хәвефсезлеген тәэмин итәргә һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрергә тиеш.
Эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина әйтүенчә, бу юнәлештә төп игътибар штрафларга түгел, ә профилактикага бирелә. Эшкуарларга мәҗбүри таләпләр аңлатыла, җитешсезлекләрне штрафсыз төзәтү мөмкинлеге тудырыла.
2025 елда республикада 532 урнаштыру объекты мәҗбүри үзбәяләү узган. Намуссыз эшләүчеләргә карата тиешле чаралар күрелгән. Агумдагы елда контроль механизмнарын камилләштерү, профилактика эшен көчәйтү һәм эшкуарлар белән аңлату эшен киңәйтү планлаштырыла.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: pravitelstvorb.ru