

Башкортстан картасында йөрәгемә якын почмак бар, ул Кыйгы районында урнашкан туган төягем – Майский авылы. Бу – вакыт тукталып калгандай, тын, ләкин шул ук вакытта күңелгә бик якын урын. Авылымның бер ягыннан шаулап Кыйгы елгасы акса, икенче ягында матур урман үсә. Туган ягымның табигате миңа гомер буе көч һәм күңел тынычлыгы бирә. Авылымда балачак елларым шатлыкка, күңелле мизгелләргә күмелеп үтте, бу хатирәләр һәрвакыт йөрәгемдә иң якты һәм иң кадерле урын алып торачак.
Безнең Кыйгы районында байтак танылган язучылар һәм шагыйрьләр туып-үскән, мәсәлән, Хәниф Кәрим, Рафаэль Сафин, Резеда Вәлиева һәм билгеле шагыйрь Радик Хәкимҗан. Мәктәптә укыганда аларның иҗаты белән һәрвакыт танышып бара идек.
Күренекле шагыйрь Радик Хәкимҗанны китаплардан, гәзит-журналлардан укып белә идем. Тик миңа аның белән күрешеп-сөйләшү бәхете тияр дип һич дә уйлаганым булмады. Аны “Кызыл таң” гәзите редакциясендә очраткач, үземнең дә Кыйгы районыннан икәнемне белдердем. Минем туган авыл бик бәләкәй генә, аның турында хәтта районда яшәүчеләрнең дә барысы да белми. Радик Хәкимҗан кайсы авылдан булуымны сорады. Безнең авылны белмисездер, ул Майский дип атала дигәч, күзләре яшьләнгәндәй булды.
– Син кем кызы? Өегез кайсы тирәдә урнашкан?
– Авылга керү белән фәләненче өй, дигәч...
– Син Мөнирнең оныгымы әллә? – дип сорады.
Шунда инде мин аптырашта калдым, минем картәтине авылда хәтерләмиләр дә инде, ә шагыйрь Радик Хәкимҗан минем картәтине дә, минем авылны да белә, вәт бәхет...
Ул да булса Радик Хәкимҗан туган авылымда уйнап үскән икән. Мин үзем күренекле шагыйрь уйнап үскән сукмаклардан атлап йөргәнемне белми дә идем. Минем туган авылыма багышлап шигырь юллары да язган ул.
Майскийның урамнары яшел,
Тирә-ягы бәбкә үләне.
Көтәләрдер, бәлки, анда мине
Дус-туганнар, күрше-күләне.
* * *
...Майскийда үтте балачагым,
Үсмер еллар, ярсу яшьлегем.
Әллә шуңа гүзәл ул якларны
Сагынып искә алып яшимен?!
Үзбәк, Мирон, Рәфис,
Шәфкать, Рәдүл
Уйный идек һәрчак без бергә.
Көрәшүләр, йөгереп узышулар
Онытылмастыр инде гомергә!
Хәҗиәхмәт картның тәмле балы
Татлы бүләк булды шул чакта,
Еш-еш кына шулай сыйландык бит,
Хәтеремдә кичке учаклар...
Майскийның горурлыгы булган
Бар иде, зур тирән буасы,
Җәен анда ат йөздергән чаклар,
Күз алдымда һаман торасыз!
Шагыйрь Радик Хәкимҗан 1941 елның 25 августында Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында фронтовик һәм колхозчы гаиләсендә туган.
Кызганычка каршы, ул сугышның беренче көннәреннән үк Ватанны сакларга фронтка киткән әтисен күрми дә кала. Закирҗан Хәкимҗанов артиллерист булган. Көнбатыш һәм Калинин фронтларында авыр сугышларда катнашкан. 1941 елның көзендә, иң хәлиткеч көннәрдә Мәскәү янындагы сугышта каты яралана. 1943 елда батырларча һәлак була.
Радик белән Фрузаны әниләре Файза апа ялгызы тәрбияләп үстерә. Ул бик күп әкиятләр, шигырьләр, табышмаклар, кызыклы хикәяләр сөйләп, җырлар җырлап, балалары ятимлекне тоймасын дип тырыша. Нәкъ менә әнисеннән Радик Хәкимҗанга әдәбиятны һәм шигъриятне ярату күчкән.
Югары Кыйгы урта мәктәбендә укыганда, башлангыч сыйныфларда ук ул әдәбият белән кызыксына, китап укырга ярата. Аның беренче шигыре мәктәпнең стена гәзитендә басылып чыга. 13 яшеннән ул район гәзитендә шигырьләрен бастыра башлый. Соңрак танылган башкорт шагыйре, якташы Хәниф Кәрим белән таныша, ул Радик Хәкимҗанга зур шигърияткә юл күрсәтә.
Радик Хәкимҗан урта мәктәпне тәмамлагач, Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендәге техник училищега укырга керә. Слесарь-җыючы белгечлеге алып, хәрби заводта эш башлый. Совет Армиясе сафларына чакырыла, 1961-64 елларда Байконур космодромында ракета частенда хезмәт итә, беренче совет космонавтларын космоска очуга әзерләүдә катнаша.
Шул елларда Юрий Гагарин, Герман Титов, Валерий Быковскийлар белән очраша. “Барлык космонавтлар да космодром хезмәткәрләренә зур ихтирам белән карый иде, аларда “йолдыз авыруы” бөтенләй сизелмәде”, – дип искә ала Радик Закирҗан улы. Вакыты чикле булса да, ул Уфага “Ленинсе” яшьләр гәзитенә шигырьләрен җибәреп тора.
Демобилизацияләнгәннән соң Радик Хәкимҗан туган төбәгенә кайта һәм Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Анда ул әдәби осталыгын чарлый, белемен үстерә. Үз әсәрләрен “Радик Хәкимҗан” исеме белән матбугатта бастыра башлый.
Радик Закирҗан улы инде күп еллар шигърияткә тугры хезмәт итә, аны лирик шагыйрь буларак беләләр. Ул Уфада башкорт һәм татар телләрендә нәшер ителгән гәзит-журналларда еш басылып тора. 1996 елда ул Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар берлекләренә әгъза итеп алына.
Радик Хәкимҗан – шигърият дөньясында билгеле шәхес. Аның иҗаты укучыларның йөрәгенә үтеп керә, аларны уйландыра, хисләндерә. Авторның лирикасы, чыннан да, тормышның төрле мизгелләрен чагылдыра; ул һәрвакыт кешеләрнең эчке дөньясын аңлап, аларның күңеленә юл таба.
Радик Хәкимҗан шигырьләре нәфис дулкыннар кебек, күңелдән-күңелгә күчә. Ул укучыларны түземле булырга, тормыштагы авырлыкларны, кайгы-шатлыкларны лаеклы үткәрергә өнди. Шагыйрь үзенчәлекле образлар ярдәмендә, җылы һәм аңлаешлы тел белән, шатлыклы да, кайгылы да мизгелләрне тәэсирле итеп укучыга җиткерә.
Радик Хәкимҗанның лирик герое бүгенге көннең актуаль мәсьәләләренә, заман проблемаларына эчке хисләре, күңел эзләнүләре аша караш ташлый. Ул дөньяга һәм кешеләргә ихласлыгы, фәлсәфи тирәнлеге белән якын. Укучылар белән бергәләп сораулар куя һәм аларга җаваплар эзли.
Күренекле шагыйрь Радик Хәкимҗан – 16 шигырь китабы һәм 800 җыр авторы. Аның җырларын Салават Фәтхетдинов, Габделфәт Сафин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Айдар Галимов кебек күренекле сәхнә йолдызлары башкара.
Радик Хәкимҗан лирикасы – кешеләрне берләштерүче, рухландыручы һәм илһамландыручы иҗат. Аның күп шигырьләре туган җире – Кыйгыга багышланган. Ул иҗаты аша үзенең йөрәгендә саклап килгән иң җылы хисләрен укучыга җиткерә. Аның шигырьләрендә хис-кичерешләр туган якның тылсымлы табигате белән берләшә. “Канатланып кайтам сиңа” шигырен алсак, авторның туган җирен сагынып яшәвен күрәбез. Бу шигырьгә күренекле композитор Рим Хәсәнов көй язган.
Канатланып кайттым сиңа,
Туып-үскән якларым.
Мине сагынып каршы алды
Ерак бала чакларым.
Канатланып кайттым сиңа,
Сагындырган кырларым,
Авылымның урамнары,
Назлы җыры кызларның.
Канатланып кайттым сиңа –
Монда яшьлек дусларым.
Күңелемә моңнар өсти
Чишмәләрең, кошларың.
Шигырьдә автор туган ягына, балачакка, яшьлеккә булган тирән мәхәббәтен һәм хисләрен белдерә. Ул туган ягына кайтып, күңелендә балачак хатирәләрен яңарта. Туган як – ул һәркем өчен кадерле, изге урын, ул кешенең йөрәгендә мәңгелеккә саклана.
“Кадерле дә, якын да ул” дигән юллар белән автор туган ягының туганлык һәм мәхәббәт символы икәнен ассызыклый. Ул туган-тумачалары, яшьлек дуслары һәм хәтта табигате белән, кеше күңелендә җылылык, рәхәтлек һәм бәхет хисләре тудыра.
Шигырьдә чишмәләр, кырлар, кызлар җыры аша автор туган ягының байлыгын һәм матурлыгын сурәтли. Гомумән алганда, шагыйрь йөрәгендә туган җире, анда үткән гомере, яшьлек дуслары, мәктәп еллары иң кадерле мизгелләр булып саклана.
Радик Хәкимҗан укучыларга яшәү мәгънәсен, кеше язмышының катлаулылыгын, яхшылык белән яманлык, шәхес белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне ачып бирә, аларга үз-үзен табарга ярдәмләшә. Шагыйрьнең иҗаты тормышның матурлыгын, мәгънәсен һәм серен ачарга ярдәм итә.
Радик Хәкимҗанның әсәрләре Санкт-Петербургта басылып чыккан “Русское слово” альманахына да кертелгән.
Аның шигырьләре, чыннан да, телләрне һәм мәдәниятләрне якынайтучы булып тора. Лирикасы һәр милләт вәкиленең йөрәгендәге иң тирән хисләрне ача.
Шагыйрьнең иҗаты күңелдәге һәркемгә якын хисләрне сафландыра, рухыбызны күтәрә. Кемдер аның җырларын яратып җырлый, кемдер шигырьләрен укый һәм һәркем шагыйрь иҗатыннан рухи көч ала.
Иҗаттагы уңышлары өчен Радик Хәкимҗанга Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелгән. Ул Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, “Хезмәт даны” медале иясе дә. Шулай ук Кыйгы районының шәрәфле шәхесе, Байконурдагы хезмәте өчен Юрий Гагарин медале белән бүләкләнгән.
Кайда гына булса да, һәрбер кеше өчен аның туган җире һәрвакыт күңел түрендә. Радик Хәкимҗан үзенең шигырьләре белән туган якны тагы да ныграк ярату һәм аны сагыну хисләрен уята. Аның иҗатының үзәгендә күбрәк туган ягы – Кыйгы тора. Шагыйрь иҗаты белән һәркемнең туган ягына, туган нигезенә булган мәхәббәтен арттыра. Аның иҗаты аша һәрбер кеше үзенең тарихын, тамырларын тагын да ныграк аңлый, ватанпәрвәрлек хисләре ныгый. Аның иҗаты яшьләрдә туган илгә, туган йортка ярату тәрбияли. Радик Хәкимҗанның укучылары чын патриотлар, алар үз туган җирен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен хөрмәт итүчеләр булып үсә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Элина ФӘЙЗУЛИНА.