Р. М. Зыязетдинов һәм Я. С. Хисмәтуллинның 2025 ел ахырында басылып чыккан “Стәрлебаш районы тарихы (1917-2025)” дип аталган урыс телендәге китабы тиз арада сирәк библиографик кулланмага әверелде. Ул бүгенге талымлы китап сөючеләрнең игътибарын беренче чиратта академик тикшеренү буларак җәлеп итте. Чынлап та, бу китап туган төбәкне өйрәнүдә генә түгел, ә академик тарих фәне өчен дә зур хезмәт булып тора.
Басма авторларның күпьеллык хезмәте нәтиҗәсендә тупланган уникаль материалларны үз эченә ала. Алар арасында архив документлары, замандаш-шаһитларның истәлекләре, гәзит материаллары, статистика мәгълүматлары кебек киң спектрлы мөһим чыганаклар беренче урында тора. Чыганакларның байлыгы – беренче чиратта тарих фәннәре докторы Рәфис Минегали улы Зыязетдиновның казанашы. Бу исә аңа һәм аның автордашына аерым-аерым фактларны гына тасвирлап калмыйча, тарихи процессларны киң контекстта анализлау мөмкинлеге биргән. Китап XX гасырның күпчелек өлешен һәм XXI гасырның беренче чиреген колачлый, бу аны Стәрлебаш районында булган үзгәрешләрне аңлау өчен аеруча кыйммәтле итә.
Китапның төп темаларының берсе – районның традицион тормыштан механиклаштырылган аграр субъектка күчеше. Авторлар урындагы демография, хуҗалык структурасы һәм көнкүреш шартларының ничек үзгәргәнен күрсәтә. Китапта индустриальләштерү һәм коллективлаштыру процесслары гына түгел, ә гади кешеләрнең язмышлары, аларның тормышы, традицияләре һәм тарихи чорлардагы юллары да күзәтелә. Бу хезмәтне аеруча фәһемле һәм киң аудитория өчен кызыклы итә.
Р. М. Зыязетдинов һәм Я. С. Хисмәтуллин гади фактларны теркәп кенә калмый, ә булган процессларга тирән тарихи анализ тәкъдим итәләр. Мәсәлән, авторлар төрле социаль үзгәрешләрнең колхозчылар тормышына тәэсир итүен, дәүләт сәясәтенең үзгәрүе белән аларның хезмәт хакы һәм эш шартларының үзгәрүен күрсәтәләр. Шулар арасында укучылар хәтта 1950нче еллар башында авыл халкының тулай керемнәрендә колхоздан алган эш хакының нибары бер процент кына булуын да беләчәк, бу инде социализм идеаллары фонында колхозчыларның катлаулы тормыш шартларын ассызыклый.
Китап 320 биттән тора һәм күпсанлы иллюстрацияләр белән баетылган, бу аны эчтәлеге белән генә түгел, ә визуаль яктан да җәлеп итәрлек итә. 20 документаль кушымта да бик әһәмиятле, анда район партия комитетының беренче секретарьлары, колхоз рәисләре, сәяси репрессия корбаннары һәм башка әһәмиятле шәхесләр һәм вакыйгалар турында төрле чыганаклардан, беренче тарафта архивлардан алынган, уникаль мәгълүмат тәкъдим ителә. Мин үзем, мәсәлән, китапта үзем белгән туганнарым, дусларым, авылыдашларым, якташларымның исемнәрен очраттым. Башка укучы да мотлак үзенә газиз булган кешеләрнең исемнәрен китап битләрендә күрәчәк. Шушындый белешмәләр район тарихын өйрәнүдә генә түгел, яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә дә ярдәм итә.
Р. М. Зыязетдинов һәм Я. С. Хисмәтуллинның “Стәрлебаш районы тарихы” дип аталган хезмәте – ул кыйммәтле фактлар җыелмасы һәм аларның тирән анализы гына түгел, ә туган җирнең һәм аның халкының язмышы турында тирән уйланулар. Бу китап фәнни кыйммәткә ия һәм башка төбәкләр буенча аналогик эшләр башкару өчен үрнәк була ала. Китап мәктәпләр һәм югары уку йортлары китапханәләрендә урын алырга тиеш, шулай ук үз төбәкләренең тарихы белән кызыксынучы һәрбер кешенең игътибарын җәлеп итәчәк.
Гомумән, хезмәт Стәрлебаш районы халкына гына түгел, ә Башкортстан тарихы белән кызыксынучы һәркемгә адресланган. Ул киләчәк буыннар өчен мөһим мәгълүмат чыганагы булып тора, шул ук вакытта стәрлебашлыларның тормышы һәм эшчәнлеге турында истәлекне саклый торган сандык та. Авторларның хезмәте туган төбәкне өйрәнү эшен академик ысуллар белән ничек баетып булуын бик уңышлы күрсәтә, аларның берлектә алып барылуының халкыбызның һәм илебезнең мәдәни үсешендәге ролен һәм әһәмиятен ассызыклый.
Марсил ФАРХШАТОВ,
тарих фәннәре кандидаты.