

«Берничә көнемне үземнең көч җыя торган урыным – Башкортстанда, туганнарым һәм якыннарым белән Уяндык авылында үткәрдем. Монда минем балачагым узды, монда минем әтием туган, монда минем тамырларым. Бу урынның мине үзенә елдан-ел ныграк тартуын аңлый барам. Монда мин җаным-тәнем белән, чын-чынлап ял итәм, энергия, тормышка мәхәббәт һәм рәхмәт хисе белән тулыланам, - дип яза ул.
Фото: Алсуның шәхси архивыннан.