+11 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Республика
16 Августа , 06:00

Салкыннардан соң Башкортстанга җылылык кайта

Августның икенче яртысында температура 18–26 градус чикләрендә булачак.

Салкыннардан соң Башкортстанга җылылык кайтаСалкыннардан соң Башкортстанга җылылык кайта
Салкыннардан соң Башкортстанга җылылык кайта

Кайнар көннәрдән соң Башкортстанга кискен салкыннар килде. Русиянең төньяк-көнбатыш районнарыннан Уралга циклон күчте. Республиканың күпчелек районнарында яңгырлар ява, кайбер урыннарда яшенле яңгырлар күзәтелә. Һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормадан 3–5 градуска түбән.

Шуңа да карамастан, синоптиклар җылы һава торышының әйләнеп кайтачагын фаразлый. «Фобос» үзәге мәгълүматларына караганда, 18 августка һава температурасы 20 градус чамасы булачак, ә 20 августта 26 градуска кадәр күтәреләчәк.

Җәйнең соңгы декадасында температура, урыны белән үзгәреп торып, 18–22 градус тәшкил итәчәк. Көчле явым-төшемнәр көтелми.

Русиянең "Гидрометеорология үзәге" мәгълүматларына караганда, августта Башкортстанда уртача айлык температура нормага якын булачак. Норма буенча бу күрсәткеч 17,2 градус тәшкил итә.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас